Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Өзелгән җыр эзеннән

...1946 елның язында Татарстан Язучылар союзына киң генә җилкәле, өстенә кыршылган пальто, аягына кирза итекләр кигән утыз биш яшьләр тирәсендәге бер ир-ат килеп керә.

Секретарь-машинистка аннан кем булуын, ни йомыш белән килүен сорагач, теге кеше кем икәнен әйтүдән баш тарта, ә йомышымны мин тик Союз председателенең үзенә генә әйтәчәкмен, ди. Рөхсәт сорап чыккач, секретарь аны председатель кабинетына кертеп җибәрә.

Сәер кеше председатель янында озак утырмый. Ул чыгып киткәч, председатель машинистканы кабинетына дәшеп кертә дә, аңа кызыл кәгазьгә төрелгән бер пакет тоттыра, пакет эчендәге язуларны машинкада бастырып бирергә куша. Машинистка кабинеттан чыгып пакетны ачып караса - ике куен дәфтәре күрә. Аның берсе бәләкәй, биш яшьлек баланың кул яссуы хәтле генә, төрле кәгазь кисәкләрен тегеп, кулдан ясалган дәфтәр була. Дәфтәр вак кына гарәп хәрефләре белән язып тутырылган. Икенчесе бераз зуррак. Анысы коңгырт-сары тышлы, фабрикада эшләнгән. Дәфтәрнең соңгы битенә болай дип язылган

«Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска:

Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай: ул 1906 елда туган. Квартиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, 40 үлемнән калып, ахырда Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Ул үләр, ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. 115нең 60ын гына булса да күчереп калырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа эләксә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң Казанга хәбәр итеп үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.

Муса Җәлил. 1943. Декабрь. »

ШАГЫЙРЬ

Төн утырып шагыйрь шигырь язды,

Ак кәгазьгә тамды яшьләре.

Тышта давыл иде; бертуктаусыз

Күк күкрәде, яшен яшьнәде.

 

Җил ишектән кереп өстәлдәге

Кәгазьләрне чәчте, туздырды.

Аннан чыгып тышка, йөрәк яргыч

Ачы тавыш белән сызгырды.

 

Тау-тау булып дәрья дулкынланды,

Яшен сукты калын имәнне.

Эчпошыргыч шомлы тынлык басты

Тирәдәге карсак өйләрне.

 

Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендә

Ут балкыды көннән яктырак.

Давылланып аның йөрәгеннән

Ак кәгазьгә хисләр актылар.

 

Шагыйрь торды тынып таң алдыннан,

Язганнарын җыйнап яндырды.

Үзе китте чыгып...

Җил басылды,

Давыл тынды, ал таң кабынды.

 

Төн утырып шагыйрь нәрсә язды?

Нинди хисләр аны ярсытты?

Язганнарын биреп җил иркенә

Таңда үзе кая ашыкты?

 

Давылланып көчле җилләр исәр

Йокыгызны бүлеп кичләрен,

Давыл белән туган таң нурлары

Сөйләр сезгә аның хисләрен.

Муса Җәлил

(октябрь, 1942)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев