Уйлану
16нчы гыйнварда танылган балалар шагыйре Хәкимҗан ага Халиковның туган көне.
Уйлану
Кая барсам, шунда дуслар
Минем тирә-ягымда.
Сыенырга әтием бар,
Әнием бар янымда.
Кайчан килеп утырсам да,
Ни генә юк табында:
Мине көтеп торган кебек
Бөтен нәрсә алдымда.
Ә мәктәптә каршы ала
Иркен, якты класслар.
Авырдыммы — минутында
Килеп җитә врачлар.
Үлем чәчеп, өстебездә
Ракеталар шартламый.
Туган-үскән җиребезне
Илбасарлар таптамый.
Ә кайдадыр сугыш бара,
Үксеп елый ятимнәр.
«Мин бәхетле», — дисәм
Әгәр,
Ятимнәр ни әйтерләр?
Ни әйтерләр йорт-җирсезләр,
Ачлы-туклы йөргәннәр?
Ни әйтерләр төшләремә
Икмәк сорап кергәннәр?
Аларның да йөрер чагы
Безнең кебек гөр килеп.
Әллә шуңа минем бәхет
Тулы түгелдер кебек...
Үз-үзенә булыша
Мин эшләрне аермыйм
Карасына, агына.
Тик торсам да аз гына,
Барысын да сагынам.
Ничек укыганымны
Сөйләп бирер бишлеләр.
Өйгә кайтсам, кулларым:
«Кайда безгә эш?» — диләр.
«Алайса, — дим, — әйдәгез
Идән юып алабыз.
Чиләк-көянтә белән
Аннан суга барабыз».
Әни эштән кайтуга,
Көлеп тора табыным...
Ә шулай да нигәдер
Белмим ару-талуны.
Әллә инде эшләрем
Үзләре дә тырыша?..
Җан яраткан эш бит ул
Үз-үзенә булыша.
Укытучыларым
Сокланам мин язгы судан
Карап торган талларга.
Ничек суык тими икән
Бозлы суда аларга?
Ә үзләре әйтә сыман: —
Син дә өйрән түзәргә...
Ярга килсәм, балыклары
Чакыра күк йөзәргә.
Болындагы гөлчәчәкләр
Матурлыкка өйрәтә.
Бөркет күрсәм,
кыюлыгым
Арткан кебек йөрәктә.
Кара карга тавышы да
Миңа никтер ягымлы:
Иң беренче ул кайта бит,
Сагынып туган ягымны.
Эшкә өндәп торган кебек
Кырмыскалар да хәтта...
Укытучы сыман миңа
Бар нәрсә табигатьтә.
Юата
Иртәгәгә калдырырга
Ярата Нур бөтен эшен.
Көрәген дә, чиләген дә —
Юата ул бөтенесен: —
Курыкмагыз, тимим,
тимим,
Яратсам да тик йөрергә,
Начар малай түгел лә мин
Сезгә кулым тидерергә.
Безнең әни кебек икән
Алып төшкән идем генә
Үрдәкләрне тау астына,
Болыт килә башлады да,
Сыздым тизрәк тал астына.
Әнкә үрдәк, әнкә казлар,
Көткән кебек шуны гына,
Һәркайсы үз бәбкәләрен
Җыеп алды куенына.
Китте яңгыр.
Ява, малай,
Нәкъ чиләкләп койган сыман.
Ә юкәдә бер кызылтүш
Кымшанмый да оясыннан.
Китәр иде — куенында
Бар шул аның нәниләре...
Безнең әни кебек икән
Кошларның да әниләре.
Ярканат
Бер Ярканат Кояшка: —
Их син, — дигән, — ни өчен
Кояш булып йөрисең,
Һич яктырта белмисең!
Көндез берни күрсәтми
Миңа синең нурларың.
Булгач-булгач, ник әнә
Ай шикелле булмадың?
Шуннан, — дигән Ярканат, —
Аңла үзең калганын...
Оныткан тик Айның ул
Кояштан нур алганын.
Нишлим икән?
Нинди генә яхшылык
Эшлим икән әнигә?
Аның өчен хат язып
Салыйм микән әбигә?
Идән юышыйм микән,
Керләр уышыйм микән?
Нинди генә эшләрдә
Аңа булышыйм икән?
Тәрәзә төбендәге
Тузанны сөртим микән?
Әллә нәни энемне
Һавада йөртим микән?..
Күтәрелеп карасам,
Әни эшен бетергән!
Кай арада өлгергән,
Бар җирне ялт иттергән!
Балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварында Татарстанның хәзерге Әтнә районы Мамыш авылында крестьян гаиләсендә туган. 1948 елда, Чембулат авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга керә. Училише- ны тәмамлагач, хәзерге Әтнә районының Иске Әҗем җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1954—1960 елларда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. 1963 елдан бирле Казанда яши. Башта ул тугыз ел буе «Ялкын» журналы редакциясендә мәктәпләр бүлеге мөдире, аннары 1972 елдан «Яшь ленинчы* (хәзерге «Сабантуй») газетасында әдәби хезмәткәр һәм әдәбият – сәнгать бүлеге мөдире, 1979—1981 елларда Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы җитәкчесе, 1981—1983 елларда яшьләрнең «Идел» исемле әдәбн альманахы редакторы, аннан соң пенсия яшенә җиткәнче (1993) «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналынын бүлек мөхәррире вазифаларын башкара.
Х.Халиковның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре илленче елларга карый: олылар өчен язган шигырьләре еш кына Арча. Әтнә район газеталарында басыла, соңрак, алтмышынчы еллат башында, яшь шагыйрьнең исеме республика үзәк матбугатында да күренә башлый, шигырьләре «Җырчы чишмә» (1963к «Яшьлек таңы» (1964), «Кайнар хисләр» (1966) кебек күмәк җыентыкларга кертелә. Ниһаять, 1969 елда аның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү?» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. Аннан соң бер-бет артлы басылып чыккан «Шук бабай» (1970), «Тынычлык: гөле» (1971), «Энәбикә» (1973), «Озын колаклы батыр» (1974 k.
«Октябрятлар шәһәре» (1975), «Эшләпәле дуслар» (1976) кебек китаплары белән X. Халиков татар балалар әдәбиятында иң актив эшләүче әдипләрнең берсе булып таныла.
Мәктәптә, балалар матбугатында озак еллар эшләгән тәҗрибәле педагог һәм журналист буларак, X. Халиков балалар психологиясен яхшы белә, аларның уй-хисләрен сизгер йөрәге белән нечкә тоеп, шул арны җанлы тасвир һәм характерлы бала образлары аша шагыйранә үтемле-тәэсирле итеп үзенең яшь укучылары күңеленә җиткерә.
X. Халиковның шигъри иҗаты, тематик эчтәлеге ягыннан нәниләр дөньясын төрле яклап гәүдәләндерүе белән генә түгел, жанр төрлелеге белән дә үзенчәлекле. Балалар психологиясенә аваздаш теге яки бу тормыш детале нигезенә корылып язылган сюжетлы, әкияти, лирик-шаян, юмор характерындагы шигырьләрдән тыш, шагыйрь иҗатында балаларның фантазияләрен баета, эстетик танып белү офыкларын киңәйтә, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлар, табышмаклар, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә торган телшомарткычлар үзенә аерым бер урын алып тора.
X. Халиков — 1973 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты (1998) иде.
Хәкимҗан Халиков 2002 елның 12 февралендә Казанда вафат булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев