Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җәйге яңгыр

Рафис Корбан шигырьләре.

Җәйге яңгыр

Салават күперен гүя

Иңнәренә салган да,

Күр җәй кызын, кайтып килә

Чишмәдән су алган да.

Чиләкләре - зәңгәр болыт, -

Әй чайпала, түгелә.

Болыннарга яңгыр ява,

Гөлләр күккә үрелә!

Күктән көлеп карый кояш,

Ачып дымлы керфеген.

Яфракларда җем-җем итеп

Уйный тамчы бөртеге.

Казанда яңгыр ява

Казан өстеннән очып

Барган чакта бер болыт

Туктаган да уйлаган

Яварга яңгыр булып.

Ява башлаган коеп.

Яңгыр шифасын тоеп,

Шау-шулы көннән туеп,

Казаным киткән оеп.

Шифалы мунча керә

Кебек ул, бер карасаң.

Юына, чистарына,

Әй рәхәтләнә Казан!

Гүзәл яңгыр

Яңгыр ява, яңгыр ява,

Ява ләйсән яңгыры.

Ләйсәннән дә бәхетлерәк

Кеше юктыр, ахыры.

Аның шулай шатлануы

Нидән әле дисеңме?

Ләйсән яңгыры ява бит,

Ул да Ләйсән исемле.

Ләйсән шулай шатланганда,

Гүзәл тора моңаеп.

Гүзәл яңгыры юк диеп

Уйлыйдыр ул, мөгаен.

Гүзәл, Гүзәл, әллә шуны

Белмисеңме, кит инде?!

Ләйсән бит ул яңгырларның

Иң гүзәле бит инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев