Көмеш кыңгырау

Зоопаркка барабыз! (Мансур Сафин шигырьләре)

Өлкәннәр белән баралар Зоопаркка балалар, - Сәфәрнамә кылыр өчен, Янә билет алалар.

ЗООПАРККА  БАРАБЫЗ!

 

Өлкәннәр белән баралар

Зоопаркка балалар,-

Сәфәрнамә кылыр өчен,

Янә билет алалар.

 

Экзотик, ят җәнлекләргә

Карый алар сокланып:

Сөенәләр бергә-бергә,

Булса кайберсен танып!

 

                ФИЛ

Зур әрекмән яфрагыдай

Аның һәрбер колагы.

Сәлам, дускай! – дде бугай:

Миңа хортум болгады.

 

Бик мөләем карашлары –

Дустым матур, сөйкемле.

Мин дә аңа кул болгадым,

Күптән таныш шикелле!

 

      ФИЛ  БАЛАСЫ

 

Фил баласы япь-яшьтән үк

Баһадир вә  великан.

Әмма  әнисе өчен ул –

“Бәләкәч” вә “балакай”!..

 

             ЗЕБРА

 

Зебра – күрче! –

               тельняшкасын

Гомере буена салмый.

Беләсезме? Ахрысы, ул

Үзен морякка саный!

 

ТУЛПАРДАЙ  ПОНИ

 

Пони белән тиз аңлаштык –

Ялларыннан сыпырдым:

Ул мине, утлы тулпардай

Аркасында  очтырды!

 

            ЖИРАФ

 

Ул безгә ерактан килгән.

Өстән карый кәпрәеп:

Муены белән мактана,

Бетсә дә гел бөкрәеп.

 

                ДӨЯ

 

Әйе, эшләргә ярата:

Бихисап йөкләр ташый,

Түземле, сабыр – аттай!

 

Чүлдә, энәле дип тормый,

Капризланып,

                    кире ормый –

Кактусларны да ашый.

 

   ДӨЯ  ҺӘМ КАВЫН

 

Дөягә кавын бирдем мин,

Яхшы нияттә идем.

“Ашамыйм!”- дип,

                     борылды ул,

Кәефләре кырылды...

 

Бәлки аңа даладагы

Чәнечкеләр кирәктер:

Дөя өчен ул чытырман –

Иң-иң тәмле җиләктер!..

 

КРОКОДИЛ  ӘФӘНДЕ

 

Яшел тере бүрәнә

Посып ята, күр әнә!

Сыйпыйм диеп, кулың сузма,

Кәеф-сафасын бозма,

Чөнки яшел бүрәнә

Ерткыч икән, күр әнә:

Тешле авызын ачты да,

Су астына качты да,

Шуннан күзли корбанын,

Белдек хәйләсен аның!..

Менә сиңа бүрәнә –

Кереп күлнең түренә

(Усаллыгы тәмам җиткән),

Әрле-бирле йөренә...

 

               ШАКАЛ

 

Авызында шундый тешләр! –

Куркам, явызлык эшләр:

Кулыңны, үртәләп, сузсаң –

Күп уйламыйча, тешләр...

 

           МАЙМЫЛ

 

Боргаланып-сыргаланып,

Үртәләп инде арган –

Малайларның кайберләре

Әллә шуннан яралган?..

 

          КӨНГЕРӘ

 

Дәү сумкасы билдә булгач,

Бар җиргә дә өлгерә.

Заманага япаклашкан

Эшмәкәр бу – көнгерә.

 

Көне-төне чабып йөри,

Әллә ниләр майтара!

Шул ич инде бананнарны

Безнең якка кайтара.

 

     КӨНГЕРӘ  УЛЫ

 

Бигрәк качышлы уенын

Ярата көнгерә  улы:

Әнисенең – улы качса –

Сумкасы була тулы!..

 

КӨНГЕРӘ  КЫЗЧЫГЫ

 

Бишеге – әнкәй түшендә

Үзсүзле бу кышчыкның.

Бишектән чык,

               зур үстең бит,

Җиргә төш инде, - дисәң,                          

Киреләнә:

         - Юк, юк, чыкмыйм!

Абынырмын, егылырмын,

Аягым җиргә тисә –

Ә минем әле дөньяда

Яшисем килә исән.

 

БОРЧЫМАГЫЗ АЮНЫ

 

Аю абый, йөри-йөри,

Арган көзге юлларда.

Бураннан өркеп,өненә

Кереп яткан ул монда.

 

Сез аны, дуслар,борчымый

Читтән генә узырсыз,

Көч җыйсын ул яз җиткәнче –

Җәйдә кунак булырсыз!

 

        КУРКАКҖАН

 

Тамчы тамды күлдәвеккә –

Сискәнеп куйды куян!

Хәлсезләнеп пышылдады:

“Хәзер хушымны  җуям..”

 

 РӘХМӘТЛЕ ТИЕН

 

Тиен агачтан төште дә,

Кулымнан кәнфит алды:

Бүләк өчен рәхмәт укып,

Артымнан карап калды.

                    

          БҮРЕЛӘР

 

Бүреләр ауга чыга да,

Зәһәр улый башлыйлар,

Чөнки ачлыкка түзалмый,

Кыргый җиләк ашыйлар...

 

 ЧИТЛЕКТӘГЕ  ТӨЛКЕ

 

Әкиятләрнең күбесендә

Хәйләкәр, тапкыр төлке.

Нинди хәйләкәр булсын ди,

Чиитлектә яшәп? Көлке!..

 

              АККОШ

 

Пар канатын җилпеп куйса –

Тирә-юньдә ак балкыш!

Бигрәк назлы, бигрәк күркәм

Тылсымга ия бу кош.

 

        ТУТЫЙ  КОШ

 

                     1.

Бигрәк тынгысыз бу кошкай:

Гел ызгыша-тиргәшә...

Нишләп бу кадәр тәртипсез? –

Шулай өйрәткән кеше.

                       2.

Тутый кош  сафсата сата –

Һаман әйтергә  тели:

“Сөйгән Африкама кайтам!” –

Тик кайту юлын белми...

 

           ТУКРАН 

 

Иртә таңнан ук шакый:

Тук-тук-тук!

Кунакка килдеңме?

Юк, юк, юк.

Әллә соң син ачмы?

Тук. Тук, тук!

Кәефләрең шәпме?

Шук, шук, шук!..

 

БӨРКЕТ

 

Читлектә булса да

 бөркет –

Карап узам гел өркеп: 

Пәһлевандай көчле кошка

Бу тозаклар – йомычка...

 

Бәреп очып чыгар кебек

Горур кошкай иреккә -

Кыяфәте, сыны белән

Бик охшаган зиреккә.

 

ӘТӘЧ

 

Кызыл кәпәчен кигән дә,

Мин зур хуҗа дигәндәй,

Кош-корт халкын өркетә –

Хуштан язар бөркет тә,

Ул кылануны күрсә!..

 

Кызганыч тик бернәрсә:

Кайбер малалайлар да

                            кайчак

Әтәчкә охшап үсә...

 

ТӘВӘ  КОШЫ

 

Канатлары нәзек булгач,

Хәле юк шул очарга –

Башын комга гына тыга,

Кирәк булса качарга.

 

Үзе дә шуңа ышана

Бугай бу беркатлы җан:

Имеш, доманын күрмәсә,

Ул бу дөньяга хуҗа...

 

 ЛӘКЛӘК

 

Әни әйтте: - Сиңа сеңел

Алып кайтыр әле ул!

Ләкләк – гаилә бәхетен

                             саклый:

Аның белән йомшак бул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: