Көмеш кыңгырау

Конфет урынына – алма...

Балаларда шикәр чире каян килеп чыга, билгеләре нинди, авырып киткән очракта нишләргә? Шул турыда Чаллы шәһәренең 2нче санлы балалар поликлиникасында баш табиб урынбасары, табиб-педиатр Фирая Фәнис кызы Әхмәдуллина сөйли.

Тәндә хәлсезлек, туңдыра, йөткертә, төчкертә – бу халәт, сезгә, билгеле таныштыр. Сәламәтлекнең бик зур байлык булуын авырып киткәч кенә аңлыйбыз шул. Ә бүген без сөйләячәк авыру салкын тию кебек үк еш очрамый, бәхеткә каршы, барыбызга да кагылмый да. Әмма шуңа карамастан, һәркемнән игътибар һәм саклык таләп итә. Сүзем шикәр чире (сахарный диабет) турында.

Нилектән килеп чыга?

Шикәр чире – канда шикәрнең (гоюкозаның) күп булуы белән бәйле. Безнең ашказаны бизе (поджелудочная железа) организмдагы күзәнәкләрне глюкоза белән туендыру өчен бик кирәкле матдә - инсулин гармоны эшләп чыгара. Аның җитәрлек күләмдә җитештерелмәве углеводларның тиешенчә үзләштерелмәвенә китерә. Кан составында глюкозаның кирәгеннән артык күп калуы исә барлык органнарга, аеруча бөерләргә, күзләргә, нерв системасына, кан тамырларына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә шикәр чирен вакытында ачыклау бик мөһим.

Билгеләре

Инде авыруның билгеләренә килгәндә - безне организмдагы нинди үзгәрешләр сискәндереп җибәрергә тиеш соң? Беренче чиратта, баллы ризыкларга хирыслык арту, 1-2 сәгать ашамый торуга өзелеп тамак ачу, тамак кибү, тиз ару, күрү начарлану, аяклар ою, яраның озак төзәлүе, тән температурасы төшү, кисәк ябыгып, йә тазарып китү... Кечкенә йомыш белән бик еш бәдрәфкә йөрү, төнлә тотканак булмау – шулай ук шикәр чире билгеләре булырга мөмкин.

Шикәр чире кан анализы буенча ачыклана. Шуңа күрә, бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Авырып китәргә мөмкиннәр

Шикәр чире беренче чиратта нәселдән килә торган авыру. Шуңа күрә әгәр әти-әниләрдә шикәр чире бар икән, аның балаларда да килеп чыгу ихтималы зур. Суык тиеп еш авыручыларның, иммунитеты түбәннәрнең дә шикәр чиренә бирешүе мөмкин. Аз хәрәкәтләнү (гел компьютер каршында утыру), дөрес тукланмау, психик травма, стресслар... Шикәр чиреннән саклану өчен гаиләдә тыныч мохит саклау (бусы – әти-әниләр колагына) бик мөһим. Туклану да контрольдә булырга тиеш. Татлы ризыкларны (конфет-печенье-тортларны) булдыра алган кадәр киметергә, күбесен җиләк-җимеш (алма, груша, банан...) белән алыштырырга тырышабыз, менюга кәбестә, кишер, чөгендер кебек яшелчәләр дә кертәбез. Тозны булдыра алганча азрак кулланабыз.

Югалып калырга ярамый

Балаларда, күп очракта шикәр чиренең беренче төре килеп чыга, ул нәкъ менә инсулин белән дәвалануны күздә тота. Дәвалануның икенче төп шарты – диета. Һәм тагын: организмда су җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Ашар алдыннан 15 минут кала бер стакан чиста су (сок йә чәй түгел, аларны организм ризык дип кабул итә!) эчәргә киңәш ителә. Хәрәкәтчәнлек тә (әйтик, физик күнегүләр ясау)  мөһим,  әмма шул ук вакытта организмга артык көч китерүдән дә сакланырга кирәк.

Шикәр чире – киң таралган авыруларның берсе. Дөньяда шикәр чирлеләр 200 миллион тирәсе исәпләнә. Россиядә чама белән 8 миллион. Шикәр чире бүгенге көндә социаль әһәмияткә ия авырулар исемлегенә кертелгән. Бездә – Чаллының  2нче санлы балалар поликлиникасында гына да шикәр чире  белән барлыгы 33 бала исәптә тора һәм бу  исемлеккә ел саен 4-6 «яңа» авыру өстәлә. Бик зур саннар бит инде бу!

Шикәр чире, гадәттә, диспансеризация узганда ачыклана. Махсус приказ нигезендә, нәкъ менә  6, 10, 15, 16, 17 яшьләрдә  диспансеризация эндокринолог тикшерүен дә үз эченә ала. Диагноз куелган очракта авыру бала һәм аның әти-әниләре белән эндокринолог, психологлар шөгыльләнә, бу белгечләр гаиләне инде яңача – сәламәтлекне беренче урынга куеп яшәргә өйрәтәләр. Бу бездә системага салынган. Шуңа күрә, каушап калмаска, паникага бирелмәскә генә кирәк. Әлеге диагноз белән нәкъ башка балалар кебек үк тулы һәм кызыклы тормыш белән яшәргә мөмкин.

Ризидә Гасыймова әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: