Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Йолдыз булып янарсың син туган ил күгендә!

15нче февральдә Муса Җәлилнең туган көне. Быел аның тууына 116 ел. Муса абыйның балалар өчен шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Гөлләрем
Йөгерә - йөгерә көн дә иртән
Су сибәм гөлләремә.
Гөлләремне бүләк итә
Иң якын күргәнемә
Ах...матур соң гөлләрем!
Гөлчәчәкле туган илен
Саклаучыга бүләгем!

Ул киткәндә чәчәкләрем
Яңа бөредә иде.
Хәзер алар, чәчәкләнеп,
Җимеш бирделәр инде.
Ах...матур соң гөлләрем!
Гөлчәчәкле туган илен
Саклаучыга бүләгем!
1938 ел


Җилләр

Җилләр, җилләр, исегез,

Болытларны кисегез!

Зәңгәр диңгез өстендә

Ак дулкыннар ишегез!

Алтын бодай кырларын

Тибрәндереп үтегез!

Боз тауларын куарга

Төньякларга китегез!

Җилләр, җилләр, сез җитез,

Сез исәсез нинди тиз!

Тик бер сорау бирергә,

Зинһар, рөхсәт итегез!

Җир йөзендә шундый тук,

Шундый иркен тормышлы,

Шундый киң һәм шундый нык,

Шундый матур күренешле,

Әллә ничә диңгезле,

Әллә ничә урманлы,

Шат кояшлы, көндезле,

Тагын берәр ил бармы?

Җилләр, җилләр әйттеләр:

—     Мондый ил тик бер генә;

Чәчәк кенә, гөл генә

Безнең Туган ил генә.


Күке

(Уенлы җыр)

Калын урманда,
Гел кичкә каршы,
Иштелә моңлы
Бер кошның тавышы:
— Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!

Ул салмак кына
Кабатлый шуны,
Шул аның җыры,
Шул аның моңы:
— Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!

Ул ялгыз яши,
Чыгармый бала,
Менә шунлыктан
Ямансу аңа!
— Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!

1936 ел


Маэмай

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

Хәзер аңа мин сугыш

Һөнәрләрен өйрәтәм.

Чаптырам да сикертәм,

Көн дә шулай йөдәтәм.

Ул окоптан окопка

Хат ташырга өйрәнсен!

Командирын дошманнан

Яклашырга өйрәнсен!

Яралыга су илтсен,

Һәрнәрсәгә өлгерсен.

Нәрсә генә сизсә дә,

Командирга белдерсен.

Менә шуның барсын да

Мин өйрәтәм Акбайга.

Акбай әзер һәрвакыт

Туган илен сакларга!

1936 ел


Чишмә

Яр астыннан чишмә ага,

Чылтыр-чылтыр тавышы.

Җил искәндә иелеп кала

Читкә үскән камышы.

Челтер, челтер чишмәбез,

Ярдан балчык ишмәгез!

Суны шуннан эчегез,

Башка җирдән эчмәгез!

Пионерлар чишмәсеннән

Колхозчылар су ала.

Кызыл сакчы аргамагын

Шул чишмәдән сугара.

Челтер, челтер чишмәбез

Күгелҗем тау ярында.

Су эчмичә китмәгез,

Поход үткән чагында!


Маэмай белән

Әй, Гали уйный әнә маэмай белән,

Бик шаян, артык шаян Акбай белән,

Берүзе чабуын тотып чапкан була,

Бер куып, аңар таяк аткан була.

Бер кәләпүшен ала да ыргыта,

Кыздыра, бер эт кебек «ыр-ыр» итә.

Әмма маэмай да наян, барсын белә,

Нәкъ туган күк тик уенга — көлкегә.

Күп тә узмый, бервакыт кергән Гали,

Шыңшый-шыңшый, яшьләнеп зур күзләре.

—  Нәрсә булган? Ник елыйсың? Кил, энем!

Нишләдең? Ник әйтмисең? Кайда телең?

Зарланып, иңрәп, Гали шыңшып кына

Кайтара бик тиз генә җавап миңа:

—  Капты да бүрегемне маэмай, ул наян,

Менде абзарга, әле төшми һаман.


КЕЧКЕНӘ ДУСЛАР

Урамда язның җиткәнен күргәч,

Урманда сазның кипкәнен күргәч,

Көрәк алдылар,

Иңгә салдылар,

Кырга бардылар

Кечкенә дуслар!

Кырда җылының үлчәвен белгәч,

Сөргән җиренең тулганын күргәч,

Җирне яхшылап,

Түтәлгә өеп

Чәчтеләр орлык

Кечкенә дуслар!

Кичкә кадәрле җирне актарып,

Иркен яланда дәртләнеп, янып

Каршыладылар

Язны эш белән,

Сүнмәс көч белән

Кечкенә дуслар!


ШАКИР БЕЛӘН ГАЛИ

Шакир белән Гали кырдан

Кайтып киләләр иде.

Шакир эчтән бер уй уйлап,

Ашыгып алга йөгерде.

Ул чыкты да басмадан,

Такталарны тарттырып.

Гали баскач егылсын, дип

Куйды чак-чак ләктереп.

Бик аз гына киткән иде,

Очрады бер эт аңа.

Куркып кинәт кычкырды да

Чапты кире басмага.

Куркуыннан онытып,

Басмага килеп керде.

Басма китте ычкынып,

Шакир елгага чумды.


КӨЗ ҖИТТЕ

Киң болыннарда,

Урман-кырларда

Агачлар, гөлләр,

Күрәмсез,

Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,

Елга, күлләрдә,

Көзге салкыннан,

Күрәмсез,

Сулар туңдылар.

Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды,

Безне калдырып,

Сизәмсез,

Кошлар да китте.

Кошлар шикелле

Бергә гөр килеп,

Мәктәптә укыр,

Беләмсез,

Вакытлар җитте.


БЕР ШИГЫРЬ

Без әти белән икәү

Охшаганбыз төс белән:

Борыныбыз да кәкре,

Авызыбыз да кечкенә.

Әти мине ярата,

Бик кадерләп үстерә,

Мин йөткерсәм — йөткерә,

Мин төчкерсәм — төчкерә.

Әти миңа охшаган,

Мин әтигә охшаган,

Әти миңа ышана,

Мин әтигә ышанам.

Алма алмагачыннан

Ерак төшми, диләр бит!

Алтын була кечкенә,

Артык үсми, диләр бит!

Сәлам белән, Чулпан


ПАРАШЮТСЫЗ КУРЧАК

Әти миңа куык алып бирде,

Мин курчагым тактым аңарга.

Очып китте куык, аның белән

Курчагым да очты һавага.

Мескен курчак!

Әгәр парашюты

Булган булса иде янында,

Парашюты белән сикереп кенә

Төшкән булыр иде алдыма.

Әти тагын куык алып бирсә,

Мин курчакны таксам куыкка,

Аркасына аның парашютын

Бәйләп җибәрергә онытмам.


Кызыма

(Бишек җыры)

Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем,
Йөрәгемдә кабынган
Шатлык җырым син минем.

Синең гомрең җыр булып
Яңрар бәхет илендә.
Йолдыз булып янарсың
Син туган ил күгендә.

Таңнан торып, бакчада
Син уйнадың көнозын.
Аргансыңдыр, кил, кызым,
Йокла инде, йолдызым!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!
Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

1938 ел


Бала йокысы

Ак мамык мендәрнең
Эченә күмелеп,
Ул йоклый, төсенә
Сокланып үләрлек!

Күкрәген тутырып
Еш, иркен сулаудан
Ал бәрхет ирене
Аз гына суланган.

Битләре — пар алма,
Миләүшә — керфеге.
Тир белән чыланган
Ефәк чәч бөртеге.

Өстеннән ул тибеп
Очырган юрганын.
Өч бөртек кашын да
Җыерган булган ул!

Бадианмы, нәркисме —
Хуш исле кочагы!
Куенында, билгеле,
Иң сөйгән курчагы.

«Шылт» иткән тааыш юк,
Бүлмәдә шундый тын.
Кешеләр сөйләшә
Үзара шыпыртын.

Чү, акрын! Идәнгә
Нык басып йөрмәгез!
Йокласын туйганчы,
Уята күрмәгез!

Бүлмәдә өч чебен
Бар иде, аны да
Шәл белән кудылар
Өлкәннәр ягына.

Күрегез, никадәр
Кадерле баланың
Йокысы да назлы
Күңленә ананың!

1943, 11 декабрь


БИШЕК ҖЫРЫ

1

Күз нурым син,

Матурым син,

тулган аем!

Ай туганда

Йокла инде,

матуркаем!

Такмак әйтер

Сиңа җилләр,

Алмагачы әкият

Йокла, нәни,

Йокла, бәби,

Әлли-бәлли,

Бәлли-бәү!

2

Син үсәсең

Матурланып,

алсу гөлдәй.

Гөлләр үскән

Иң бәхетле

матур илдә.

Гөлләр сине

Назлап сөяр.

Кояш көлеп

Башын ияр.

Йокла, нәни,

Йокла, бәби,

Әлли-бәлли,

Бәлли-бәү!


СУЫК БАБАЙ

Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә,

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Ефәк кушак билеңдә,

Көмеш балта кулыңда.

Зифа буйлы бер чыршы

Үсеп утыра юлыңда.

Балтаң белән чыршыны

Кисеп аудар чанаңа.

Ул киенеп, ясанып

Килсен безнең арага.

Уенчыклар, бүләкләр

Безгә тагын алып кил...

Соңга калма, бабакай,

Атлап түгел, чабып кил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев