Көмеш кыңгырау

Җәйге кунак

Рәхимә Арсланованың яңа шигырьләре.

"Бишле!"

Сиңа  бүген 5 ле! – диеп

Иртән уятты әни.

Булдыргансың, зур үскәнсең, –

Диеп  мактады әти.

 

Минем "5" легә шатланды

Әбием  дә, бабай  да,

Койрыгын болгап янымда

Сырпаланды Акбай да.

 

Өебезгә шатлык тулды,

Өйдә бәйрәм – тантана

Миңа  бүген 5 яшь тулды.

Шуңа бар да шатлана.


Күрче, агачтан агачка,

Ничек оста җилдерә...

Койрыгын парашют итеп

Ул җиргә дә сикерә.

Көненә   берничә тапкыр

урап кайта урманны,

Бер дә тик  тора белми ул

Кургәнең бармы аны?

Әгәр күрергә теләсәң,

Әйдә, ашыгыйк, киен!

Урман-паркта зарыгып,

Безне көтәдер... (тиен)


Гөмбәгә

Иртәгә, – диде әти, –

Барачакбыз  гөмбәгә.

Өйрәнә торыгыз, дип

Китап тоттырды безгә.

Бу китапның эчендә

Гөмбәләрнең рәсеме,

Аңлатып язып куелган

Һәрберсенең исеме.

И тырышып өйрәнәбез, 

Исемнәрен ятлыйбыз,

Барысын да исебездә

Калдырырга уйлыйбыз.

 

Нинди генә гөмбәләр юк:

Агы да бар, карасы,

Җирән гөмбә, аллысы.

Кызыл гөмбә янында

 Урын алган баллысы.

Дуңгыз  һәм  кәҗәнеке,

Монысы әтәчнеке,

Каен гөмбәсе белән

Ясалган имәннеке...

Аның янында  йөнтәс,

Белгән, янында йөрмәс...

Агулы гөмбәләр дә

Бар икән бит арада...

Ашый торганнарыннан

Син аларны арала.

 

Танымасаң, гөмбәне

Бер үк кулыңа алма!

 

Агулысы – поганка,

Чебеннеке – мухомор,

Тик боларны җыярга

Ярамаганны белеп тор.

 

Гөмбәләрнең барысын

Ничек истә калдырыйк?

Белдем! Бу китапны да

Урманга алып барыйк!


Җәйге кунак

Кыш бабай  ямьле жәйне

Теләгән, ди, күрергә,

Хыялланган болыннарда 

Яланаяк йөрергә.

Ниһаять бер җай чыккан,

Җәйне күрергә  калган,

Көннәрне  җылытуга

Калын ак тунын салган.

Ямьле Җәй көттермәгән,

Вакытында килгән, ди,

Тик аның хезмәтләре

Никтер бушка киткән, ди.

Җәйнең эсселеген  бабай

Сүрелдергән, нишләсен?

Аның серле таягында

Суык калган, күрәсең,

Көннәр салкынча торганга

Җиләк тә өлгермәгән,

Аңа сусыл тәмле булып,

Татлы тәм дә кермәгән.

И борчылган моңа җәй,

Борчылган балалар да,

Су коенып, кызынырга

Җай чыкмаган аларга.

Кыш бабай гына  риза,

Кыш бабай  бик канәгать,

Салкынча  җәйдә үзен

Хис иткән, ди, бик рәхәт.

Җәй урталары җиткәч

Китәргә булган бабай.

Аның инде китүенә

Бар да куанган, бугай.

Соңгарак калса да җәй

Үз эшенә керешкән,

Шулай тырыша торгач

Барысына җитешкән.

Ел фасыллары һәрчак

Үз вакытында йөрсен:

Кыш һәм яз, аннан соң җәй,

Көз килеп сөендерсен.


Өйрəнəм мин санарга

 

Белəсегез килəме

Гаилəдə без ничəү?

Əти-əни, апам, энем

Əбием бар, без.. ( бишəү)

Бишəү түгел, алтау инде,

Бар əле песиебез,

Аның белəн уйнаганда

Шау-гөр килə өебез.

 

Мин дə бар икəнлеген

Кыен түгел аңларга,

Менə шулай кызык итеп

Өйрəнəм мин са-нар-га.


Мәрьям

Бер дә тик тормый  Мәрьям.

Гел каядыр ашыга,

Бу кадәрле ашыгу

Булыр микән яхшыга?

 

Уенны гына башлый,

Тиз туя, аны ташлый,

Апасы да кисәтә,

Аңа үрнәк күрсәтә.

 

Әти-әнисе көйли,

Әкиятләр дә  сөйли...

 

Хәтта ашаганда да

Ул каядыр ашыга,

Мәрьямның ашыгуы

Булыр микән яхшыга?

Юк икән шул... Бервакыт

Ул кыен хәлгә төшкән,

Кайнар аш ашаганда

Ашыгып ашка пешкән...

 

Ашыкмый хәзер Мәрьям

Пешкән кулын дәвалый,

Ашыккан ашка пешкәнне

Хәзер ул   яхшы аңлый.


Әтәч

Әтәч кычкыра иртән:

Кикрикүк!

Торырга вакыт җиткән.

Кикрикүк!

Кикрикүк! Кикрикүк!

Уяныйк иртән иртүк!!!

 

Нурлар чәчеп кояш чыга,

Уяна күбәләкләр.

Елмаеп  сәлам бирәләр

Болындагы чәчәкләр.

 

Кикрикүк! Кикрикүк!

Уяныйк иртән иртүк!

 

Уяна кырлар, урманнар,

Кош-кортлар уяналар

Яңа көннең тууына

Алар бик куаналар.


Күгәрченнәр

Гөлдер-гөлдер,

Гелдер-гелдер...

Күгәрченнәр  гөрләшә,

Алар шулай тирә-якка

Яхшы кәеф өләшә.

Гөлдер-гөлдер

Гелдер-гел, - дип

Ни әйтергә телиләр?

Алар шулай илебезгә

Тыныч тормыш телиләр.


Чикләвек

Бик уңган быел чикләвек

Укмашкан дүртәр-бишәр,

Әй  җыябыз рәхәтләнеп,

Кулларыбызда биштәр.

 

Чикләвекнең  куаклары

сузып  тора кулларын,

"Рәхәтләнеп җыегыз!"- ди,

Бик файдалы сыйларым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: