Көмеш кыңгырау

Юл яктыртучы йолдыз

Люция апа Әблиеваның балалар өчен шигырьләре.

ҖИЛ НИЧЕК ҮСӘ?
Җил-җил,
Җил исә.
Җил искән саен
Үсә.
Ничек итеп
Ул үсә?
Күренми һич,
Югыйсә.
Вәт, шәп
Була,
Бел дисә.
Күрше кызы -
Нәфисә.


ЧЫРШЫ
Ишек төбенә сөялгән,
Урманнан кайткан чыршы.
Күзгә ташланып торырлык,
Юк бер дә купшылыгы.
Ялтыравык уенчыклар
Такмаган буй-сынына.
Баш очында йолдыз янмый,
Балалар юк янында.
Яңа елны каршыларга,
Нигә ул әзерләнми?
Башкалар белән ярышып,
Бизәнми дә, төзәнми?
Баксаң, әле чыршыкайның,
"Сукмаган" һай, сәгате!
Мәктәптән кайтканын көтә,
Азат, Наза, Әсхатне.
Алар көмеш мишуралар,
Эләрләр көязләтеп.
Ап-ак кәгазьдән ясарлар,
Кар бөртекләре тезеп.
Төсле чылбыр да сузарлар,
Бик тырыш өчесе дә.
Ямьнәр чәчеп торыр чыршы,
Яңа ел кичәсендә.



ҮТҮКЛӘНГӘН ЮЛ
"Төне буе кар яуган",- дип,
Әни иртән сөйләнә.
Басылган пималарымны,
Хәстәрләп куйган әнә.

Чамалыйм аның әйткәнен,
Димәк, эшләр минем хөрт.
Бакчага барасы юлны
Каплап киткән олы-ы-ы көрт!

Тышка чыккач шаклар каттым!
Юл - такыр, үтүкләнгән.
Баксаң, көрәкле трактор
Чистартып үтеп киткән.



КУРЧАК НИГӘ ЙОКЛАМЫЙ?
"Курчагым йокласын", - диеп,
Биләүгә салды Хәят.
Озак утырды янында,
Бишек җырларын көйләп.

Күз кабакларын төшерми,
Курчагы "көйсезләнә".
Исе дә китми Хәятнең,
"Бәү-бәү ит",- дигәненә.

Ярдәмгә килде әнисе,
Сәбәбе булган гади:
Пружинасы ватылганга,
"Йоклый" алмаган бәби.


ТАНЫШУ...
"Кар ява", - дигәч, әбисе,
Элина бик сөенде.
Бер яше тулган сеңлесен,
Тиз генә киендерде.

Тәрәзә аша күзәтеп,
Тоеп буламы тышны?!
Бик тә күрсәтәсе килә
Эльвинага чын кышны.

Апасы - нәкъ укытучы,
Юк, торганы директор!
"Менә шушы була инде,
Кар дигәне, белеп тор!

Өлкәннәргә багышланган,
Шигырь ятлый Элина.
Бәйрәмгә әзерләнәләр,
Балалар бакчасында.

Кунак итеп чакырылган
Дәү әнисе он-лайн.
Вакыты бит хәзер шундый:
Һич ярамый оф-лайн.

Теле бик нык "кычытса" да,
Түзә бүген, нишләсен?!
Иртәгә интернет аша
Котлар ул дәү әнисен.


 

ЮЛ ЯКТЫРТУЧЫ ЙОЛДЫЗ
Балаларның якын дусты,
Киңәшче һәм сердәшче.
Урталай йөрәген бүлеп,
Бирә ул - Тәрбияче.

Тормыш дигән зур дәрескә
Алып керүче җайлап.
Бик катлаулы әйберләрне
Аңлатучы да "майлап".

Тәүфиккә, әдәп-тәртипкә
Өйрәтүче мөгәллим.
Юл яктыртучы йолдызга,
Тәрбиячене тиңлим!



Җәй уртасында кыш булган,
Бөтен дөнья актан-пакь.
Чәчкәләр, гөлләр, үләннәр,
Гомумән, бар тирә-як.
Элинаның авызы да
Җиткән, әнә, колакка.
"Кыш бабабыз бүләк алып,
Киләчәк, - ди, - кунакка".
Аптырата ич, кызыкай,
Сөйләми бугай, белеп.
Кыш ясаган бары үзе
Иләк аша он сибеп.


ТУГАН КӨН
Эльвинаның сеңлесенең
Бүген бер яше тулган.
Туган көн торты өстенә
Шәм яндырып куелган.

Озын-озак уйламады,
(Ул безнең "башлы" кызый):
"Алышыйк туган көннәрне,
Булсын аныкы - кышын".

Бик тә өреп сүндерәсе,
Килә бердәнбер шәмне.
Рөхсәт итте әниләре,
Торт та булды бик тәмле.

Нәни, берни дә аңламый,
Сеңелесе Элина.
Бераз үскәч, "бурычларын",
Кайтарыр әле менә!


КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘРЕ
Дәү әнинең кәҗәсе
Кайтмый кайчак көтүдән.
Аңламый шул хайванкай,
Селкенми дә "тетүдән".

Әллә димен, көндәлек
Ачыйкмы кәҗәсенә?
Куйыйк анда "шартлатып",
"Икеле" тәртибенә.

Бәлки, файдасы тиеп,
Бирер яхшы нәтиҗә?
Көндәлек дәфтәре ул,
Ифрат зур көчкә ия!


Безнең таныш кызыкай -
Эльвинада яңалык!
"Өр-яңа эскәмия
Бүген без,- ди,- ясадык".

Капка алдына җайлап
Әтисе урнаштырды.
Эльвинабыз мәш килде:
Утырды, ятып торды.

Аяк-савытын салып,
Куйган хәтта, маладис!
Пөхтә, чиста кыз белән,
Ничек булмыйсың ди, дус?!

Эзләп чыккан бер заман,
Яраткан дәү әнисе.
"Эскәмияне ташлап,
Килми өйгә керәсе!"


 

Күктә очкан самолеттан
Күзен алмый Эльвина.
"Очучы булсаммы, әгәр,
Җиргә төшмәс идем дә!"
"Мине ничек утыртырсың,
Гел булгачтын күкләрдә?"
"Баскыч сузармын, дәү әни,
Өй турыннан үткәндә!"

 

***
Карап торуга бер бөркет!
Тик ул – болыт,
Озакламый югалыр.
Аның урынына тагын
Ни булса да яралыр.


Күктәге табышмак

Ике крокодил узыша,
Суда түгел, ә күктә.
Кем мендергән соң аларны
Бу кадәрле биеккә?
Катлаулы түгел, дусларым,
Табышмакның җавабы.
Болытлар төрле рәвешкә
Кергәннәр тик нибары.


 

ЯРДӘМЧЕ
Безнең Кәрим бәләкәйдән
Мөкиббән мал-туарга.
Авылга кайту белән ул
Кереп китә абзарга.

Күчтәнәчләр белән сыйлый
Кәҗәләр, сарыкларны.
Сыйламас иде дә Кәрим,
Бик ярата аларны.

Корт-кошларга да битараф
Түгел, кала малае.
Песи балаларына да
Сөт салучы ул әле.

Дәү әниләре канәгать:
Мактыйлар ярдәмчене.
Син дә, дустым, аның кебек
Маладистыр, әйеме?!


Көтә-көтә көтек булган

Элинаның сеңлесе бар,
Бигрәк нәни, кечкенә.
Тәпи дә йөрми әлегә,
Ята бишектә, әнә.

Апасының аның белән
Бик тә килә уйныйсы.
Элвинаның “эше каты”:
Ашыйсы да... йоклыйсы.

Кызыктырмый шул әлегә,
Аны купшы курчаклар.
Әз генә үссә, әлбәттә,
Алар бергә уйнарлар.

Төшерәлмәгәч бишектән,
Җаен тапты Элина.
Менде дә ятты... Бишеккә
сеңелесе янына.


Очкыннар
Дәү әнигә илһам килгән,
Элинага да кызык.
Дәфтәрләрне чуарлый ул,
Каләме белән сызып.

“Мин дә синең кебек шигырь,
Язып куйдым, дәү әни!
Укып кына бирсәң иде,
Үзем бит әле нәни”.

Дәү әнисе бик сөенеп,
Теләген үти аның.
Сизә онык йөрәгендә
Очкыннар кабынганын.

Дөрләр беркөн ялкыны да,
Сүзләр сүзгә бәйләнер.
Элина сызган сызыклар
Чын шигырьгә әйләнер.


Җанатарлар

Гата белән Гадилә,
Бәләкәч җанатарлар.
Парлап футбол уенын,
Карарга яраталар.
Капкага туп кердисә,
Куялар чәбәкәйләп.
Ә дәү әни – битараф,
Утыра тәмләп-чәйләп.
Кемнәр өчен җан ата,
Гата белән Гадилә?
...Сорар идем, телләре,
Ачылмаган әлегә.


Болытлар

Әллә инде җил куалый,
Әллә белмиләр чама.
Минем арттан бер адым да
Калмый, болытлар чаба.

Я алар узып китәләр,
Я мин яхшы “җилдерәм”.
Спорт белән шөгылләнгәч,
Ышанамын, җиңдермәм.

Җилнең дә бер дә исәбе,
Юк, дусларым, туктарга.
Әллә миңа ярдәм итә,
Әллә ак болытларга?

Йөгерә торгач, кайтып җиттем,
Болытлар китте үтеп.
Аларны да өйләрендә
Торалар, бугай, көтеп.


Кыш бабай күчтәнәче 

Кыш бабай чыршы янында
Бүләк калдырган әнә.
Исеме язылмаса да,
Беләбез – Әминәгә!

Тартмасы матур, әлләлә!
Ялт итеп тора балкып.
Ә эчендә ниләр барын
Күргәч, тордык шаккатып.

Әминәбез Кыш бабайның
Күчтәнәчен яратты.
Үзе генә сыйланмады,
Барыбызга таратты.

Дәү әтисе, дәү әнисе
Канәгать, мут елмая.
Кыш бабайны ишек ачып,
Кертүчеләр бугай ла!

 

Менә-менә җиргә тияр
Кебек оча бер болыт.
Колачымны ачып куйдым.
Булмасмы икән тотып?
Өметләнеп, эх, көтсәм дә,
Болыт күктән төшмәде.
«Шаккаттырыйм әле!» - дигән
Хыялларым «пешмәде».


Тәти кул

“Ашауның үз әдәбе бар, –
дип өйрәтә оныгын, –
Тәти кулың белән аша
Тәти кул ул – уң кулың!”

Дәү әнисе әйткәннәрне
Ихлас тыңлый Фәнирә.
Үзе һаман сул кул белән
Ризыкларга үрелә.

Дәү әнисе дә хәйләкәр,
Тәки тапты бер юлын.
Җайлап учларына алды
Оныгының сул кулын.

Ашыйсы килү теләге
Җиңде кире гадәтне.
Калак-кашык тәти кулда,
Вәт Фәнирә, әдәпле!


Кубыз

Уртасында теле бар,
Яңгырап торган көе бар.
Исеме дә хикмәтле –
Кубыз-з-з-з! Һәй әкәмәтле!
Тукай да кубыз тарткан,
Димәк, шагыйрь яраткан.
Кубыз-з-з-з, кубыз-з-з-з,
Шәп уен коралыбыз.
Әни дә кубыз чиртә,
Аяклар биеп китә.
Кубыз-з-з-з -з, кубыз-з-з-з
Сине бик яратабыз!


Сания һәм кошлар

Кошларны танып белми,
Күрше кызы Сания.
Чәүкәне карга дия,
Кызылтүш – песнәк аңа.

Гөлдер, гөлдер күгәрчен,
Үпкәләгән, гөрләми.
“Саескан бу! – дигәнне,
Әлбәттә, һич өнәми.

Санияне өйрәтәм,
Хаталарын төзәтәм.
Ул бит әле кечкенә,
Аңа бары өч кенә!


НОЛЬ
Әни берәү,
Әти берәү,
Икәү булалар өйдә.
Мин дә килеп
Кушыл дисәм,
Әйләнәбез ничәгә?
"Һи, җавабы
Өч була ",- дип,
Ашыкмагыз әйтергә.
Әтиебез
Эшкә китте,
Шуңа ул ноль әлегә.


КАР БАБАЙ
Бүген тышта җепшек көн,
Яса да куй Кар бабай.
"Әйдә!"- дигәч, дус малай,
Каршы килмәдем, алай.

Төрле зурлыкта өч шар,
Тәгәрәттек без җәһәт.
Чөнки ярдәмгә килде,
Сыйныфташыбыз Әхәт.

Кишердән куйдык борын,
Тоттырдык зур себерке.
Башка тапмадык бүрек,
Кидереп куйдык кипке.

Тидер-тидер-тидерим,
Ә сиңа калды бирем.
Рәсем белән шигырьдә,
Аерма тап, иренмә!


"ЯРАТКАН ДА ЯБЫШКАН"
Әнием табышмак әйтте:
"Яраткан да ябышкан".
Өйдә уйлап табалмагач,
Чыгып киттем мин тышка.
Ишек алдында беренче,
Күзем төште чанага.
Көлемсерәде әнием:
"Ябышкан ул аңа да!"
"Әһә! - димен,- боз алайса,
Туры килеп тора, чын".
Ризалашмагач, саныймын:
"Чыпчык, бөркет, я лачын".
Эт тә түгел, тигәнәк тә,
Әлбәттә, киез итек.
Бу әйбер ябышкан имеш,
Үзләренә нык итеп!
"Алай булгач, әйт ачыклап,
Зурмы, әллә кечкенә?"
"Форманың юк йогынтысы,
Җавабына һич кенә".
"Әһә, белдем! Бал алайса,
Ярата да ябыша".
"Дөрес түгел, Сәлимә," - дип,
Әни һаман тартыша.
Исемем белән эндәшкәч,
Кинәт җавабы иңде.
Сез дә, дусларым, ниһаять,
Төшенгәнсездер инде!


 

БАЛЫКЧЫЛАР
Сафиябызның әтисе
Балыкны сатып алмый.
Елгага барып, аларны
Үзе оста кармаклый.

Кем ярдәм итә бу эштә?
Соң әлбәттә, Сафия!
Алдавыч җимнәр әзерләп
Бирә ул әтисенә.


 

ЧЫН ШОФЕР
«Нәнәй, утыр машинама,
Итеп куям калага.
Мин шофер булып эшлим бит,
Автобус көтеп торма!»

«Ризамын!» — дип Рафаэльга,
Рәзифәттәй баш какты.
Уенчык машинага ул,
Җайлап кереп «урнашты».

«Килеп җиттеләр» ниһаять,
Рәхмәт инде оныкка!
«Шоферга акча түләргә,
Тик син, нәнәй, онытма!»

Үзе «тирен» сөрткән була,
Күз төшерә вакытка.
«Акча эшләү җиңел түгел,

Бигерәкләр арыткан!»


 

ӘМИНӘ БӘЛЕШ ЯСЫЙ
Әминәне беләсезме?
Юк? Хәзер таныштырам.
Уңган да ул, булган да ул,
Сокланып карап торам.
Уклау белән оста итеп,
Камырдан җәя бәлеш.
Кемнән өйрәнгән кызыкай,
Кечкенә генә килеш?
Янында гына - әнисе,
Киңәш-уңашын бирә.
Җәймәсенә вакытында,
Он да сибеп җибәрә.
Бәлеш пешкәч, Әминәнең
Бар сыйларга исәбе:
"Тәмле булсын, ашларыгыз!" -
Дип теләрмен мин, яме!"


 

ЭШЛӘПӘ
Җәй узгач, дәү әнинең дә
Эшләпәсе ял итә.
Чөйгә эленгән җиреннән
Өй эчен ул күзәтә.

Эльвинага һич тынгылык
Бирми көяз эшләпә.
Шушы теләген белдереп,

Әбисен ул "әп" итә.

Киеп алгач, бөтерелә,
Көзге алдында озак.
Чыгып китәр иде тышка,
Кар ява шул - вәт, тозак!

"Сиңа эшләпәм ныграк та,
Оныкчыгым, килешле".
"Алай булгач, бүләк итче,
Озакка сузмый .. эшне".


Кәләш биюе

Туганнан-туган апасы
Кәләш булган, шәп бит ә!
Эльвина да бу бәйрәмгә
Барырга әзерләнә.
Ак күлмәк алдылар аңа,
Кәләш белән бер очтан.
Бутый күрмәсеннәр диеп,
Кызыкай уйлый эчтән.
...Хуш, туй бара. Биетәләр
Киленне күр, кунаклар.
Аяк астына үзләре,
Акча-бүләк салалар.
Апасы кайгысы китте,
Эльвинадан бу мизгел.
Күзе төште идәндәге
Акчаларга, белсәң-бел!
"Мин дә биеп йөргән булдым,
Ак күлмәктә кич буе.
Беркем дә бүләкләмәде,
Аңламассың бу туйны!"

 

Яңгыр астында чатырсыз,
Басып тора Зәбидә.
Сибәләп кенә яугачтан,
Куркыныч түгел бер дә.
Тамчылар да кызыкайны
Якын һәм үз итәләр.
Битләреннән, кулларыннан
Кара, ничек үбәләр!

 

Карап торуга бер бөркет!
Тик ул – болыт,
Озакламый югалыр.
Аның урынына тагын
Ни булса да яралыр.


Күктәге табышмак

Ике крокодил узыша,
Суда түгел, ә күктә.
Кем мендергән соң аларны
Бу кадәрле биеккә?
Катлаулы түгел, дусларым,
Табышмакның җавабы.
Болытлар төрле рәвешкә
Кергәннәр тик нибары.


 

ХЫЯЛЫМ
Сабын куыгы очыру,
Бигрәк, рәхәт-күңелле.
Ә-һә-һәй, карале , кара,
Күккә ашты түгелме?!
Булмас, булмас, күккә кадәр,
Менмәс куык, дисезме?
Ничек итеп, чынбарлыкка
Ышандырыйм соң сезне?
Аңлыйсы килә дөньяның,
Могҗиза, тылсымнарын.
Сабын куыгы дигәнем,
Хыялым ул, дусларым!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 24 гыйнвар 2022 - 17:02
    Без имени
    Ошамыйча,ошады!Элина минем оныгым ич! Люция апасының шигырьләре герое ул!