Көмеш кыңгырау

Яңгыр тели

***

ЯҢГЫР ТЕЛИ

Гали яңгыр тели:

«Яңгыр, яу! Яу! Яу! Яу!

Иген-тарулар уңсын,

Үләннәр дә күп булсын,

Сыерлар да тук булсын,

Безгә катык-сөт булсын!»

Болытлар бар иде һавада,

Әй, тотынды яңгыр яварга.

Яңгыр ява башлагач кына,

Гали качты лапас астына.

Гали качты, аның артыннан

Яңгыр көлеп калды шаркылдап:

— Үзең «Яу!» дип, яңгыр телисең,

Үзең миннән качып йөрисең.

 

«МАХИРӘ»

Маһирә сөйләсә,

Бик кызык сөйләшә.

«һәм», дими ул, «хам», ди,

«Илһам »ны» «илхам», ди,

«Шәхәр», ди» «шәһәр»не,

«Мәхәр», ди» «мәһәр»не,

«Каһәр »не «кахәр», ди,

«Зәһәр»не «захар», ди,

«Дахи», ди «даһи»ны,

«Махи», ди «Маһи»ны,

« Маһирә »—« Махирә»,

«Таһирә» — «Тахирә»,

«Хәркайчан», «хәркайда»,

«Хәрнәрсә», «хаманда»,

Дип сөйли Маһирә.

Ник алай сөйлисең,

Бозасың телеңне?

Нишләрсең «Махирә»

Дисәләр үзеңне?

 

ӘХМӘТНЕҢ УКЫЙСЫ КИЛӘ

Алты яшь тик әле Әхмәткә

Бик йөрисе килә мәктәпкә.

«Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, —

Тиз-тиз генә үссәм икән»,—ди.

 

«Улым, ашыкма,— ди әнисе,—

Кечкенә бит, яшь бит әле син.

Бер елдан соң йөри башларсың».

«Ә бер ел ул, әни, кайчан соң?

 

Иртәгәме? Берсекөнгәме?

Көннәр салкынайгач, көзгәме?

Әйт тә, әйт!» — ди Әхмәт, йә ничек

Җавап бирсен инде әнкәсе?!

«Илдар тәпи йөри башлагач,

Укырсың, — ди, җавап тапмагач, —

Бер ел үтәр, бәбкәм, шулчакта

Озатырмын сине мәктәпкә».

 

«Илдар! Илдар! Тор инде,

Тизрәк тәпи йөр инде».

 

ТАПКЫР ҖАВАП

—  Йокың килмиме, Вәли?

— Күренми әле, әни.

— Күренеп киләмени ул?

—  Күренмичә килә шул.

 

КЫШ ҺӘМ КЕШЕ

Кыш бабай килгән,

Ап-ак тун кигән,

Көтә: кем генә

Чыгар, дип өйдән.

Чыксаң — чеметә,

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Суык тутырган

Капчыгын чишә:

Буран кузгала,

Салкын җил исә.

Менә күзенә

Кеше күренә.

Әй, шатлана кыш

Аны күрүгә.

Агач кисәргә

Тотына кеше,

Кисешә бергә

Аның күршесе.

Кыш әйтә аңа:

— Сынашыйк көч,— ди,

Битен чеметә,

Колагын тешли.

Кеше бирешми,

Эшли дә эшли.

— Маташма юкка,

Туңмыйм мин, кыш! — ди.

Кышны үчекли:

—  Хәлең ничек?   ди.—

Кил, син дә җылын,

Агач кисеп,— ди,—

Менә мин эшлим,

Эш белән дус мин,

Шуңа күрә дә

Сиңа бирешмим.

Кыш китә. Алда

Зур өй күренә.

Уйлый ул менә

Шунда керергә.

Чеметер иде

Битен таш өйнең,

Капшап карый ул

Аның бар җирен.

Барып чыкмый һич,

Ул да бирешми:

Өйдә җып-җылы

Батарея эшли.

Икенче өйгә

Ул башын тыга,

Булмый керергә,—

Газ янып тора.

«Моның барысы

Эшнең көче,— ди.—

Кеше эше,— ди.—

Ах, син, кеше!»— ди.

 

МЕНӘ БУЛДЫ

Көрәк тоткан да Нури

Бик кызу эшләп йөри,

Әле су ерып җибәрә,

Әле карларын көри.

Шатланып куя Нури:

— Булды менә, булды! — ди.

Куштым бергә китереп,

Волга белән Донны, — ди.

 

АЛТЫН БЕЗНЕҢ ҖИР

Бакча безнең ил,

Алтын безнең җир,

Җиргә тезләнеп,

Чәчәк өздем мин.

Минем шул чакта

Җирне кочаклап

Үбәсем килде, —

Сыймый кочакка.

Йөрәккә сыйды,

Туйганчы сөйдем:

«Йөрәгемдә кал Мәңгегә!»— дидем.

 

ЧЕБЕН КУАЛЫЙ

Сөмбелнең әнисенең

Битенә кунган чебен.

Әни бик тәмле йоклый,

Чебен битен кытыклый.

Куып чарый чебенне,

Тыңламый бит Сөмбелне.

Китә дә килеп куна,

Сөмбел яңадан куа.

Тотыйм, дисә тоттырмый,

Очып китә, тик тормый.

— Чебен, чебен, кит, кит!

Әнием минем йоклый бит.

Рәхәтләнеп йокласын,

Борчып йөрмә юкка син.

Пош-шел!..

Чебен русча белми шул.

Кит, дим инде, кит! Кит!

Татарча да белми бит.

Әнием, чебен битеңне

Ашап бетерә бит инде.

 

КОШЛАР КИТКӘНДӘ

— Сыерчыгым, нигә китәсең?

Сагынырмын сине киткәчтен.

 — Көз җитте бит инде, мин туңам,

Килгән идем җәйге костюмнан.

 

ХИСАП МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Кушу

Без...без... без идек,

Без унике кыз идек.

Килеп керде Хәдичә,

Хәзер инде без ничә?

 

Алу

Без...без...без идек,

Без унике кыз идек.

Китеп калды бишебез

Хәзер калдык ничәү без?

 

Тапкырлау

Без... без... без идек,

Без ничәдер кыз идек.

Өч пар булып тезелдек,

Хәзер ничәү без инде?

 

Бүлү

Без... без... без идек,

Без... без... алты кыз идек,

Алты телем алма телдек,

Ничә телемнән бүлдек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: