Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Убырлы чокырлар, өй һәм абзар ияләре һәм башка хикмәтләр турында

Рәссам-шагыйрь Хәмит Латыйфтан балалар өчен хикмәтле шигырьләр.

СЕРЛЕ САНДЫК

Өй эчендә серле сандык тора күптән.

Шул сандыкка кызыксынып күзем төшкән.

Ни бар? — диеп уйланамын — эчләрендә?

Кайчак күрәм хәтта менә төшләремдә

 

Без бар чакта әби аны бер дә ачмый

Үзе генә калгач аны бары карый.

Нинди серләр бар соң анда, әби? — димен, —

Әйтче миңа шул серләрне, мин дә белим!

 

Әби әйтә: “Анда минем яшь чакларым,

Яшьлектәге мизгелләрнең ак чакларым,

Килен булып төшкән монда вакытларым,

Шатлыкларым белән бергә сагышларым;

 

Минем анда кунак булып йөргән чагым,

Бәйрәмнәрдә камзул ука шәлем тагын;

Сабан туйлар, каз өмәсе, аулак өйләр,

Ашлык чәчкән, печән чапкан вакытларым”.

 

Бабаң белән дөнья көткән елларым, — ди;

Тәпи басып киткән чагы улларның, — ди;

Икмәк басып аш пешергән кичләрем, — ди;

Сабыйларым белән күргән төшләрем”, — ди.

 

Ул сандыкта матур көмеш беләзегем,

Түшләремдә тагып йөргән көмешләрем

Тагын нәрсә әйтим икән сиңа, улым? —

Әйтеләсе-әйтелмәсе күп серләрем...”

 

Менә аның бөтен сере шушы инде.

Хәтерләтә миңа гүя озын көйне;

Түребезгә ямен өстәп әле дә менә,

Серле сандык бизәп тора безнең өйне.

                                1999, 15 декабрь

ӨЙ ИЯСЕ

Өчиледә — өч идән.

Чыгып килә кич өйдән

(Көчкә ди килгән көйдән),

Үзе өч бишмәт кигән;

Буе чүт озын чөйдән,

Үзе чыга ди өйдән.

 

Өчиледә — өч идән.

Кем чыгып йөргән өйдән?

Өстенә бишмәт кигән.

Көчкә ди килгән көйдән

Буе чүт озын чөйдән,

Чыгып килә ди өйдән.

 

Өчиледә — өч идән.

Килә-килә” — ди! белгән! —

Өй иясе” — ди! йөргән.

Менә аны кем күргән? —

Буе чүт озын чөйдән,

Үзе чыга, ди өйдән

           1999, август

 

УБЫРЛЫ ЧОКЫР

Убырлы чокыр.

Нәрсәдер очар,

Уйларны кочар;

Үзеңне тотар —

Кем-кемне отар?!

 

Убырлы чокыр...

Уйларың кызар,

Ниләрдер узар;

Кулларың сузар...

Теләсә — куар,

Теләсә — тотар.

 

Убырлы чокыр! —

Юк нәрсә юктыр!

Теләсәң,тик тор.

Бер нәрсә юктыр —

Әкият шулдыр.

         1999, 3 август

 

КЫРМЫСКАЛА

Кырмыскала” —

Дип атала

Шул урманда

Матур кала.

Эшләп ята

(Бик күп анда),

Яшәп ята

Кырмыскалар —

Тырыш бар да.

 

Кырмыскала —

Матур кала,

Мәшһүр кала!

Бик күп катлы,

Биек башлы

Эшләп ята

Кырмыскала

Эшчән алар —

Кырмыскалар.

 

Кырмыскала —

Бик зур кала.

Анда бара,

Монда бара:

Тырыш алар,

Төзи алар

Бик зур кала —

Кырмыскала.

          1999, 4 август

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәссам-шагыйрь Хәмит Латыйповтан балалар өчен хикмәтле шигырьләр