Җәйге теләк
Мансур Сафинның яңа шигырьләре.
ҖӘЙГЕ ТЕЛӘК
Күмәч пешер!
Компот кайнат!
Җиләк-җимешен аша!
Җәйнең тылсым җәймәсендә
Хыяллар чынга аша.
РӘХМӘТЛЕ ТИЕН
Тиен агачтан төште дә,
Кешедән кәнфит алды:
Бүләк өчен рәхмәт укып,
Артыннан карап калды.
Күбрәк булсын иде җирдә
Кеше һәм хайван андый —
Бер-берсенең ышанычын
Алмасын иде алдый.
ТРОЛЛЕЙБУС
Болан кебек җитез йөри —
Көн дә маршрутка чыга!
Кайчак машина артыннан
Талпына кыр-басуга.
Әмма тимер бау мөгездән
Тартып, һич ирек бирми...
«Троллейбуслар кырда, — ди ул. —
Гомер-гомердә йөрми.»
УЕНЧЫК МАШИНАМ
Машинама сөенеп карыйм:
Тора тулпарга охшап!
Ял кебек тәрәз ялтырый,
Утыргычлары йомгак!
«Кереп утыр!» — дигән сыман,
Көр тавыш сала: «Би-бип!»
Урам буйлап чабар идек,
Тик мин аңа сыймыйм бит...
ТАЛ ПЕСИЕ
Тал песиен алып кайттым,
Назлы кочаклап яттым:
Төшемдә йөрде мияулап —
Биллаһи, үзем бактым!
ЛИСӘПИТ
Өч аяклы атта чабам,
Аяклар җиргә төшми.
Сигнал рычагына бассам —
Кыңгырау булып кешни.
Лисәпит диеп атала
Бу мөгезле дускаем.
Сер түгел лә: ул абынса —
Ияреннән очкалыйм...
Тик шулай булса да, аны
Яратуларым хәйран:
Аның белән бергә булган
Һәр мизгелкәем — бәйрәм!
СИХРИ СУКМАК
Ап-ак юл суза самолёт —
Галәмгә сихри сукмак!
Шул сукмактан менәм айга,
Китмәсен кичен йоклап.
Йолдызларга су сибәрмен —
Чәчәк атсыннар гөрләп:
Төн җитсә ни! Чын егеткә
Килешми йөрү шүрләп.
ЯМЬЛЕ БОЛЫН
Шулай күп итеп болынга
Кем төрле чәчәк чәчкән?
Гүя бар тирә-як яме
Шушы җәннәткә күчкән!
Әй беләм лә! Таң-тылсымчы
Апа тырышлыгы бу:
Шул болынга килеп чыгу —
Гүя могҗиза табу.
ЭЛЕКТРОН ПОЧТА
Төймәләргә басып язгач,
Интернетта хат юллыйм —
Конвертка да салып тормыйм:
Урам, йорт санын куймыйм.
Барып җитә ул барыбер —
Таба кирәк кешене!
Уйланам: бу электрон почта
Әллә алла эшеме?..
ТУКРАН ТӘҮБӘСЕ
Иртә таңнан ук шакый:
— Тук-тук-тук!
— Кунакка килдеңме?
— Юк, юк, юк.
— Әллә соң син ачмы?
— Тук. Тук, тук!
— Кәефләрең шәпме?
— Шук, шук, шук!..
ТОМАН
Гүя зур ап-ак кәрван,
Кыр буйлап уза томан:
Бик тә ач дию сыман,
Йота юлда һәр затны...
Менә йотты ул агачны,
Арбасы белән атны.
Бер мизгелдән
мине йоттты,
Томанда йөзәм — шатмын!..
Гүя зур ап-ак кәрван,
Кыр буйлап уза томан.
ЭНЕМ ТУДЫ!
Сөенеч белән
күңелем тулды —
Бу айда энем туды:
Мин хәзер өлкән, абый —
Түгел бер нәни сабый:
Хәзер җитдирәк атлыйм,
Уенчыкларны ватмыйм,
Китап-дисклар әзерлим —
Киңәшче дә хәзер мин!
Көнләшегез,
дус-ишләрем —
Ал да гөл бар эшләрем:
Бәхетле дә мин, бай да —
Энем туды бу айда!
СИХРИ ТАҢ
Биек-биек йолдызларда
Бөек хыял утлары:
Гашыйк итә, сокландыра
Күкнең алтын уклары!
Эчәм җирнең илһам суын
Ал офык кулларыннан —
Йөрим тормыш гамен куып,
Киек Каз юлларыннан.
И бу җәйнең сихри таңы:
Күңелемдә — серле чаңы!..
ПЕСНӘК
Мине юатып иртән,
Песнәк тәрәзгә чиртә,
Гүя әйтә:
— Күр, дустым,
Тагы бер көнгә үстем!
Мин сөенәм, аны күреп,
Бахбай да куя өреп:
— Әйе, — ди, — безгә сөенеч,
Синдә булса егәр-көч!
Канатларын
дәртле җилпеп,
Җим өчен рәхмәт укып,
И тырыша нәни дустым,
Мизгел-бөртекне чукып.
ДУСЛАР
Мин чокырга егылмадым,
Егылды аңа Госман, -
Әмма без бергә елыйбыз,
Чөнки без — якын дуслар!..
КҮЛӘГӘМ БЕЛӘН БЕРГӘ
Күләгәм белән бергәләп
Без көне буе йөрдек —
Бергә укыдык, уйнадык,
Хәтта бергә су кердек.
Тәмам арып өйгә кайткач,
Яңа шәп планнар кордык,
Күләгәм белән дусларча
Чәйләр эчеп утырдык.
Инде черем итәргә дип,
Башым төртсәм кроватка, -
Ул да миннән ял итәргә
Каядыр барып яткан...
ТАКСИСТ
Барча таксистлар — шахматчы,
Тик вакытлары бик сай.
Пассажирлар ашыга шул:
Лондон, Гвинея Бисау...
Хәтта Карпов утырса да,
Уйный алмый — ашыга.
Ул юлларның барысын да
Таксист юрый яхшыга!
ТУКАЙ АБЫЙ КЕБЕК
Мин әле нәни булсам да,
Тукай абыйны беләм:
Аның кебек зур үсәрмен,
Алырмын кулга каләм,
Иҗат итәрмен шигырьләр,
Матур-матур әкиятләр -
Аның кебек, мин дә, дуслар,
Дөньядан мәңге китмәм!
Моң җыеп күңел түремнән,
Җырлармын да, җырлармын:
Тукай абый кебек. Данга
Үзебезнең чорларны.
Илһам биргән сөенечне
Сезгә бүләк итәрмен —
Иҗат арбасыннан төшми,
Йөз яшьләргә җитәрмен!
Тукай абый кебек, мин дә
Телим мәңге яшәргә:
Язган әсәрләрем аша
Киләчәккә дәшәргә!
ЗӘҢГӘР КОЯШ
Бер хыялый малай
зәңгәр кояш
Ясый ап-пакь битле альбомга.
Зәңгәр кояш?
Каян килеп чыккан?
Кем өйрәтте сине ялганга?
— Бар, — ди малай, -
андый сәер кояш!
Серле офык аны тудыра:
Могҗизалы кояш балкышында
Зәңгәр күлмәк киеп,
зәңгәр күзле
Минем сөйгән кызым утыра.
СОЛДАТЛАР
Озакламый шинель кияр абыем —
Сугышчылар сафында атлар,
Әмма куркам,
аның өчен куркам:
Кешеләр бит — бик нәзек затлар, -
Әнә суда бата, утта яна
Хәтта җансыз
кургаш солдатлар...
КҮБӘЛӘК
Һаваны сыйпый канаты —
Чәчкә таҗы мәллә ул?
Җәйге гүзәл аланнарда
Аның алдында —
мең юл!
Узып китә, көнләштереп —
Ничек татлы җилпенә!
Тоям: үзем дә,
дәртләнеп,
Шул назлы күккә менәм!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев