Көмеш кыңгырау

Ярый, ярамый (Эльмира Шәрифуллина шигырьләре)

Яра­мый тур­са­еп, Үп­кә­ләп йө­рер­гә. Кеч­ке­нә сә­бәп­не Зур итеп кү­рер­гә...

РӘХМӘТ,  МӘКТӘБЕМ!                                                    

 Йолдызларны йолдыз диеп

Таныткан өчен,

Безне белемле итим дип

Кайгырткан өчен,

 

Хезмәт белән көн күрергә

Өйрәткән өчен,

Туган җиргә сөю хисе

Көйрәткән өчен,

 

Бата башласак, кул сузып

Булышкан өчен,

Күңелгә – моң, күзләргә нур

Тулышкан өчен,

 

Кирәк җирдә үтемле итеп

Орышкан өчен,

Даһи бала үстерик дип

Тырышкан өчен –

 

Рәхмәт сезгә, мөгаллимнәр,

Туган мәктәбем!

Сезнең кочакта татыдык

Киләчәк ямен.

 

Укытучы  апасы

Кояш кебек елмайган да

Укытучы апасы

Озата якты бүлмәгә,

Әйтерсең үз баласы.

 

Шул көннән ул нәниләрне

Ерак юлга ияртә.

Фән дөньясында йөздерә,

Талбишектә тирбәтә.

 

Алып китә Шүрәлеле

Тукай урманнарына,

Барып җитә Пушкин йөргән

Кара диңгез ярына.

 

Иң авыр вакытларда да

Суза ул ярдәм кулын.

Өйрәтә шат балаларга

Бәхетле яшәү юлын.

 

 

Без – татар  балалары!

Без – Кол Шәриф шәкертләре,

Идегәй бөркетләре,

Күчембикә токымнары,

Нурсолтан шытымнары,

Сөембикә орлыклары,

Кол Гали оныклары,

Батырша яраннары без

Һәм Тукай оланнары.

Халкымның күз каралары,

Әрнүле яралары,

Без – татар балалары шул,

Без – татар балалары!

 

   

          Үс шул канунны белеп

                               Татарча да яхшы бел,

                                Русча да яхшы бел!

                                                  Шәйхи Маннур

Туган телеңне яхшы бел! –

Сүзсез дә анык кебек.

Бии бит ул безнең белән

Имән идәнгә чүгеп.

 

Туган телеңне яхшы бел! –

Артыкмы бу искәртү?

Җитә кебек: “Ак калфагым

Табылган”, диеп әйтү.

 

Туган телеңне яхшы бел! –

Тәкрарлау кирәк микән?

Иман байлыгы сеңдереп,

Йөзеңә кем нур сипкән?!

 

Туган телеңне яхшы бел! –

Кисәтү артык кебек.

Һич кенә дә артык түгел,

Үс, шул канунны белеп!

 

Ярый,  яра­мый

Яра­мый тур­са­еп,

Үп­кә­ләп йө­рер­гә.

Кеч­ке­нә сә­бәп­не

Зур итеп кү­рер­гә.

 

Яра­мый ал­да­лау

Ышан­ган ке­шең­не.

Күп­се­нү, сүз итү

Эш­лә­гән эшең­не.

 

Яра­мый та­вы­шың

Кү­тә­реп сөй­лә­шү.

Кем­нең­дер уңыш­лы

Эшен­нән көн­лә­шү.

 

Яра­мый тө­ке­рү

Ут­ка да, су­га да.

Бу та­ләп ми­ңа да,

Бу та­ләп си­ңа да.

 

Яра­мый сан­ла­мау,

Сан­лаш­мау дус бе­лән.

Дөнь­я­быз кү­ңел­ле

На­мус­лы эш бе­лән.

 

Яра­мый һич кенә

Ки­тап­ны ер­тыр­га!

Га­е­бең бул­ма­са,

Юк-бар­дан кур­кыр­га.

 

Ярый тик ях­шы эш,

Га­де­ле, ти­ге­зе.

Шул ярый, яра­мый –

Тор­мыш­ның ни­ге­зе.

 

Китап  нуры

Китап калынмы, юкамы –

Сүзе энҗедәй булсын!

Китап сүзе сеңгән күңел

Рәхмәти нурга тулсын!

 

Гыйлем нуры – якты кояш,

Китап эче – затлы сый.

Гомер буе укы китап,

Гомер буе гыйлем җый!

 

 

           Даруы – тәрбиядә

Чәчери-түгелә кайнап

Газ өстендә аш пеште.

“ИСРАФ” сүзе дәшми хәзер,

Кулланылыштан төште?

 

Зур басым белән краннан

Шабыр-шобыр су ага.

Нигә шундый тавыш, диеп,

Күршеләр ишек кага.

 

Тешләнгән дә ташланганнар

Күпме ризык табында.

Уенчыклар, күлмәк, конфет

Өсте-өстенә алына.

 

Бик кызганыч, ИСРАФның

Онытыла баруы.

Юкса, гади бу гадәтнең

Тәрбиядә – даруы.

 

            Волонтерлар

Волонтерлар кемнәр дисез,

Әйтәмен исемнәрен:

В әли,

О ркыя,

Л әйсән ул,

О льга,

Н аилә,

Т ансык,

Е ленаны,

Р әхимҗанны

Волонтер иткән вакыт,

Ярдәмләшеп яши алар,

Эшнең төрлесен татып.

 

Волонтерлар кемнәр дисез,

Алар – мәрхәмәт яклы.

Узган гасыр тимурчысы

Бүген “волонтер” атлы.

 

           Басып бара әбиләр

Автобуста урын бирү

Тәртибе бетте күптән.

Сәерсенми әниләр дә,

Төшмәгәннәр ич, күктән.

 

Утырсыннар соң, күпсенмик,

Яшьләр бит арыганнар.

Төнге тәмле йокыларын

“Сайт”ларда калдырганнар...

 

Басып бара әбиләр дә,

Бабайлар да эндәшми.

Әмма алар бүгенгеләр

Яшьлегеннән көнләшми.

 

          Егәр бирә

Бакча бит ул, эш – муеннан,

Юктыр анда тик тору.

Чүп утыйм дип, кишерләрне

Йолкып чыккан Миңсылу.

 

Су сибәргә дә өлгерә

Кәбестә, суганнарга.

Кызыгып карап торырлык

Авылда туганнарга.

 

Кочагында табигатьнең

Иртәсен дә, кичен дә.

Балалык еллары уза

Серле дөнья эчендә.

 

Шуңа сламәт буынлы

Авылларда торганнар.

Егәрле итә аларны

Үзе үстергән чөгендерләр,

Үзе үстергән суганнар.

 

           Йөгерек булсын

Кара, кызыл, ак карлыган,

Чия, шомырт, гөлҗимеш.

Көч бирим дип,

Битләренә

Алсу, матур төс бирим, дип,

Ярышып үсәләр, имеш.

 

Кара миләш, кызыл миләш,

Балан, кура җиләге –

Һәммәсендә нәниләрне

Дәү үстерү теләге.

Тырышалар:

Йөгерек булсын аяклары,

Нык булсын дип, беләге...

 

Оныклы җәй

                                                                        Оныклы әби бәхетле,

                                                                        Шат – әбиле онык та.

                                                                        Яшел чирәмдә яз бии,

                                                                        Йөгерә су ерып та.

 

Җиләк җыялар парлашып –

Чиләк килә тулып та.

Авылдан сыйлаганнарны

Булмый җиңеп, егып та.

 

Җәй кочагында әбиләр,

Наз кочагында – онык.

Бу – ике җан бөтенлеге,

Арада шәфкать, солых!

 

             Озын толымлы бала

Сабан туе сәхнәсендә

Шигырь сөйли бер бала.

Кулларын җәеп җибәрә,

Йөрәк турына сала.

 

Озын толым, килеш-килбәт –

Күзләрнең явын ала.

Шигырьгә ул үзе бизәк,

Бәхетен бирсен Алла!

 

Җ илпуч

Җилпуч дигән өй җиһазын

Музейда  тик күрәбез.

Он иләргә  бик уңайлы,

Диеп, мактый җиңгәбез.

 

 Колашалап ясалган ул,

 Таза, юан агачтан.

 Җилгәрә иген бөртеген –

 Тугын аера ачтан.

 

  Каен агачына мәдхия

Төпләрендә тәгәрәшеп

Үсә каен җиләге.

Гөмбәсе дисәң,  гөмбәсе,

Чыга тузның кирәге.

 

Каен себеркесе – пиннек,

Чабынасың –  тирләтә.

Яшь яфрагын төнәтсәң,

Сулышларны киңәйтә.

 

Суы шифа, бөреләре –

Чирнең гомерен кыскарта.

Янып беткәч күмере дә

Суыбызны чистарта.

 

Әй каеным,каенкаем,

Ефәк күлмәк, ак гәүдә.

Син биргән кадәр сихәтне

Бирә алмый берәү дә!   

 

 Ил­һам кө­че

Ур­ман. Бо­лын. Юл­да юл­чы

Чум­ган уй хо­зу­ры­на.

Сок­ланды­ра һәр үсем­лек,

Ка­ра­мый вак, зу­ры­на.

 

Яшел хәт­фә үлән әнә

Ке­ләм­нән зин­нәт­ле­рәк.

Тә­гә­рә дә күк­кә ка­ра,

Та­гын ни хик­мәт ки­рәк?

 

Кү­бек­лән­гән кау­рый бо­лыт

Шы­быр­дый баш очын­да.

Күк­тән си­ке­реп ко­яш тө­шәр

Чык суы ал учы­ңа.

 

Хәл җы­яр­га тук­та бе­раз

Ка­ен кү­лә­гә­се­нә.

Җи­ләс, җы­лы һа­ва­сын­нан

Җан­га наз, си­хәт се­ңә.

 

Буй­сын­ды­ра, уй­лан­ды­ра

Гү­зәл­ле­ге, хо­зу­ры.

Бу – Ила­һның ил­һам кө­че,

Бар ми­кән ва­гы, зу­ры?

 

Урманда

Сихри  алан,  гүзәл  алан,

Күк  печән  күбәләре.

Урман  шаулый,  агачларның

Күктә  күк  түбәләре.

 

Кыштырдый  камыл  төбендә

Кыл  күтәргән  кырмыска.

Хәтта  шул  нәни  кырмыска

Ямь өсти  бу  тормышка.

 

Төреп  алган  моң,  могҗиза,

Сер  сөялгән  имәнгә.

Нинди  җан  соң  сихерләнми,

Урман,  сиңа  килгәндә?

 

Йөрим,  йөгерәм,  туктап  калам,

Сискәнеп  китә  күңел.

Әкият  борын  төбендә,

Борын-борында  түгел!

 

 

Әкият кенә димә

Әкият  кенә  димәгез,

Әкият  ул  бик  төрле.

Тормышның  үзе  шикелле

Катлаулы,

           кызык,

                    серле.

 

Әгәр  дә  син  әкиятләрнең

Мәгънәсен  күрә  белсәң,

Кирәк  вакытында  елап,

Кирәк  җирендә  көлсәң –

Шәт, зирәк  кеше  булырсың,

Алда,  тормыш  иткәндә.

Шатланып, көлеп  йөрмәссең,

Дустың  кан-яшь  түккәндә!

 

Җитәкләшеп  җил  белән

Җитәкләшеп җил белән

Чабабыз да чабабыз.

Куып җитәрсез микән,

Ягез, сынап карагыз.

 

Куыгыз, ку –

Барыбер

Тоталмассыз тиз генә.

Чөнки без йөгерәбез

Җитәкләшеп җил белән!..

 

Тоттык, димсез, чапсаң да

Җитәкләшеп җил белән.

Юк, тоттырмый идем мин,

Туктап калды җил генә.

 

Баллы  бавырсак

Әтием утын яра,

Абыем мичкә яга,

Әбием казан аса,

Йомыркага гына тугып,

Әнием камыр баса.

 

Мин барсына булышам,

Өйрәним дип тырышам.

 

Тиз генә, җәһәт кенә

Камырдан төш кисәләр,

Майга чумгач, ул төшләр

Икеләтә үсәләр.

 

Әмма бу эш нәзберек,

Кылдан йөгергән кебек:

Төшнең онын иләмәсәң,

Майга чыгадыр күбек.

 

Майдан алып, балга салып

Болгаталар,

Тик бик сак!

Әнә шулай әзерләнә

Без яраткан бавырсак.

 

Утынның ваклыгы да,

Оныңның аклыгы да,

Яңа май булуы да,

Камырның уңуы да

Әһәмиятле монда.

 

Кыскасы, менә шулай,

Әйтүем булыр кулай:

Һәр зур эшнең уңышы,

Осталыкның торышы –

Вак-төякне җиренә

Җиткерү чагылышы!

 

Авылга  цирк  килгәч

Зур яңалык бу елда:

Цирк килде авылга.

Әй җыйналды малайлар,

Апайлар һәм агайлар.

 

Әбиләрне әйткән дә юк,

Әтиләр килгән xәтта.

Сакаллы сабый – бабайлар –

Алда, беренче рәттә.

Ат биетәләр уртада,

Ял төпләре ак күбек.

Әй шатлана авыл халкы,

Беренче күргән кебек.

 

Юбка кигән мәчеләргә,

Җигелгән эткә карап,

Кул чабадыр карты-яше,

Шатлана, бер дә харап:

Өйрәтә белгәннәр, имеш,

Сарык белән кәҗәне...

Цирк карый авыл халкы –

Арта дөньяның яме!..

 

Кино  караганда

 

Мөхәммәтнур һәм Барый

Икәүләп кино карый.

 

Барый килгән авылдан,

Урысчасы авырдан.

 

Мөхәммәтнур аңлата:

Кем йөри, кайсы ята.

 

«Әнә эт, әнә болан,

Әнә шуыша елан.

 

Күрәсеңме, Барый? – ди, –

Фил баш кага, наный», – ди...

 

«Аңлаткач» аңлый Барый –

Ике дус кино карый.

 

Каз  канаты

Каз канаты каурый-каурый,

Хатлар язарга ярый.

– Хатлар гына яза микән? –

Дип, берәү шөгыль саный.

 

Каз канаты каурый-каурый,

Берсе ак, берсе кара.

Ядкяр калсын, хатлар язсын,

Хатлар салмасын яра.

 

Каз канаты каурый-каурый,

Каурыйлар тездем кичә.

Коймак, тәбикмәк майладым –

Каурыйларым май эчә.

Каурый-каурый каз канаты,

Идәннәрне себерә.

Чиста булмаса өегез,

Канат тузан чөмерә.

 

Каурый-каурый каз канатын,

Ачыкса, эт кимерә.

Кадер күрми аунап ятса,

Ашап, тычкан симерә.

 

Каз канаты каурый-каурый,

Хатлар язарга ярый.

Канатларның кадерен белеп,

Файдасын күрик, наный!

 

 

Әбиемнең васыятьләре

Луиза Батыр-Болгари көе

«Иңнәреңдә – фәрештәләр», –

Ди миңа ак әбием.

«Фәрештәм син», – дип сөяләр

Әтием һәм әнием.

 

Үзе тарих, тере тарих –

Безнең әби-бабабыз.

Зурласак кына аларны,

Олы булып калабыз.

 

Әбиемнең вас(ы)ятьләре

Офыгымны киңәйтә.

Иңнәремдә фәрештәләр

Изгелеккә өйрәтә.

 

Кушымта:

Һәр иртәне, якты көнне

«Фатиха» белән башлыйм.

Һәр эшемне, гамәлемне

Изгелеккә багышлыйм.

 

 

 

Шофёр  буласым  килә

*Луиза Батыр-Болгари көе

«Үскәч кем буласың?» дип

Сорыйлар да сорыйлар.

Әллә нинди һөнәрләр

Саныйлар да юрыйлар.

Теләгем шундый минем:

Шофёр буласым килә.

Капка төбенә кайтып,

«Җырлап» торасым килә:

 

Пип, пип, пип,

Мин бу, мин!

Кем бар анда, кайсыгыз?

Чыгып капка ачыгыз.

Юл өстендә тормагыз,

Юлдан читкә качыгыз!

 

Юллар үтәсем килә,

Ерак китәсем килә,

Сөт, суганын калага

Төяп илтәсем килә.

Авыл күчтәнәче бу

Әби, бабай, малайга.

Юлда тыз-быз йөрсәләр,

Кычкыртамын алай да:

 

Пип, пип, пип,

Кит син, кит...

Кычкыртам ипләп кенә,

Атлагыз читләп кенә,

Олы юлга кермәгез,

Карамыйча йөрмәгез!

*Луиза Батыр-Болгари музыкасы

 

Нәни  музыкант

Ильяс Гыйләҗетдин көе

Сандугачлар сайрашамы,

Бал корты безелдиме –

Дәфтәремә язып куям

Откан бер яңа көйне.

 

Яфракларның бар үз җыры,

Тыңлап торам таң калып.

Челтер-челтер чишмә ага:

«Си-ля-соль», – дим шатланып.

Җилләр исә: «До-ре-ми-фа»,

Яңгыр ява: «Соль-ля-си».

Менә тагын өр-яңа җыр,

Менә тагын яңа көй.

 

Көчек шыңшыган буламы,

Энем елыймы өйдә?

Тирә-юньдә күпме тавыш –

Барсын салам мин көйгә.

            

 

Сабантуй*

Туйлы да син,

Уйлы да син,

Җырлы да син, Сабантуй.

Көткән кешең,

Кунак-төшем

Синдә була, Сабантуй.

 

Кодагыйлы,

Кодачалы,

Кардәш-ыру, тумачалы,

Хәрәкәтле,

Бәрәкәтле,

Кемнәр тырыш,

Кем сәләтле?

 

Көч сынаша,

Зур тамаша –

Батыр сайлый Сабантуй.

Ат чаптыра,

Шар каптыра,

Йөгертә ул Сабантуй.

 

Туйлы да син,

Сыйлы да син,

Җыр-биюле Сабантуй.

Зирәкләрне,

Кирәкләрне

Сайлап ала Сабантуй.

*Сәйдә Вәлиди музыкасы

 

 

 

ҮЗ ЮЛЫ, ҮЗ ИШЕГЕ

Шөпшә безззне ярата...

Зиһенемне тарата:

Ишек, тәрәзә ябык,

Ә ул, разбой салып,

Оча өйнең эчендә,

Беззздән туймый һич кенә!

 

Бал куйсаң өстәлеңә,

Тәм-томнарың түгелсә,

Каян гына керәдер?

“Кит!” – дияргә өлгермисең,

Чәй эчендә йөзәдер.

 

Аптырыйсы юк бер дә,

Бакчада, такта өйдә –

Аның бар үз ишеге,

Юлы – ботак тишеге.

 

Әбием  әкиятләрендә

Оскар Усманов көе

Син сөйләгән әкиятләрдә

Чәчәкләр җирдә иде.

Балык сурәтләрдә түгел,

Елгада, күлдә иде.

 

Син сөйләгән әкиятләрдә

Диңгезләр зәңгәр иде.

Юл буйлары – бәбкә үлән,

Егетләр – мәргән иде.

 

Син сөйләгән әкиятләрдә

Гөлләр хуш исле иде.

Хәтта киек җанварлар да

Мәрхәмәт хисле иде.

 

Син сөйләгән әкиятләрдә

Изгелек – савап иде.

Тарактан үскән урманнар

Савапка җавап иде.

 

...Кирәксенмибез шифасын,

Яңгырын, чиста карын.

Кайсы әкият сыендырыр

Без яшәгән Җир шарын?

 

Суның  бер  тамчысында

Күпләр  әле  белмәгән,

Табиб  апа  сөйләгән:

Суның  бер  тамчысында

Бик  күп  тереклек  була.

 

Гади  күз  белән  генә

Булмый  аларны  күреп.

Бер  тамчы  су – миллион  җанга

Үзе  бер  диңгез  кебек.

 

Озынча  була  кайсысы,

Йә  йомры  шар  кебек.

“Бацилла”, дигән кайбере,

Чыгара  агу  бүлеп.

 

Авырттыра  шуңа  алар

Балаларның  эчләрен.

Сораусызның,  тыңлаусызның

Сызлаталар  тешләрен.

 

... Чирләмәсен бер кем дә дип,

Чирләмәсен бәбиләр.

Суны  шуңа  да  әниләр

Кайнатмый  эчермиләр.

 

 

Әгәр  дә  мәгәр...

Әгәр дә мәгәр

Мин әни булсам,

Кызларым бик күп

Булырлар иде.

Тегеп тә чигеп,

Юып та җыеп,

Гел ярдәм итеп

Торырлар иде.

 

Сөембикәдәй

Сылу-сөйкемле,

Туган халкыма

Сүзе үтемле,

Олы йөрәкле

Ана иттереп

Бирер идем, күп

Кызлар үстереп,

Әгәр дә мәгәр

Мин әни булсам!..

Әгәр дә мәгәр

Мин әти булсам,

Улларым бик күп

Булырлар иде.

Уңган да булган,

Эшчән улларым

Кояштан иртә

Торырлар иде.

 

Бәхтияр кебек

Кыю йөрәкле,

Туган иленә

Һәрчак кирәкле,

Сөлектәй уллар

Үстерер идем,

Батыр булырга

Көч бирер идем,

Әгәр дә мәгәр

Мин әти булсам!..

 

Иң  матур  әни

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың

Үз әнисе булуы!

 

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше –

Һәммәбезгә туры юл.

 

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп,

Көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

 

                 Девиз

Уйнарга ярый, беләмсез,

Бары эшне бетергәч.

Табак-савытларны югач,

Чишмәдән су китергәч.

 

Тузаннарны сөртеп чыккач,

Идән җәймәсен каккач.

Тавык-чебешләрне җыеп,

Ояларына япкач.

 

Көн үткәне сизелми дә

Анда да, монда чапкач.

“Бетәсе юк бу эшнең”, ди,

Әни, урынга яткач.

 

“Эш беткәч уйнарга ярый”,

Бу – безнең девиз, күптән.

Тукай бабай нәрсә уйлап,

Шундый шарт куйды икән?..

 

Эшчәннәрне сөйгән шул ул.

Ә эш бетми,

Төкәнми...

Уйнап кына йөргәннәрдән

Үскәч беркем кинәнми.

 

                Песи телим, эт телим...

“Песи телим, эт телим”,

Өзми дә, куймый Булат.

Үтенеп тә сорап карый,

Сорап карый ул, елап.

 

“Йомшакларым, дусларым, – дип,

Сыйпап сөясем килә”.

(Үтенгәчтен үтенече

Үтәләчәген белә.)

 

Тик бер көнне “мәхәббәте”

Үзгәрде бит Булатның.

Беләгендә эзе калды

Мәче – үткен тырнакның.

 

Көчеге дә тыңламыйча

Песи артыннан чапты.

“Дуслар”ның тупаслыгыннан

Катты күңеле кайтты.

 

Д ә ү  ә н и е м,  м а т у р ы м

Дәү әнием, матурым,

Син безгә бик кадерле.

Йөгереп кайттым мәктәптән,

Өчпочмагың әзерме?

 

Өстәлдә икән әнә:

Кыстыбый, пәрәмәчең.

Гөрли-гөрли сыйлыйсың,

Әйтерсең күк күгәрчен.

 

Оекбашлар бәйлисең,

Һаман нидер юасың.

Коймак белән сыйлыйм, дип,

Тагын камыр куясың.

 

Дәү әнием, матурым,

Син, чынлап та, бик матур.

Картайма син, гомергә,

Мәңге безнең белән тор!

 

                 Б И Ю

Яңгыр чиртә тәрәзәгә:

– Нихәлдә, Сөмбел? – диеп,

– Карап тор да отып ал син,

Күрсәтәм менә биеп.

 

Елкылдыйлар, тыпырдыйлар

Тәрәзә тупсасында.

– Әй, тамчылар, сез биергә

Остасыз, остасын да,

Тик әнием җитезрәк

Бии шикелле сездән.

Ул биесә, нур елгасы

Агыла ике күздән!

 

          Ч Ә Б Ә К Ә Й

Чәбәк, чәбәк, чәбәкәй,

Без әле бик бәләкәй,

Күбәләк кебек кенә,

Түмгәләк кебек кенә,

Көннәр буе уйныйбыз,

Уеннан һич туймыйбыз.

 

Чәбәк, чәбәк, чәбәкәй,

Без әле бик бәләкәй,

Үсәрбез, йөгерербез,

Белмәгәнне белербез,

Күрмәгәнен күрербез.

 

Чәбәк, чәбәк, чәбәкәй,

Артта калды “бәләкәй”,

Туган-үскән җиребез –

Йомшартырбыз, сөрербез,

Безнең ил – иң матур ил,

Гөл-чәчәккә төрербез

Һәм,

Кинәнеп йөрербез!

 

Паркта

Шәһәрдәге ял паркына

Тиеннәр килгән.

Сикерәләр, узышалар

Бер-берсе белән.

 

Тиен, тиен, сыйлыйм сине,

Тукта, очынма!

Чикләвекләр салдым менә

Нәни учыма.

 

Алмалы кич

Әни алма алып кайткан,

Яратканымны белә.

Ә үзе шаярткан була,

– Алма юк бит, – дип, көлә.

– Борынны “ярып” керде шул,

Хуш буйлы алма исе!

Шуннан соңмы?!?

Назлыгөлнең

Сыйланып үтте киче.

 

 

“Ходит кукла” алмаган

Елак-мылак, ертык колак –

Гөлбикәнең исеме.

Әллә инде исеменә

Туры килми җисеме?

 

Гел сытылып, борын тартып,

Кырыйда басып тора.

– Ник кәефсез? – дип белешсәң,

 – Әнә, әтидән сора, –

Дип сулкылдый Гөлбикәбез,

Читкә тартылып куя.

Гөлбикә, дим, сөйлә серең,

Сер, димен, миңа сыя.

 

Сере шунда: Гөлбикәнең,

Һич түземе калмаган.

Әтисе менә бүген дә

“Ходит кукла” алмаган.

 

Фәнидә

Көзге алдыннан китәлми

Безнең нәни Фәнидә.

Бөтерелүенең сере

Әйтмәссез микән нидә?

 

Ян белән дә басып карый,

Алга, артка да китә.

Өзеп тора шул күлмәге,

Үлчәп теккәндәй бит ә?

 

Чакыра көзге алдына

Күлмәк, түфли үзләре.

... Үз-үзенә сокланудан,               

Талмас микән күзләре?

 

Каен җиләге

Нәни генә, кызыл гына,

Ә тәме менә?..

Хуш исе белән чакырып,

Дәшә үзенә.

 

Каен җиләге дисәң дә

Үсә тауда да.

Каенсыз яр буйларында,

Җиләс һавада.

 

Аю-бүре дә күренми,

Йөрми Шүрәле.

Чиләкләп җиләк җыябыз –

Җәйнең мул яме!

 

             Исем туе

Бүген бездә оҗмаһ сые,

Курчагымның исем туе!

Кунак җыйдык күп итеп.

Аякка кидем читек,

Калфак салдым башыма,

Әбием дә каршымда,

Курчагымны матурлап,

Төреп ап-ак җәймәгә

Яткырдым да мендәргә,

Бабаема ым кактым.

 

Бабам ак түбәтәен,

Тагын бер кат төзәтеп,

Барыгыз да әзерме? –

Дигәнсыман, күзәтеп,

Азан башлады көйләп,

Курчагымның колагына

Изге аятен сөйләп:

“Атың  Гөлзәйнәп булсын, 

Сине уйнаткан баланың

Күңеленә нур тулсын!

Яратсын Туган җирен,

Туган телен, әнисен,

Әби-бабай, әтисен!

Әнә шулай нәселенә  

Иманлы җаннар иңсен!” –

Диде кулын күтәреп.

 

Амин! – дидек барчабыз,

Җөпләп бабамның сүзен.

Дога балкыткан иде

Һәммәбезнең дә йөзен!

 

Ә малай ат тугара

 Туплы уйный кыз бала,

(Ә малай ат тугара):

Тупны чөя, кул чәбәкли,

Тез астыннан чыгара.

 

Кайчак шулай булгалый,

Туп буйсынмый, тыңламый,

Тәгәри, китә читкә,

Бер урында торалмый.

 

...Туплы уйный кыз бала –

Хисләрен өскә чөя.

Ә малай ат тугара,

Малкайны сөя-сөя.

 

      Күлләвектә кыз бала

Яңгырлы көн, явымлы көн,

Сулышны ача дымы.

Күлләвектә нәни кызчык,

Алга йөгерә тубы.

 

Чупырдаган адымына

Кушыла көлү чыңы.

Гүзәллекнең кайтавазы –

Сирпелә тамчы моңы.

 

Чистарынган табигатьнең

Сихәттер шифа-тыны.

Туп һәм кыз бала куыша... –

Сулыкта кояш сыны!

 

 

 

Матчада тора-тора

Кая минем сыек чыбык,

Берне тамызыйм әле.

Парыңны чыгарып бераз,

Эссең агызыйм әле, –

Дигән була да бабаем,

Оныта шул минутта.

Серне абый чиште миңа,

Шуңа курыкмыйм юкка.

 

Сыек чыбык, дигәннәре

Сыек түгел, бик күптән,

Матчада тик тора-тора

Корыган инде, кипкән.

 

Йокы

Эссе бәрер башыгызны,

Син, кызым, яулык бәйлә.

Аягүрә йоклыйсыз бит,

Йөреп керәбез, әйдә! –

Ди әбием, ашыктыра,

Чәчләребездән сыйпап.

... Без чыгып җиткәнче Кояш,

Үзе дә киткән йоклап...

 

Затлы исем

Сөләйман атлы егет

Күрде балыклы кибет.

Кергәч, хәйранга калды,

Сөләйман балык күреп.

 

Әйе, язып куйганнар:

“Сөләйман – лосось”, диеп.

  • Батыр балык алар, улым,

Башыңны йөрмә иеп,

– Диде әнисе, улына

Шундый кыйсса сөйләде:

– Максаты көчле аларның,

Улым, шуны бел, яме!

 

Йөзәр чакрым юл үтәләр,

Уылдык чәчәр өчен.

Елгалар эзләп киләләр,

Зур-зур диңгезләр кичеп.

 

Ашамый-эчми баралар,

Куркытмый һични, һичкем,

Нәсел калдыру теләге

Гомерләреннән өстен...

 

– Сөләйман, дигән патша да

Булган. Ансын да беләм.

Горурланып фикер йөртәм,

Затлы исемем белән!

 

Патшага да болай гына

Бирелмәгән ул исем.

Исемгә һәрвакыт тәңгәл

Килергә тиеш җисем!

 

АЛМАГАЧ

Бакчабызның күрке дә син,

Яме дә син, алмагач.

Аптырадым быел язда

Син яфрак ярмагач.

 

Арыдыңмы, авырдыңмы,

Картайдыңмы, алмагач?

Сәер бит бу – иңнәреңә

“Туй күлмәге” салмагач.

 

Моңсуланып уйга калдым,

Сине аклык сармагач.

Кешеләр дә тора туктап,

Көч-егәре калмагач.

 

Бакчабызның яме идең,

Дөрес сүз бу, алмагач.

Терелерсең, өметләнәм,

Тәнең кояш ялмагач.

 

Өзеп әйтү кыен

– Бакага ник “Саран” диләр?

Уйлаганыгыз бармы?

Аңа нәрсә кадерлерәк,

Елгада: су, боз, кармы?

 

– Боз да түгел, кар да түгел,

Күбенгәнче су эчкән.

Күрмәгән кебек эчкән дә

Корсак салынып төшкән.

 

– Башкаларга калмасын, дип,

Шулай күп эчте микән?

Әллә инде комарлану,

Гадәткә күчте микән?..

 

Өзеп әйтү кыен әле,

Фән эндәшми бу хакта.

Әмма комсыз кешеләргә

– Кушамат: “Саран бака!”

 

Озын тел

Күп сөйләшкән кешеләрнең

Кушаматы: “Озын тел”,

– Озын түгел минем телем,

Белмәсәңме, менә бел!

 

Бәрә, еларга җитешеп,

Тел чыгарып күрсәтә,

– Акбайныкын карагыз сез,

Озынрак бишләтә...

 

Димәк, Акбай сөйли белсә,

Булмас иде чыдарлык.

Бәрәнең кыска теле дә

Сайрый колак тонарлык.

 

Салават күпере

                          Һәр төснең – үз тавышы, үз моңы...

Күпер булгач, Күк йөзендә

Олы юллар да бардыр.

Күпер аша йөрткән йөкләр –

Җәйдә – су, кышта – кардыр.

 

Күпер булгач, Күк йөзендә

Җәяүлеләр дә бардыр.

Башларындагы такыя –

Яшел, кызыл, ак, алдыр...

 

Шул төсләрнең чагылышы –

Җисемнәр зекерендә,

Дугаланып Күктә “үскән”

Салават күпрендә!

 

Бармы икән?

Фатих Кәрим* бабабызның

Гармунчы Аюлары,

Сокландыра, кызыктыра

Җыр белгән Маймыллары.

 

Бармы икән шундый урман

Без яшәгән якларда?

Булса, эзләп китәр идем,

Җилдән җитез атларда...

*Патриот шагыйрь Ф. Кәримнең “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” дигән шигъри әкияте күздә тотыла.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: