Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яшәртә торган сигез ризык

Табиблар яшәрергә ярдәм итә һәм составында файдалы микроэлементлар булган сигез продуктны атады. Бу хакта «Известия» газетасы «Медикфорум»га сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, яшәрү өчен кара шоколад (ул флавонидлар һәм антиоксидантларга бай) ашарга, шулай ук яшел чәй (анда коллаген һәм полифеноллар бар) эчәргә кирәк. Моннан тыш, пешерелгән каһвә дә организмның халәтенә уңай йогынты ясый.

«Америка Милли онкология институтының соңгы тикшеренүләренә караганда, каһвә составындагы биологик актив кушылмалар тән тиресен меланомадан сакларга ярдәм итә ала», - дип искәртә «Медикфорум».

Рационга шулай ук авокадо кертергә кирәк – ул калий, клетчатка һәм майлы кислоталарга бай. Помидордагы ликопин инсульт куркынычын киметә, ул шулай ук йөрәге авыртучыларга һәм мәни бизендәге яман шеш вакытында файдалы. Моннан тыш, карбыз һәм кара җиләккә дә игътибарга итәргә кирәк. Кара җиләктәге күпсанлы витаминнар тән тиресен тагын да шомарак итәргә сәләтле.

Экспертлар рационга балык, аеруча сөләйман балыгын да кертергә кирәк киңәш итә – анда омега-3 матдәсе күп була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/07/194868/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев