Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яз килә!

Яз килә, яз килә! Кояш елмаеп көлә.

Яз килә, яз килә!

Кояш елмаеп көлә.

Яз килгәнен хәбәр итеп,

Бар дөньяга нур сибә.

Алтын нурлары белән

Энҗе карны эретә.

Челтерәп аккан чишмәдәй,

Гөрләвекләр йөгертә.

Көн җылынганны сизеп,

Бөре, чатнап,ярыла.

Тулышып бүрткән бөредән

Яшел яфрак ярала.

Назлы җил белән куышып,

Күбәләкләр уйныйлар.

Язны зурлап,язны мактап,

Кошлар сайрап туймыйлар.

Ашыгалар яше,карты

Ташкан елга ярына:

Кемнең барасы килмәсен

Боз киткәнен карарга.

Туган якка язлар килә!

Һәркем шатлана,көлә.

Язлар җиргә яшәү дәрте,

Бәхетләр алып килә.


Рәсимә Ильясова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев