Көмеш кыңгырау

Уйлап табучы

Әлеге серне минем белми әле беркем дә...

Уйлап табучы

Әлеге серне минем

Белми әле беркем дә:

Уйлап табучылыкка

Әзерләнәм мин көн дә.

Ятам оза-а-а-ак уйланып,

Урында яткан килеш.

Уйлап табучы шулай

Гел уйланырга тиеш!

Ләкин уйлап табарга

Миңа ирек бирмиләр,

Өстәвенә, тиргиләр:

- Юкка баш ватма! - диләр, -

Хәйләләп ятма! - диләр, -

Синнән уйлап табучы

Чыкмас, -диләр.

Көләләр.

Әллә уйлап табулар

Бик җиңел дип беләләр.

Башка фикер

Килгәндә,

Инде таптым

Дигәндә,

Киләләр дә

Керәләр,

Керәләр дә

Бүләләр!

Гел борчыгач,

Шаулагач,

Юри  комачаулагач,

Миннән уйлап табучы,

Әлбәттә, чыкмаячак,

Мине бар да булдыксыз

Малайга чутлаячак.

Чутласыннар... Минем сыман

Малай тумас кабаттан.

Жәл, кешелек мәхрүм кала

Өр-яңа бер таланттан!

 

Булышчы

Әниемә эш күп өйдә -

Мин шуңа да булышам.

Менә әле дә мин аңа

Чынаяклар юышам.

Булышам шул, юышам шул,

Мин бит инде булышчы...

Уф, арыдым! һаман бетми!

Әнием, кил, булышчы!

 

Саныйлар

Җыелганнар утыргычка

Гөлнарлар, Санияләр.

Мактаныша-мактаныша

Нәрсәдер саный алар.

- Синең ничәү?

- Минем бишәү!

- Дүртәү генә минеке.

- Ә минем авызда - ике,

Ә кесәмдә - унике!

- Ә мин кичә энем белән

Егермене ашадым.

- Ә мин бүген берүземә

Унынчыны башладым...

Баксаң, кызлар көн дә шулай

Бәйрәм ясыйлар икән:

Алар шулай саный-саный

Кәнфит ашыйлар икән.

2

Бер ел үткән. Утыргычта -

Гөлнарлар, Санияләр.

Әле булса мактанышып,

Нәрсәдер саный алар.

- Минем әле унөч калды,

Кызыкмыйм артыгына.

- Ә минеке унбер әле,

Тик берсе ярты гына.

- Ә минеке берәү дә юк,

Нишлим инде, жәл дә соң.

Жәл булса да, жәлли-жәлли

Суырдылар һәммәсен...

Баксаң, мактана-мактана,

Калдырып бар эшләрен,

Кызлар шулай саный икән

Исән калган...  тешләрен.

 

Мин әнигә ышанам

Апам миңа: «Син уңмаган

Малай бит», - дигән була.

Җае чыккан саен шулай

Теңкәмә тигән була.

Ә менә: «Уңгансың!» - диде

Әнием миңа бүген.

Шулай булгач, мин бит инде

Уңмаган малай түгел.

Сез ничектер, ә мин үзем

Әниемә ышанам.

Чөнки әнинең сүзләре

Дөрескәрәк охшаган!

 

Алмаш-тилмәш

Күрегез Алмазны! -

Мактанып, шатланып,

Ве-ло-си-пе-ды-на

Бара ул атланып!

Тормый ул вакланып,

Утырмый сакланып...

Ай... руле шул мәлне

Аз гына борылды,

Алдагы коймага

Барып та орылды.

Чәчрәде очкыннар

Алмазның күзеннән,

Ә велосипедның

Чылбыры өзелгән!

Тәгәрмәчләре дә

Кыйшайган, тишелгән.

Алмазның аягы

Калайга киселгән...

Әй, юлчы иптәшләр!

Йөрегез сакланып,

Юлның уртасында

Тормагыз таптанып!

Тормагыз! Югыйсә

Калырсыз тапталып -

Велосипед килә

Алмазга атланып!

 

Тәмле кычыткан

Кычыткан салып пешергән

Ашны әни иртәнгә.

Юри пешергәндер әле

Мине кызык итәргә.

Үзе берни булмагандай

Ашый кычыткан ашын.

Ничек чакмый ул әнине -

Шуңарга җитми  башым.

Мин дә юри капкан идем,

Чакмый телне кычыткан. -

Сыйлачы, әни, мине дә,

Бигрәк тәмле кычыткан!

Тыңламаган өчен мине

Берчак кычыткан белән

«Пешергән» иде шул әни-

Шуңа тәмен шәп беләм.

Кызык булып китте әле

Шуны искә төшергәч:

Кычыткан да юашланган,

Тәмләнгән бит...   пешергәч!

 

 Рррр белән Мррр

Яши безнең өйдә мәче.

Өй - мәченең биләмәсе.

Маэмай - ишегалдында.

Үз куышы аның да.

Маэмае Рррр исемле,

Ә мәче Мррр исемле.

Тик алар яши һаман

Эт белән мәче сыман.

Очратсалар бер-берсен,

Тотыналар, кем күрсен,

Туктаусыз ырылдарга,

Туктаусыз мырылдарга.

Алар бер эш кырмыйлар:

Көн дә шулай ырлыйлар,

Көн дә шулай мырлыйлар,

Кеше бар дип тормыйлар,

Әллә инде җырлыйлар,

Әллә инде

Берсен-берсе хурлыйлар.

Әрләшәләр, күр, ничек?!

Тыеп булмый берничек.

Тордым да уйлап кына,

Шаяртып, уйнап кына:

«Мин бит рррр,- дигән идем,

Сезне мррр,— дигән идем,

Тегеләр, шыпырт кына,

Шунда ук сыпырттылар!

 

Тиз аңлыйлар үзләре Үзләренең сүзләрен.

Рррр да Мррр дигән булып,

Ай-һай кызык иттердем.

РӘХӘТ ИКӘН, БЕЛГӘЧТЕН

МӘЧЕ БЕЛӘН ЭТ ТЕЛЕН!

 

Беркемгә дә охшамаган

Кайчагында мин үземне

Үзем аңламыйм:

Әниләрне кайчак тыңлыйм,

Кайчак тыңламыйм.

Тыңлаучан булып күренсәм

Алар күзенә,

Әни үзенә охшата,

Әти - үзенә!

Тыңлаусызлансам кайчакта

Мин әллә нигә,

Әни әтигә охшата,

Әти -әнигә!

Охшатсыннар! Әйтерсең мин

Юри  тыңламыйм...

Үземә генә охшаган

Малайдыр ла мин!

 

Крокодил йомыркасы

Ләйлә Гаффаровага

Бар минем диңгез төбеннән

Тапкан бер йомры ташым.

Әти әйтә: «Тапкансың,-ди,-

Крокодил йомыркасын!»

Бәй, мин бу таш йомырканы

Авылга алыйм әле,

Кайткач та тавык астына

Ояга салыйм әле.

Чыгарсын әле ак тавык

Чын крокодил баласын.

Авылдагы бар малайлар

Аптырашып карасын!

Тик ул бик усал булачак -

Чебиләрне тотачак!

Тотачак та Йотачак!

Аннары тотып бетерер

Тавыкларны, казларны.

Алар беткәч, азык эзләп

Пыр туздырыр абзарны.

Барын да йотып бетерер,

Карамас бернигә дә -

Килеп керер

Өйгә дә!

Яхшырак булыр ул ташны

Инешкә ыргытканым -

Көтеп ята алмыйм ла мин

Мине килеп йотканын...

Һәм киттем инеш буена!

Чаба-чаба килешкә

Учымдагы йомырканы

Атып бәрдем инешкә!

Чебиләрне, тавыкларны

Йотмыйча торсын әле!

Йомыркасыннан тиз генә

Чыкмыйча торсын әле!

Үзем шат,

Үзем инешкә

Күз салгалыим сак кына.

Ташны суга ташласам да,

Шикләндерә чак кына.

Беләм инде

Крокодилның

Ташны тишеп чыкмасын.

Ә шулай да шикләндерә -

Кинәт кенә

Судан килеп чыкмасын!

 

Кайтмый калдык чак кына!

Таныштым мин бер фил белән,

Диңгез буена баргач.

Шундый дуслаштык, ул мине

Утыртып йөртте, аргач.

Өч кило кәнфит һәм шикәр

Ашаттым мин фил дуска.

Гел филгә атланып йөргәч,

Охшап беттем индуска.

Киткәндә дә филемне мин

Кәнфит белән сыйладым.

Безгә кайтмакчы иде дә -

Самолетка сыймады.

Кайта идем мин, әлбәттә,

Фил дуска да атланып.

Ул кадәр озын юл түгел -

Булса булыр атналык.

Сизелми дә калыр иде -

Аны гына беләбез.

Юлны белмәгәнгә генә

Кайтмадык фил белән без.

 

Кайтыйк ла үзебезгә!

Диңгез матур,

Сүз дә юк.

Мондый диңгез

Бездә юк.

Ләкин теге ягына,

Ләкин теге ярына

Йөзеп тә чыгып булмый,

Төбенә чумып булмый.

Тотып булмый балык та,

Юк биредә таллык та.

Тозлы икән суы да -

Чистартмыйлар шуны да.

Эчкә үк кереп булмый,

Иркенләп йөзеп булмый:

«Кермә!» -диеп торалар,

Керсәң, кире боралар.

Кайтыйк ла Үзебезгә -

Кечкенә Сөнебезгә!

 

Сөн буенда

Ятабыз Сөн буенда.

Барыбыз да - уенда.

Коену да кызыну

Барыбызның уенда.

Коенабыз иң башта,

Кызынабыз кояшта.

Кызынабыз комда да -

Көньяк кебек монда да.

Тотабыз аннан балык -

Тотабыз тәмен табып.

Шомырт, чия, бөрлегән,

Җиләк җыябыз аннан.

Телләр ачыта башлый

Кып-кызыл карлыганнан.

Тагын бер коенабыз,

Тагын бер кызынабыз.

Без кызынган арада,

Комда яткан арада,

Аяклар да, куллар да

Чуен кебек карала.

Ә абыйлар, апалар

Безгә карап көләләр,

Күзгә карап көләләр:

-Ну, булдыргансыз! -диләр, -

Негр булгансыз! - диләр.

Кызганган булып безне,

Күзгә карап торалар.

Юктыр ла, юри генә

Шаярталардыр алар...

Көн буе су кердек Сөндә!

Бик күп кердек - җитәр лә!

Негр малае булганчы

Кирәк кайтып китәргә!

 

Яңгырдан соң

Яшел яңгыр

Явып узды,

Яшь тамчылар

Җырын сузды:

- Без бит кояш кызлары!

- Без бит кояш кызлары!

Кагындылар

Таллары да,

Җыр башлады

Алары да:

- Без бит яңгыр кызлары!

- Без бит яңгыр кызлары!

Акчарлаклар

Җырладылар,

Әллә инде

Еладылар:

- Без ак болыт кызлары!

- Без ак болыт кызлары!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 1 август 2022 - 17:49
    Без имени
    Роберт абыйның рухы шат булсын