Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шәүкәт Галиев шигырьләре

Балалар өчен Шәүкәт Галиев шигырьләре.

Шәүкәт Галиевның башка әсәрләре 

Камырша (Шәүкәт Галиевның танылган шигыре)

 

Пәрәмәч...
Бүген минем туган көн.
Бәйрәм була торган көн.
Сорады әни иртән:
— Нәрсә пешерим икән?
— Пәрәмәч, — диде әти,
— Бәлеш, — диде дәү әни.
Ә мин киттем камырга,
Ашханәдән алырга.
Әнкәй кисәтте мине:
— Кайтканда ашык, — диде,
— Чыкмасын ташып! — диде.
Карадым камыр алгач,
Сатучы үлчәп салгач —
Бидоным тулыр-тулмас,
Ташымас, берни булмас!
Гәҗитләр карый-карый,
Морожный ялый-ялый,
Киттем кайтыр уңайга,
Утырдым трамвайга.
Шулай кайтып килгәндә,
Капкач төште идәнгә.
Күрәм шунда: агарып
Камыр чыга кабарып!
Тиз генә этэм-төртәм,
Савыт эченә кертәм.
Ә камыр гүя тере —
Килә дә чыга кире!
Ул үзе шундый үзле,
Үзе үзле, үзсүзле,
Бик басып тутырсаң да.
Өстенә утырсаң да,
Мөмкин түгел тыярга,
Уйламый да сыярга...
Булса да беретым жәл,
Калмады бүтән әмәл —
Салдым камырны өзеп...
Ул чыга һаман сөзеп!
Пиджакта да, чалбарда
Кесәләр тулы бар да...
Анда да бит кабара!
Мин тотындым чабарга...
Бар җирдән камыр ташып.
Торам ишектә басып.
Әйтә алмыйча берни
Бот чабып куйды әни.
— Пәрә-мә-әч!.. — диде әти,
— Бә-ә-әлеш!.. — диде дәү әни.


Тилгән килгән шәһәргә
Авылда очкан тилгән,
Басуда очкан тилгән.
Оча торгачтын тилгән,
Шәһәргә очып килгән.
Бик күп йортларны күргән,
Түбәсе күккә тигән:
— Бәбкәләр күптер, дигән, —
Чебешләр күптер, дигән.
Оча тилгән эчкәрәк,
Күренми бит һич тә рәт —
Йортлар йортка тоташкан.
Урамнары гел таштан,
Юк чирәм үскән төшләр,
Бәбкәләр һәм чебешләр. .
Кәеф тәмам кырылып,
Китим дисә борылып,
Бер бәбкә күрә комда,
Агылып төшә шунда,
Эләктерә дә ала.
Күккә менеп югала.
Кешеләр күрми кала...
Тоя ул менгән шәпкә —
Бик каты бит бу бәбкә!..
Яхшылабрак караса.
Ул алданган лабаса!
Әй ачуланган тилгән:
— Пластмасса ич бу! — дигән.


Чүкеч эзләүче малай
Әбинең үз йомышлары,
Төрле кибеткә керә-
Сөт ала, ипиен ала...
Онык та йөри бергә.
Тәмле-томлы нәрсә сорап,
Әбисен ул йөдәтми.
– Чүкеч кибетенә керик,
Миңа чүкеч кирәк! — ди.
Хәер, морожный алсаң да
Һич ялындырып тормый,
Иренен ялап куя да,
Яңадан чүкеч сорый!
Өзми дә куймый гына бит,
Тартыла шул кибеткә.
Ахырда килешә әби:
— Әйдә, — ди, — кире беткән!
Кулын артка куеп малай
Чүкечләр карап тора,
Ашыкмый ул, ошатканын
Чамалап, сайлап тора.
Күрсәгез иде алгачтын
Сикергәләп кайтканда!
Бик кызыккан шул осталар
Тәмләп кадак какканга...
Кадакка да, бармакка да
Ул сугар әле, сугар.
Әмма аннан эш сөюче
Бик әйбәт кеше чыгар!


Тамаша
Әнәс табын янында,
Тәлинкәсе алдында.
Кашыгы — уң кулында,
Китабы — сул кулында.
Аныкын һич белмәссең —
Әллә чәйни җөмләсен,
Әллә чәйни боткасын,
Әллә чәйни ноктасын!
Кайчак була тамаша,
Кашыклы кул адаша.
Авыз тирәли йөртә,
Ашны борынга төртә.
Йә китә ул еракка —
Барып җитә колакка!
Юри микән, кай ара
Кул болай да шаяра:
Шикәр-фәлән тоткач та,
Салып куя токмачка.
Гәрчис бутый ул чәйгә -
Эч, Әнәскәй, эч әйдә!
Инде бусы ни тагы?
Таплы-таплы китабы...
Ни ашадың? дип сора,
Ул аны белми тора.
Укудан да рәт юк ла —
Башында аның ботка!
Аш янында китап тотып
Утырмыйсыңдыр ла син?
Бу шигырьне кашык белән
Укымыйсыңдыр ла син?


Бүләк көзге
Сигезенче мартка, дим,
Әнигә бүләк алыйм.
Ай буе акча җыйдым,
Шәп көзге алып куйдым.
Килеп җиткәчтен көне,
Бирдем аңа көзгене.
Әни аркамнан сөйде,
— Рәхмәт, акыллым, диде,
Ашамыйча җыйгансың,
Менә хупламыйм ансын!
— Ай буе, дидем, бушка
Йөрдем мин троллейбуста.
Акчасын җыя бардым,
Тартмага куя бардым!
Бүләкне кире бирде,
Шелтәләп болай диде:
— Мондый көзгегә, балам,
Мин карарга оялам...
Борчылды белмим нигә,
Ни булды бу әнигә?!


Онытылган...
Укучылар дәфтәрләрен
Парталарга тезеп салган.
— Дәфтәрләрең кайда, Мәсгуть?
— Онытылган... өйдә калган...
Иртәгесен бар балалар
Кулларына китап алган.
— Китапларың кайда, Мәсгуть?
— Онытылган... өйдә калган...
Балаларның һәммәсе дә
Галстуклар бәйләп алган.
— Галстугың кайда, Мәсгуть?
— Онытылган... өйдә калган...
Башкаларның «дүртле», «бишле»,
Мәсгуть тагын «икеле» алган.
— Ник башыңны эшләтмисең?
— Онытылган... өйдә калган...


Физзарядка ясый куян
Кызыл күзен ачуы —
Төпкә менеп басуы!
Бер, ике, өч — утыра,
Бер,ике,өч — ул тора.
Йә ботакка тотынып,
Ала таган атынып.
Алан тулы төп тә төп,
Сикергәли дөп тә дөп...
Кинәт читкә тартыла —
Куян уктай атыла.
Ә-ә, бар икән юлаучы.
Юлаучымы? Юк, аучы!
Аучы куа куянны,
Куян тоя куганны.
Шундый кызу элдерә -
Ничек кенә өлгерә.
Чыныккан шул, ул чыдам.
Котылды бит аучыдан!
...Иртәгесен аучы да
Ишегалдына чыга.
Бер, ике, өч — утыра,
Бер, ике, өч — ул тора.
Йә турникка тотынып
Ала тиз-тиз атынып...
Куян куып туйганмы,
Аучылыкны куйганмы?
Ю-ук.
Физзарядка ясамасаң,
Тотып булмый куянны!


Колын бара каладан
(М. Шәмсетдинова музыкасы)
Колын бара каладан,
Ияргәннәр балалар.
Артыннан һич калмыйлар,
Бик яратып карыйлар.
Кала колын күрмәгән,
Колын кала күрмәгән.
Колын бара каладан,
Кала аңа караган!


Сәгать йоткансың!
Сафия халат кия:
— Мин врач булдым! — дия.
Каршысына бастыра.
Авызыңны ачтыра.
Иелә дә чак кына.
Суламасаң, «Сула!» дип.
Суласаң, «Сулама!» дип.
Күкрәкне тыңлап тора.
Тукта, ник курыккан соң.
Уенны оныткан соң?
— Тек-тек йөри эчендә.
Син,— ди,— сәгать йоткансың!?


Кайнар шугалак
Тимераякта шуарга
Чыктым мин тротуарга.
Кешеләр эссе диләр.
Кешеләр әлсериләр,
Зонтик тотып йөриләр.
Мин барам җил уйнатып,
Кулларны атып-атып.
Яланаяк малайлар
Минем белән ярыша
Күлмәк салып чапса да.
Алар миннән калыша
Беләм җитәлмәсләрен —
Җитез тәгәрмәчләрем!


Борау-сорау
Сорамадым соравын.
Алдым бабай боравын.
Нинди файда эшләсе.
Кайда, нәрсә тишәсе?
...Күреп жирдә ятканны,
Тиштем шома тактаны.
Ә аннары — капканы:
Кем уйган ишек, диеп,
Җайлы сон ничек, диеп,
Йөрерләр бал кортлары,
Бакчада бит йортлары.
...Җиләс һава керсен дип,
Өф-өф итеп өрсен дип.
Өчне тиштем бишеккә.
Бишне тиштем ишеккә.
Инде тагын нишләсе,
Кая тишек тишәсе?
Бигрәк нык икән мичкә.
Көчкә житкердем эчкә
Сиптереп торгач шулай,
Су алырга бик уңай.
Борауны борам, борам.
Борам, остара барам!
Боравымны кулдан алып,
Колакны борды бабам...
Сезгә бирәм сорауны —
Ник алды ул борауны?


Ул кызык көннәр...
Бозауны башта
Малай саклаган.
Тик вакытында
Алар беркайчан
Өйгә кайтмаган.

«Беттеләр тәмам
Шаярып, азып!»
Дигән дә абзый,
Тәртип булсын дип,
Каккан нык казык.

Казыкны йолкып,
Мунчакны чөеп,
Әй киткән бозау,
Киткән уйнаклап,
Чирәмдә биеп!

...Ул кызык көннәр
Инде үттеләр:
Малай — укуда,
Бозау — көтүдә,
Бик тәртиплеләр!
________________________________________
Өйгә бирелгән эш
Кызып кайткан Шәвәли,
Шәвәлидән пар чыга -
Төтенләнеп янгандай,
Әнисенең каршында...

— Чыгасың да югаласың,
Син гел урамда, бала,
Дәресләрең тагын бит
Әзерләнмичә кала.

— Уйнап йөрмәдем лә, — ди,-
Күрәмсең, тирләп-пештем.
Бу бит физкультурадан
Өйгә бирелгән эшем!
________________________________________
Әбидә кунакта
Коймагы да коймагы,
Агып тора каймагы.
Табада пешеп тора,
Табынга тешеп тора.

Кайнар! — яланкул тотма,
Тәмле! — телеңне йотма.
Син телең йотсаң, Нәбирә,
Кем рәхмәт әйтер әбигә?
________________________________________
Хоккейчы
Стенага шап-шап бәреп,
Көннәр буе күнегә -
Ахры, аның күзенә гел
Шайба гына күренә.

Оныта ул вакытында
Кайтуларын өйгә дә -
Үзен җиңә-җиңә, малай
Җиңелмәскә өйрәнә!
________________________________________
Авылча, бабайча ял...
Авылда торып китим,
Тазарып, ныгып китим,
Спорт яратам бит мин!
Алып кайттым шәһәрдән
Бадминтонны, теннисны,
Эспандерны, гантельне
Һәм ике потлы герне!

Бабай боларны күрде,
Бабай кеткелдәп көлде:
— Үсәр бездә мускулың,
Булмас бер дә буш кулың...
Қуй боларны читкәрәк,
Менә сәнәк тә көрәк,
Менә балта да чалгы -
Без авылча, бабайча
Оештырырбыз ялны!
________________________________________
Тавыклар көлә...
Үрдәк йөзә белә,
Казлар йөзә белә.

Сыер йөзә генә!
Сарык йөзә генә...
Ат та йөзә белә,
Эт тә йөзә белә!
Мәче йөзә белә!

Ничек шулай булган,
Ничек бар да белгән,
Ничек белеп туган?

Белмим икән бер мин,
Тик мин генә белмим,
Ярда гына йөрим...

Минем арттан кыр-р-кыр-р
Тавык җырлап килә.
Үзе йөзә белми,
Үзе миннән көлә!...
________________________________________
Телевизор булды баш
Әти-әни кунакта,
Калдык та без аулакта,
Әй карадык киноны!
Кинонымы, киноны
Бик яратам мин аны!

Карый торгач каралган,
Тәмам зиһен таралган
Төш узганда кич булган,
Инде сәгать биш булган!

Ашарга да онытылган,
Эчәргә дә онытылган,
Торып китеп карасам -
Йөрергә дә онытылган!

Телевизор шикелле
Баш үзе гүләп тора.
Авыз йомык, күз йомык -
Күрсәтеп, сөйләп тора...
Кино белән тулды баш,
Телевизор булды баш!
________________________________________
Дуслык балы
Дустым миңа алып килгән
Күчтәнәчкә «Башкорт балы»,
Янәшәгә мин дә куям —
Җыйган татар бал кортлары.
Гәрәбәдәй якты икән,
Икесе дә татлы икән:
Синең бал да кәттә икән,
Минем бал да яхшы икән!
Кысташабыз алмаш-тилмәш,
Макташабыз алмаш-тилмәш,
Очрашабыз алмаш-тилмәш —
Бик күңелле дустың килгәч!
Кыр-болыннар янәшәләр,
Гөл-чәчәкләр янәшәдер,
Бал кортлары әрле-бирле
Шәт кунакка йөрешәләр?
Син дип, мин дип бүлешергә
Гөл илендә чикләр юк бит,
Касәләре көнгә ачык,
Гел дә ачык — бикләр юк бит.
Синең балкорт, минем чәчәк
Күптән инде кушылгандыр,
Синең көйме, минем җырмы —
Җан уртаклык шушындадыр?
«Сезнең бал шәп!», "Сезнеке!"— дип,
Макташыйк без бергә килеп,
Туганнарча йөрик шулай,
Сезгә барып, безгә килеп.
Бозылмый да, картаймый да
Безнең татар-башкорт балы —
Гәрәбәдәй якты булсын,
Мәңге булсын дуслык балы!
________________________________________
Бөтерчекләр
Бөтерчекне бөтерәм,
Бөтергечне бөтерәм,
Бөтерәм бергә-бергә,
Бөтерәм берәм-берәм,
Бөтергәләп бетерәм.
Үзем дә бөтереләм -
Мин бөтерелә беләм.

Бөтереләм дә торам,
Бөтереләм дә торам,
Бөтереләм дә торам -
Әйләнеп бөтен дөньям,
Шап идәнгә утырам...

Мин үзем тик утырам,
Әйләнә бөтен дөньям,
Әйләнә бөтен дөньям.
Әйләнә бөтен деньям,
Тотынып кына торам.

Бөтергечне бөтермим,
Бетерчекне бөтермим,
Нигә һаман бөтерим.
Бераз ял да иттерим.
Артыграк бәйләнгәнмен -
Башлары әйләнгәндер!...
________________________________________
Бугай...
Басуга чыкты бабай,
Кулына алды курай,
Кушылды аңа тургай.
Уйнап торгачтын шулай
Тургайга уңай бугай...

Вәли сөйләде болай:
Басуга чыктым, малай,
Алдым кулыма тургай,
Кушылды аңа курай.
Ник көләсең? Нәкъ шулай!
Нәкъ шулай иде бугай...
________________________________________

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

1

3

1

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырьләр шәүкәт галиев балалар өчен шигырьләр ул кызык көннәр дуслык балы шәүкәт галиев шигырьләре