Көмеш кыңгырау

Яңа ел, кыш турында шигырьләр

Яңа елга шигырьләр тупланмасы.

Туган ил түренә
Энҗе Мөэминова
Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!

Кояшлы көннәрнең җылысын,
Бәхетнең, шатлыкның олысын
Күтәреп көннәрнең иңенә,
Рәхим ит Туган ил түренә!



Яңа ел белән!
Рәдиф Гатауллин
Яңа ел җитте! Яңа ел!
Кышы, Язы, Җәе, Көзе
Барысы белән дә яңа ул.
Ә иске ел ерак китте.
Киткән чакта елап китте.
Ул соң ниләр алып китте,
Һәм ниләр калдырып китте?
Фәндә, көндә яңалыклар,
Яңа бәхет, яңа йортлар,
Көне-төне янган утлар,
Гөлбакчалар, яңа җырлар
Китерде ул, һәрбер көне
Бизәп үтте туган илне
Ил күгендә мәңге балкыр
Йолдызлар яндырып китте,
Нык сакларга кушып, безгә
Җирне, Кояшны, Дөньяны
Барысын да калдырып китте...
Үзен генә алып китте,
Яңа ел! Яңа ел җитте!

Яшел чыршы
Җәвад Тәрҗеманов
Тышта буран бөтен җиргә карлар тутыра,
Безнең бүлмәдә ямь-яшел чыршы утыра.
Яшел чыршының очына йолдыз куелган.
Яңа елны каршыларга дуслар җыелган.
Бүген бәйрәм! Әйлән-бәйлән уйныйк-гөрләшик.
Бүген бәйрәм! Бәйләм-бәйләм бүләк өләшик.

Бер яшькә үстем
Нур Гайсин
Көн салкын, тышта
Уйный кар-буран,
Ак төскә керде
Бизәлде урам.

Тагын ямьлерәк
Итәргә илне,
Иске ел үтеп,
Яңа ел килде.

Ямьле Кыш бабай,
Килдең син безгә,
Кунак булырсың,
Кер өебезгә.

Кыш бабай, мине
Бүген син макта.
Бер яшькә үстем,
Син килгән чакта.

Чыршы әйләнәсендә
Роберт Миңнуллин

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:
Яңа ел килә безгә!
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә – тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга.
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга.

Кыш бабай килгәч булачак
Котлаулар да, бүләк тә!
Яңа елда чынга ашар
Теләгән һәр теләк тә!

Яңа елның бәхетле ел
Буласын без беләбез.
Шуңа күрә бергәләшеп
Яңа елга керәбез!

Чыршы
Әхмәт Ерикәй

Төрле-төрле утлар яна,
Без уйныйбыз, әйләнеп,
Бигрәк матур, бигрәк ямьле
Безнең чыршы бәйрәме.

Җырлый-җырлый әйләнәбез,
Чыршы тора уртада.
Кунак булып, ак сакаллы
Бабай килгән бәйрәмгә.

Чыршыдагы җем-җем утлар
Сүнәләр дә яналар.
Без җырлыйбыз, шатланабыз,
Без – бәхетле балалар!

Яшел чыршы, яшь чыршы
Эльмира Шәрифуллина

Әй чыршы, яшел чыршы
Безнең өйгә кердең син,
Кергәч, әллә шатландың,
Әллә үксеп көлдең син.

Бер генә көн сиптең дә
Тәмле ылыс исеңне,
Коелды ылысларың –
Үзгәрттең син төсеңне.

Әй, чыршы, нәни чыршы,
Сине кайчан аңларбыз?
Бер көнлек бәйрәм өчен
Сине кисеп алабыз.

Уенчык шарлар асып,
Түргә куеп бизибез.
Аннан урын – чүплектә,
Аннан сине белмибез,
Хәтта сәлам бирмибез.
Их, безне...

Чыршы күлмәкләре
Мәрзия Фәйзуллина

Яшь чыршылар киң итәкле
Күлмәкләрен кигәннәр,
Җитәкләшеп, бергәләшеп
Юл буена килгәннәр.

Энәле күлмәкләренә
Карап тордык сокланып.
Тик Равил берничә энә
Өзеп алды шукланып.

Апа әйтте: «Болай эшләү –
Начар гадәт, бел менә:
Һәр чыршы күлмәк алыша
Җиде елга бер генә».

Бу энәләрен йолыксак,
Чыршы күлмәксез калыр.
Җиде ел буена ничек
Күлмәксез яши алыр?

Ылыс
Мәрзия Фәйзуллина

Әнә нинди матур чыршы,
Чыршы ул ылыслы.
Әгәр тисәң син чыршыга,
Бел, чәнчи ылысы.

Чыршы
Зилә Зөлкарнаева

Бәйрәм җиткәнен чыршы
Кайлардан гына белгән.
Энәле күлмәген кигән дә
Безгә кунакка килгән.

Тагы да купшыланды
Ул безгә килгәчтен дә.
Урын бирдек аңарга
Өебезнең нәкъ түрендә.

Тәмле ылыс исләре
Бүлмәләргә таралган.
Күз яуларын алырлык
Булып ул хозурланган.

Дуслар белән бергәләп
Бәйрәмне каршыларбыз.
Чыршы тирәли уйнап,
Җырлап күңел ачарбыз.

Кыш бабабыз да соңламас
Тиздән ул килеп җитер.
Тылсымга, могҗизага бай
Яңа ел бүләк итер.

Кыш бабай килде
Габдулла Тукай

Урманнар, кырлар карга күмелде.
Кыш җырын җырлап «Кыш бабай» килде.
Чишмә, елгалар чылтырап акмыйлар.
Елгалар өстен бозлар каплыйлар.
Мамыктай карлар йөриләр очып,
Сөеп кызарта җил битнең очын.
Күңелле тышта ак кар өстендә
Чана шууы – һәркөн кич белән.

Кыш бабай килгән
Рәфис Корбан

Безгә Кыш бабай килгән,
Яңа ел алып килгән.
Капчыгына күп итеп
Бүләкләр салып килгән.

Көттек сине, сагынып,
Исән-саумы, Кыш бабай?
Өләш бүләкләреңне,
Капчыгыңны чиш, бабай.

Исәнме, Кыш бабай!
Рәфис Корбан

Кыш бабай, Кыш бабай,
Исән-сау килдеңме?
Син бездә Яңа ел
Икәнен белдеңме?

Белдеңме син безнең
Сагынып көткәнне?
Үзең дә көттеңме
Яңа ел җиткәнне?

Без көттек бик күптән,
Яңа ел килә дип,
Сиңа дип сөйләргә
Шигырьләр өйрәндек.

Кулга-кул тотынышып
Ясыйк та түгәрәк,
Әйдә, кил, Кыш бабай,
Әйләник бергәләп.

Яңа ел сиңа да
Сөенеч китерсен.
Тагын бер ел үткәч,
Яңадан килерсең!

Кыш бабай
Әнәс Кари

Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай,
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.

Рәхмәт, рәхмәт, күп бүләк
Китергәнсең безгә син,
Без нәни дусларыңны
Сөендерим дигәнсең.

Бәйрәмебез син килгәч
Матурланды тагын да,
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.

Кыш бабай
Туфан Миңнуллин

Әй! Кыш бабай, Кыш бабай,
Безгә якын дус бабай.
Көтеп алдык без сине
Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең,
Безне котлап килгәнсең.
Сине көтеп торганны
Әллә кайдан белгәнсең.

Кыш бабай
Мәрзия Фәйзуллина

Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап,
Бик шәп бии башлады.
Биемәскә, аягында –
Безнең апа башмагы.

Кыш бабай
Әхмәт Рәшитов

Кыш бабай, кыш бабай,
Безгә бик таныш бабай;
Сакал-мыек ап-актан,
Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән,
Бүреген кыңгыр кигән.
Әйлән-бәйлән уйната,
Биетә һәм җырлата.

Кыш бабай
Бари Рәхмәт

Кыш бабай килгән,
Ап-ак тун кигән.
Көтә: кем генә
Чыгар дип өйдән.

Чыксаң, чеметә,
Битне өшетә,
Менә шул аның
Бөтен эше дә.

Һай, Кыш бабай
Җәвад Тәрҗеманов

Кемнең кигән киемнәре
Энҗе кар бөртекләре?
Кемнең көмеш күк сакалы,
Чәчләре, керфекләре?
Кем соң безгә шундый ямьле
Яңа ел алып килә?
Матур-матур капчыкларга
Күчтәнәч салып килә?
Чаңгы-чанада шуарга
Булды шома тавыбыз.
Кем безгә аны ясаган,
Кем икән ул, табыгыз...

Кыш бабай бүләкләре
Әнәс Кари

Матур бәйрәм җырыбыз
Яңгырагач еракка,
Кыш бабабыз ишетеп
Килде безгә кунакка.

Елмаеп, ул эндәшә:
«Исәнмесез, дусларым!
Ямьле бәйрәм кичендә
Яусын сезгә котлавым.
Нинди әйбәт уйныйсыз
Яшел чыршы янында.
Бүләк биреп, мин сезне
Шатландырыйм тагын да.»

Бүләк
Йолдыз

Кыш бабайдан быел бүләк
Күп булды.
Тәмле-тәмле конфет белән
Кесәләр тулды.

Матур-матур уенчыклар
Бүләк итте ул.
Һәммәбезне сөендерде,
Инде китте ул.

Бүләкләрнең куанычы
Озакка җитте.
Дәү бүләк энемә булды –
Ул тәпи китте.

Кар бабай
Гәрәй Рәхим

Мин ясаган кар бабайга
Бөтен урам сөенә.
Чөнки ул чын кеше кебек
Сөйләшә, җырлый белә.
Я кинәт көлеп җибәрә,
Скрипка сыздыра;
Я ул сандугач шикелле
Чут та чут сайрап тора.
Матур итеп шигырь укый,
Мәзәк сөйләп көлдерә,
Хәтта һава торышын да,
Бер көн алдан белдерә!
Бу кар бабайны ясавы
Кыен булмады һич тә:
Нәни транзисторымны
Куеп калдырдым эчкә!

Ак бабай
Габдулла Тукай

Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуган да,
Ишегалды, урам, түбә агарганда.
Ап-ак булып кайтып килә безнең бабай,
Безгә төрле-төрле уенчыклар алган да.

Шатланышып без әйтәбез: «Рәхмәт, бабай,
Сиңа тагын күп ел гомер бирсен Ходай!»
Бабай, мескен, кар-яңгырга карамыйча,
Безне шатландырмак өчен йөри шулай.

Кыш килде
Мостафа Ногман

Урманнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.

Һава саф – рәхәт суларга,
Яп-якты бөтен урын,
Кыш бабай килде кунакка,
Җир киде җылы тунын.

Кыш килде
Гөлшат Зәйнәшева

Ап-ак тун киеп, кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.

Чормадан сикереп төште
Чаңгылар һәм чаналар.
Ак мамыктай ап-ак кышны
Сагынып көткән алар.

Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк –
Безнең иң якын дуслар.

Кыш килде
Бари Рәхмәт

Килеп җитте кыш та,
Ай-яй салкын тышта...
Өч ай торыр торса, –
Аның гомере кыска.

Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән;
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.

Саф һавага чыгып,
Таудан чана шуып,
Кышның салкыннарын
Җибәрәбез, куып.

Ә кыш, көлә-көлә,
Битебездән үбә.
Алсу була безнең
Битләр шуңа күрә.

Кыш килде
Галимҗан Латыйп

Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.

Яңа яуган кар шыгырдый,
Өстенә баскан саен,
Курыкмыйча каршылыйбыз
Салкын кыш аен.

Урамга чыктык шаулашып,
Йортлардан чана тартып;
Уйныйбыз учта йомарлап,
Юеш кар тубы атып.

Һава саф – рәхәт суларга,
Яп-якты бөтен урын.
Кыш бабай килде кунакка,
Җир киде йомшак тунын.

Ак кыш
Роберт Миңнуллин

Яратам мин ап-ак төсне,
Бөтен дөнья ап-ак төсле.

Куяннар да ак тун кигән,
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә, керфеккә дә,
Борынга да ак кунган.

Шундый якты, шундый нурлы –
Бөтен дөнья ак кына...
Ап-ак була белә шулай
Безнең туган як кына.
Кышкы тынлык
Шәүкәт Галиев
Болыт йоклый күгендә,
Аю йоклый өнендә,
Балык – елга төбендә...

Җилләр үтә сак кына,
Басып бик йомшак кына
Черем итәр чак кына...

Кар бабай
Шәүкәт Галиев

– Шушымы Кар бабай...
Аяклары кайда?
– Кар ерып бара ул –
Аяклары карда!

Җепшек көндә
Җәүдәт Дәрзаман

Бүген иртән көн җепшектән,
Кар явып үткән иде,
Без, малайлар, мондый көнне
Зарыгып көткән идек.

Йөгереп чыктык урамга, –
Кар атышып уйнадык.
И уйнадык, и уйнадык,
Тик барыбер туймадык.

– Әйдә, – диде шунда кемдер,
Кар бабай ясыйк бергә.
Вил чапты кишер алырга,
Нил йөгерде күмергә.

Ә дигәнче үсте бабай –
Үзебездән дә биек.
Эчкә сыймый шатлыгыбыз –
Киттек тирәли биеп.

Күмер күзләр янып тора,
Тап-таман чиләк бүрек.
Кар бабабыз җанлы кебек,
Китеп бармасын берүк.

Кыш
З. Әхмәтҗанова

Ак төсне бик ярата кыш,
Агарта бар дөньяны.
Агарта ямь-яшел тавын,
Зәңгәр сулы елганы.

Чем-кара басу өстенә
Түши ап-ак юрганнар.
Ак буяулы Кыш бабайның
Алсу буявы да бар.

Бу төсне ул тауда шуган
Балаларга өләшә.
Алсу йөзле балаларга
Ап-ак кыш бик килешә.

Кыш
Әнәс Кари

Юеш көннәрдә
Зарыгып беттек.
Кыш бабабызны
Сагынып көттек.
Без нәниләрне
Кыш та сагынган.
Төнлә килеп ул
Карлар яудырган.

Кар яуган! Яуган
Мамык кебек кар.
Ап-ак булганнар
Урамнар, кырлар.
Бәскә төренгән
Агач башлары...
Бүгеннән безгә
Бәйрәм башланды!

Җыелып бергә
Тауга чыгабыз.
Шаулатып, анда
Чана шуабыз.

Кыш
Җәвад Тәрҗеманов

Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез, тауга барыйк,
Чанада шуып калыйк.
Бер тузан юк, саф һава,
Җиргә ап-ак кар ява.

Җир йокысы
Габдулла Тукай

Кырга ак кардан
Юрган ябылган;
Җир язга чаклы
Йокыга талган.

Ул тормас, йоклар,
Кышлар үтмичә, –
Кыйбладан кошлар
Кайтып җитмичә.

Язның айлары,
Апрель, майлары,
Бик матур сызылып
Аткан таңнары;

Урман шаулавы,
Кошлар сайравы,
Күкләр күкрәве,
Яңгыр аннары.

Коену көн саен
Кояш нурында;
Аннан соң тагын
Төшкән чык төндә.

Бу хәлләр җиргә
Барчасы бергә
Калган тик инде
Төштә күрергә.

Җир йоклый тыныч,
Күреп тәмле төш.
Уяныр әле,
Тукта, үтсен кыш!

Елмаешыйк әле бер
Г. Юнысова сүзләре,
Х. Яппаров көе.

Кыш җитте дип кайгырышмыйк,
Кышлар мәңгелек түгел.
Кышлар мәңгелек түгел дип,
Бер җырлыйк әле бүген.

Сандугачлар да сагынып,
Кайтырлар туган якка.
Бураннарга бирешмәбез,
Барыбыз бергә чакта.

Авырлык, дип, явызлык, дип,
Төшермик күңелләрне.
Күрер таңнар, килер язлар
Үзе бәхет түгелме?!

Гомер алда, дуслар янда,
Имин-аман туган җир.
Күзләргә күзләр карашып,
Елмаешыйк әле бер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: