Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авыру йоктыру хәвефен киметик!

Быел гриппның кискен чоры февраль-мартта көтелә.

Гриппны кисәтү буенча киңәшләргә бүген аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Алар берничә:

  • вируска каршы, шулай ук иммунитетны күтәрүче препаратлар кабул итү,
  • вакцина ясату,
  • эпидемия вакытында медицина битлегендә йөрү,
  • диета саклау,
  • организмны чыныктыру һәм ныгыту,
  • гигиена таләпләрен үтәү,
  • кеше күп җыелган урыннарда булмаска тырышу.

Болар арасында грипптан саклаучы иң нәтиҗәле чара – вакцина. Ләкин хәзер инде аны ясату соң. Көз айларында прививка эшләткәннәрнең грипп белән авыру хәвефе азрак. Авырган очракта да чир катлаулылыкларсыз, җиңел формада үтәргә тиеш.

Иммунитетны күтәрүче һәм вируска каршы препаратлар белән дә сак булырга кирәк. Аларны профилактика максатында еш кулланырга ярамый, иммунитет моңа өйрәнергә һәм үзе “эшләми” башларга мөмкин. Алар, табиб тикшерүе үтеп, чынлап та иммунитеты бик какшаган булуы ачыкланган кешеләр өчен яхшы. Ә менә нәкъ гриппны дәвалаучы препаратларны авыруны кисәтү өчен куллану киңәш ителми. Ә авырган очракта мөмкин кадәр иртәрәк кабул итә башлау хәерле.

Күпләр матур рекламага алданып, температураны төшерүче һәм авыртуны басучы даруларны ала. Ныклап авырганда алар, әлбәттә, хәлне җиңеләйтә. Ләкин бу даруларны биш көннән дә артык эчәргә ярамый. Ә авыруны кисәтү өчен мондый препаратлар куллану – ялган фикер. Алар вируска каршы берничек тә көрәшми, ә күп кулланганда зыяны булырга мөмкин.

ОРВИ һәм грипп һава-тамчы юлы белән йога. Вируслар бераз вакыт предметларда да сакланырга мөмкин. Шуңа эпидемия чорында гигиенага игътибар зур булырга тиеш: бүлмәне, кулларны, борынны даими юып тору кирәк. Кеше күп җыелган урыннарда булмаска, битлек кияргә киңәш ителә. Өйдә бүлмәләрне даими җилләтеп торырга кирәк. Вирус коры һавада яхшы саклана һәм тиз йога. Ә күчеп йөрүче дымлы һавадан “курка”.

Әлбәттә, дөрес туклану хакында да онытмыйбыз. Аксымга, витаминнарга бай ризыклар куллану организмның чиргә каршы тору көчен арттыра. Суган-сарымсак, имбирь, лимонның файдасы да күптән исбатланган.

Әлбәттә, грипптан һәм ОРВИдан йөз процент саклаучы бер чара да юк. Ләкин югарыда телгә алынган таләпләрне үтәгәндә, үзенә һәм якыннарына игътибарлы булганда, һәркем авыруны йоктыру хәвефен киметә ала.

Ләйсән Якупова.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек