Көмеш кыңгырау

Җырлыйм туган якта

Һәр кешегә үз туган төбәге якын. Сабый чакта тәгәрәп үскән бәпкә үләне, кычыткан үскән тар тыкрык, яз көне ап-ак чәчәктә утырган кыргый алма бакчасы. Сихри, моңлы, искиткеч матур, гомергә балачак һәм яшьлек хәтирәсен саклый торган урыннар.

Салкынчат чишмәсенең челтерәп аккан саф суларын үзенә сеңдергән урман очы таллыгы, киң, дулкынланып утыручы басу-кырлары, балачактан үз иткән тау башлары, иркен болыннары...

Болар барысы да минем җанга якын Туган төягем. Монда минем газиз халкым, монда минем ата-бабам нигезе, борынгы бабаларымның изге туфрагы, монда минем авылым язмышы – киләчәк буыннарга тапшырасы халкым тарихы яши.

Бүгенге көндә мин гаиләм белән Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичерәм. Бик тә зәвыклы “77 нче гимназия”дә эшлим, 35 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия биргән педагог буларак шуны әйтәсем килә: тәрбия, үз-үзеңне табу, туган төбәк тарихыннан, гаилә шәҗәрәсеннән башлана. “Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез”, - дип халык юкка гына әйтмәгән, ләбаса. Шуңа күрә дә дәресләремдә төбәк тарихын, гаилә кыйммәтләрен өйрәнүгә күбрәк урын бирәм, үз сүзләрен әйтә белергә, милләте, нәсел-нәсәбе белән горурланырга тиешлекләренә басым ясыйм. Иҗади биремнәрне бик теләп башкаралар балалар, хикәя, әкият шигырь язабыз бергәләшеп. Мин аларны, алар мине өйрәтә.

Кадерле яраткан “Көмеш кыңгырау”! Сезгә тәкъдим итәчәк бу шигырьләр циклын “Җырлыйм туган якта” дип атадым.

***

Алмагачлар шау чәчәктә,

Туган калам урамнары

Язгы ямьгә күмелгән.

Алмагачлар шау чәчәктә,

Шәһәр акка төренгән.

Хуш исеннән баш әйләнә,

Аклыктан күз камаша.

Яр Чаллыда алмагачлар

Үзләре бер тамаша.

Күңелләргә шифа бирә

Пакълек өсти җаннарга.

Өздереп сайрый сандугач

Якты язда таңнарда.

Гүзәллек, сафлык дөньясы –

Каламның урамнары,

Майның унбишендә бездә

Ак чәчәк бураннары.

 

Каен җиләге

Мәмрәп пешкән каен җиләкләре,

Уч тутырып җыйган әнкәем.

Якты теләк белән миңа суза

“Авыз ит җир сыен, бәбкәем”.

Әнкәм назы, изге туфрак тәме,

Кояш нуры сеңгән җиләккә.

Ай нурыннан тамган чык тамчысы,

Җиләс җилләр тәме җиләктә.

Әчкелт-баллы каен җиләгенең

Тел очымда тора шул тәме.

Әнкәй учларыннан авыз иткән

Җиләкләрдә туган җир яме.

 

Хыял канатында

Зәңгәр күккә карап уйга баттым.

Ап-ак болытларга таң калып.

Их, китәргә иде дөнья гизеп,

Шул болытка димен атланып.

Чулман өсләреннән очар идем

Тарих төпкелләре эзеннән.

Чал тарихлы Казан каласына

Идел буйларына җилкенәм.

Милләтемнең үткән-киләчәге -

Болгар, Биләр, Кашан җирләре...

Күз алдымнан, гүя, чабып уза

Ат өстендә гаярь ирләре...

Казан ханлыгының бүгенгесе

Татарстан – туган төбәгем.

Яр Чаллының гади бер баласы,

Сиңа минем изге теләгем.

 

Кызыма

Мин – Алинә, якты язлар үткәч,

Ямьле җәйләр белән туганмын.

Әткәй-әнкәемнең җан җимеше,

Гөл-чәчкәсе, таҗы булганмын.

Йолдызлыгым – игезәкләр, елым – кәҗә,

Җил-давыллы шуңа холкым да.

Тик теләгем: файда китерергә

Әти-әниемә, халкыма.

Халкым кызы, татар кызы бит мин.

Чулпы тактым толым очыма.

Чигешләрем якты, күңелем туры

Хыял канатында очынам.

Ап-ак яулык, ал алъяпкыч ябам,

Токмач кисәм, бәлеш бөрәмен.

Саф намуслы халкым, сыем сиңа,

Хөрмәт, рәхмәтем дә диямен.

 

Исеме дә җисеме

Әткәемнең нәсел дәвамы мин

Әнкәемнең иркә малае.

Туган җирем гүзәл Чаллы җире

Туган аем - ямьле май ае.

Исемем матур. Әни сөеп кушкан –

Инсаф, диләр олы һәм кече.

Җисеме дә шундый булсын диеп

Бөтен көчен куя бу кеше.

Матур сүзләр тулы туган телем,

Сөйләшәмен татар телендә.

Милләтемә булган хөрмәт хисе

Йөрәгемнең иң-иң түрендә.

Ак калабыз Яр Чаллыда яшим.

Җанга якын туган төбәгем.

Җирем-суым, халкым, атам-анам

Сез дип тибә минем йөрәгем.

 

Күңелләрдә, Тукай, яшисең

Җиктереп атлар туп-туры

Тукай килде бүген Чаллыга.

Үткәннәнме? Түгел, киләчәктән.

Исе китеп тора шау-шуга.

Чулман буйларыннан урыйм әле,

Көч-дәрт алыйм, дигән халкымнан.

Гүзәл кала төзеп куйганнар дип,

"Шәрык"тәшләрен дә чакырган.

Ачык микрофоннан олы-кече

Яңгырата Тукай шигырен.

Шүрәлесе шунда. Кети-кети

Эшкә җигә үзенең шөгылен.

Кочак-кочак чәчәк һәйкәленә

Китергәннәр зурлап барчасы.

Матди байлык белән үлчәнми шул:

Ул заманда Тукай акчасы

Аз булса да, мәңгелеккә юлы

Күңел байлыгына салынган.

Хак Тәгалә зурлап каршы алган.

Оҗмах ишекләре ачылган.

Алтын каләм белән язылган ул

Киләчәккә исем-шәрифең.

"Без китәбез, сез каласыз", дидең.

Күңелләрдә Тукай яшисең.

26 апрель, 2021 ел

 

Карендәшем минем

Явыз Иван явы ялмап үткән,

Чукындырган татар баласын...

Динең җуйсаң, илең-телеңне син

Җуймагансың, керәшен татарым.

Бер үк җирдә яшәп, бер чишмәнең

Саф суларын эчеп үскәнгә,

Карендәшем минем, яшик шулай

Кинә тотмый гына үткәнгә.

Сабантуйларында моңлы итеп

Син сузасың керәшен көйләрен.

Питрау җитсә, Кала тау буенда

“Ай былбылым” диеп көйләрмен.

Диннәр үзгә булсын, җаннар бергә.

Җыр яңгырасын туган төбәктә

Тарих битләренә сыймаганы

Яши шушы изге туфракта.

***

Балачакның төп сыйфаты эчкерсезлек.

Юк хөсетлек, яраклашу һәм дә ялган.

Гаҗәпләнеп һәр яңага ялан тәпи

Юеш комга иң беренче эзен салган.

 

Балачакның карашында самимилек.

Юк усаллык, ялагайлык һәм дә мәкер.

Сабый җаны чагылган шул карашларга

Салсаң сөю, меңе белән кире кайтыр.

 

Балачакның күңелкәе бәллүр бишек.

Чәлпәрәмә ватыла ул саксыз сүздән.

Ваемсызлык хөкем сөргән бу заманда

Саклау, яклау безнең бурыч яман күздән.

 

Балачакның йөзләрендә алсу битлек.

Булса булсын, каплап китмәс тормыш гаме.

Сабый күзләр белән карыйм мин дөньяга

Шул чагында тоям бары яшәү ямен.

 

Рәмзия Сөләйман кызы Җиһаншина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: