Рәшит абый Бәшәрне тәбрик итәбез!
Кем-кем, ә менә Рәшит абый Бәшәр «Көмеш кыңгырау» газетасы укучыларына яхшы таныш.
Йөгерек телле шигырьләре, мавыктыргыч хикәятләре, нәкъ безгә ошаган геройлары белән даими сөендереп тора ул. Танылган балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Рәшит Бәшәр шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен – күркәм юбилеен билгеләп үтә. «Көмеш кыңгырау» сезне ихлас күңелдән тәбрик итә, Рәшит абый! Үзегезгә, гаиләгезгә сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм яхшы кәеф телибез!
Туган тел
Бел:
Тел –
Гөл!
Ул
Гел
Чәчкә атсын, яшәрсен,
Ана телеңне белсәң,
Гел хөрмәттә яшәрсең!
Бел:
Тел –
Ил!
Ул
Гел
Куәтләнсен, баесын.
Ямьләсен, нурландырсын
Зиһен, белем коесын!
Малай, бабай һәм көчек
Юл. Таяк. Малай.
Чокыр һәм көчек.
Ком. Чиләк. Бабай.
Комны таякка
Тутырды малай.
Юлны көчеккә
Тоттырды бабай.
Әй, түгел алай!
Комны таяктан
Бушатты малай.
Комны көчеккә
Ашатты бабай.
Әй, түгел алай!
Көчекне юлга
Бәйләде малай.
Көчек тирәли
Әйләнде бабай.
Әй, түгел алай!
Ул менә болай:
Комны чиләккә
Тутырды малай.
Һәм юлда уйнап
Утырды малай.
Юл буйлап китте
Таяклы бабай.
Чокырны күрми
Атлар бит бабай.
Чокырга төшсә,
Егылыр бабай.
Көләр бит малай,
Гарьләнер бабай.
Бабай артыннан
Йөгерде көчек.
Чиләкле малай
Өлгерер ничек?
Өлгерде малай.
Комны чокырга
Бушатты малай.
Эшләгән эшен
Ошатты болай.
Малай һәм бабай
Китеп бардылар
Тип-тигез юлдан.
Ә көчек чаба
Әнә... иң алдан.
Хаталы шигырь
Тиздән кышлар җитәчәк:
Чәчәк чәчәкләнәчәк,
Бөре бөреләнәчәк,
Әбиләрнең бөдрәсе
Җилдә бөдрәләнәчәк.
Алар суга киләчәк,
Чишмәгә иеләчәк.
Зәңгәр бозларны ватып,
Су тутыргач чиләккә,
Ера-ера көртләрне
Китәчәкләр җиләккә.
Йөриячәкләр анда
Җиләк сорап аюдан.
Кай арада төн җиткән,
Күктә ал ай баеган.
Төн аязачак кинәт,
Бик яңгырлы булачак.
Аю өненә кереп
Әбиләр төн куначак.
Хәлдән таеп аннары
Кайтырлар салам өйгә.
Ишегалдына җиләк
Сибәрләр кайткан көйгә.
Тавыкка һәм үрдәккә
Җиләк бик шәп витамин.
Эре-эре җиләкне
Көн дә берне йотам мин.
Тиздән җәйләр җитәчәк:
Корып бетәчәк чәчәк.
Тавыклар, каңгылдашып,
Бәпкәләр чыгарачак,
Бәпкәләр күп булачак,
Кара бәпкәләр белән
Өй түбәсе тулачак.
Түбәгә сыймаганы
Агачларга куначак,
Шунда оя корачак.
Тамаклары ачыкса,
Тилгәннәрне йотачак.
Тиздән көзләр җитәчәк:
Алма чәчәк атачак,
Сандугачлар, чыпчыклар
Салкын яктан кайтачак.
«Ояга сыймыйм», – диеп,
Сыерчык оялачак.
Сыерчык оясына
Күке оялаячак.
Көзне яз алыштырыр:
Өйне буран күмәчәк,
Кар көртендә, елмеп,
Үсеп чыгачак чәчәк.
Үсә-үсә ул чәчәк
Йолдызга ук тиячәк.
Һәм йолдызлар чәчәктән
Такыяләр үрәчәк.
Ай, кояш белән бизәп,
Башларына киячәк.
Шигырем кинәт кенә
Хаталар белән тулды.
Каләмдә карам туңды,
Язалмыйм, җитте, булды.
Хатамны төзәт, яме,
Сүзләрне үзгәрт, яме.
Иренмәсәң, шигырьне
Өр-яңадан язып чык.
Дөрес сүзләр тезеп чык,
Чуклап-чуклап бизәп чык.
Ана телебез бик бай,
Җәүһәрләр – тирән диңгез.
Елмаябыз, көләбез,
Тел кадерен беләбез,
Тел кадерен белгәнгә
Нурлы һәрчак өебез!
Моңсу чак
Көз утыра басмада
Сап-сары күлмәк киеп.
Сап-сары кошлар оча
Сары чәченә тиеп.
Каршыдагы аланда
Кыр тавыгы кытаклый.
Кармак тоткан бер малай
Яр буенда титаклый.
Тынды чикерткә җыры,
Көннәр кичкә авышты.
Көз тәпиенә әнә
Юеш яфрак ябышты.
Шигырь ятлыйм
Сеңлемнең сары чәчен
Толымлап үреп булмый,
Алмагачтан алманы
Өзеп тә биреп булмый,
Бакчада өрә Акбай,
Өрә гел, өреп туймый.
– Уйнарга чык тышка! – ди,
– Кадерле вакытыңны
Әрәм итмә бушка! – ди.
Акбай беләмени ул
Шигырьнең ни икәнен.
Кызык шигырьне язган
Шагыйрьнең кем икәнен.
– Башта эшеңне бетер,
Аннан уйнарга ярый, –
Диеп, шушы шигырьне
Язган, дим, Тукай абый.
– Бераз ял ит, Акбаем!
Йоклаганчы шигырьне
Тизрәк ятлап бетерим,
Башымны ял иттерим.
Эт туктады өрүдән,
Ул да бит өреп арый.
Бик аргач, Тукай абый,
Черем итәргә ярый.
Көндез
Тау өстендә кешнәде
Яшел җәйнең тук аты.
Гөрселди күк. Уйный ул
Җиргә зәңгәр ук атып.
Гөлчәчәкләр астына
Кереп качты һәр бөҗәк.
Бал кортлары чәчәкне
Чайкалдырмый гөҗелдәп.
Иң беренче тамчылар
Сикереште тып та тып.
Бу яңгырны тиз генә
Булмас инде туктатып.
– Агыза ич су мине,
Мин бит бик-бик кечкенә! –
Кереп качты кырмыска
Чүәгемнең эченә.
Корт
Очып керде өйгә корт.
Әни әйтә: – Тот! Тот! Тот!
Кортыма бит төшә корт!
Һич калмады минем кот.
Чагып алса авызны,
Ашап булмас тәмле торт.
Нарат өйнең эченә
Эремчек исе тулды.
Очып арды бугай корт,
Пәрдәгә килеп кунды.
Әни елмаеп куйды,
Өстәлгә савыт куйды:
– Пешермәдем бүген торт,
Мә, ашый тор тәмле корт!
Корт исен исни-исни
Пәрдәбездә торды корт.
Чәй эчтем мин корт белән.
Безләмәде, чакмады,
Дуслаштым мин корт белән!
Төнге елга
Камышларга ышкылып
Чайкала суда ак ай.
Матурлыкка сокланып
Телен йоткан бер малай.
Ай янында йолдыз да
Җемелдәп йөзеп ала.
Сөкә тоткан әтисе
Шул төшне сөзеп ала.
Сөкәдә вак балыклар
Дәррәү биешеп ала.
Ае да, йолдызы да
Елгага төшеп кала.
Рәссам
Ямь-яшел ич барча гөлләр җирдә,
Чәчәкләре генә төрлеләр.
Күз чагыла төрле-төрле төстән,
Нур эчәләр гөлләр. Тереләр!
Алчәчәккә кунган бер ак болыт,
Ак болытка кунган үрмәкүч.
Шул болытта йөзеп йөрде бит ул,
Илләр гизеп йөрде иртә-кич.
Муйнак та бар шушы рәсемемдә,
Сыенган ул бер кыз тезенә.
Болын. Гөлләр. Мәмрәп җиләк пешкән,
Кояш уйный кызның күзендә.
Искиткеч бер рәсем ясадым мин,
«Ай-яй матур рәсем, Рәсим, ә!» –
Дигән сыман башын кырынайтып
Карап тора Муйнак рәсемгә.
Иснәп карый этне якын килеп,
Төчкерә дә миңа борыла.
Койрык селки, янә төчкерә ул,
Буяу исе керә борынга.
Сокланырлык рәсем ясадым мин,
Кайсы кызга бүләк итәргә?
Башка кызга бирсәм, күрше кызы
Үпкәләмәс микән иртәгә?
Сорауларга җавап эзләгәндәй
Өрми тора бераз Муйнагым.
Балагымнан килеп тарта аннан,
Дәвам итә Муйнак уйнавын.
Сырганак
Сырганакны тәмләргә
Һәммәсе дә җитеште:
Чыпчыкларга, песнәккә
Витамин бик килеште –
Очулары килешле.
Әти белән чүплибез
Кырау суккан җимешне –
Үзебезнең өлешне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев