Тургайлы ягыма
Тургайлы булып яшим шул, Тукайлы булып яшим!
ТУРГАЙЛЫ ЯГЫМА
(Мәрсия)
Тукайлы булып туганмын —
Данлыймын татар телен!
Тургайлы якка
уңганмын —
Назлыймын Хыял гөлен.
Һич армыйм язмыш Языннан:
Гөрселдәсен яшь яшен —
Чиертеп алсын
күңелем сазын
Сабыйлыгым — яшьтәшем!..
Тургайлы булып яшим шул,
Тукайлы булып яшим!
ӨЗЕЛЕП САГЫНАМ
Болыт абзый кунак булды,-
Уйнадык язгы җилдә!
Уйнап туйгач,
кайтып китте:
Эз — яңгыр калды җирдә...
Мин аны
өзелеп
сагынам.
Әти юаткан була:
Шундый дуслар
булса гына,
Инешләр суга тула.
ҖӘЛЛИМ...
Күбәләккә тимим — җәллим:
Болай да гомере кыска...
Очсын камка!
Үз җаена
үрмәләсен кырмыска...
Мин дә чор-мизгелгә генә
Килдем бит бу тормышка.
БАБАМДА КУНАКТА
Бабам сыйлый:
— Мә, бал, кәнфит!
Ә мин балга нәфсем
җуйдым.
Хәтта шоколад кәнфитне
Кире өстәлгә куйдым...
Ни сәбәпме?
Сәбәп гади —
Прәникләр ашап туйдым!
ЕЛАН — КАЕШ
Кара каеш ярда ята.
Кемдер аны югалткан?
Тимә аңа —
булыр хата!..
Еларлар — елан чаккан...
Явыз «каеш»
сузылып ята.
ЯЛКАУЛЫК
Уен, дисәң —
кәеф бик шәп,
Һичбер җитми сабырым!
Эш башланса —
әллә нишләп,
Хәлем бетә, авырыйм...
Әллә нинди ширлек җилләр
Алмаштырган кәефне —
Укып булмый,
язып булмый
Хәтта гади "әлиф"не…
ПЕСИ ДУСТЫМ
Ни күршедән,
ни күседән
Шүрләми песикәем.
Бар дип тә белми урамда
Азган каз-көчекләрне!
Кирәк исә, мине яклап,
Кырыс мырлап та куя.
Нәни дустым
менә нинди
Зиһенле, батыр, уяу!
ПЕСИЛӘРДӘН КӨНЛӘШҮ
Һәр песи — гүзәл төн баласы.
Сер тулы һәр песи күңеле.
Моң сибә,
юлларын яктырта,
Аларны яратып, төн гөле.
Йөриләр назланып түбәдә
Ирекле хыялый песиләр —
Йолдызлар дөньясын
күзаллап,
Мәхәббәт илендә яшиләр!
УТИЗ ИКЕНЧЕ МАРТ ҖЫРЫ
Кара мәче булып йөри
Төн түбәләр үрендә,
Тәрәзләрдә ут кабызып,
Өмет — йөрәк түрендә.
Утыз икенче матр җыры
Яңгырый язлар күгендә,
Бәхет-тылсымга урыннар
Булдырыптыр бүген дә! —
Аңлатып безгә үзенчә
Гүзәллекнең серләрен,
Изгелеккә
битарафның
Уятып күңелләрен.
АК КАЕН
Инде ничәмә-ничә ел
Ак Каенкай — сердәшем
Уртаклаша минем белән
Сөенеч-шатлык,
зар-яшен...
Бүген ачы уйга төштем,
Моңланды күңел күзем:
Мин, үсеп,
чит якка китсәм,
Нишләр Каен берүзе?.
ӘНКӘЙ ТӨСЕ
Болытларда ап-ак керләр:
Кем шулай биек менгән? —
Ул керләрне Нократ-суда
Чайкап, әнкәем элгән.
Алъяпкычы, кулъяулыгы,
Пакъ өленге-сөлгесе!..
Шуннан
аклык
минем өчен
Әнкәмнең изге төсе.
УЙЧАН ӨЯНКЕЛӘР
Уйчан өянкеләр — авылым төсе:
Алар моңы сонда меңьяшәр!
Борма-борма
инеш ярларында
Алар сагыш җырын көйләшә.
Уйчан өянкеләр — авылым төсе,
Хәтерләтә алар әткәйне.
Беләм: әгәр читтә
озак йөрсәм,
Алар мине өзелеп көткәнен...
Уйчан өянкеләр — авылым төсе
Булып гел дә яши белсеннәр!
Соңгы мизгел —
соңгы сулышымда
Күз алдыма, тезелеп, килсеннәр...
АЛТЫН ТЫЛСЫМ
Ябалдашы — алтын чатыр
Көзге каенбикәнең:
Белми идем
алурманның
Алтынстан икәнен.
Алтын коштай алтын яфрак
Оча алтын таңнарда —
Кояшка табынып,
тырышам
Бу тылсымны аңларга!
ИЛАҺИ МИЗГЕЛ
Күкнең көзге күкрәгендә
Көй корабы — ай йоклый.
Моңнар тирбәлә күңелдә -
Уйлатмый бүген юкны!Тыныч. Тымызык.
Төнбоек
Чак елмая шәүләмә.
Чыклар белән юынып узам
Таң атачак җәйләүгә...
БҮРЕЛӘР
Бүреләр ауга чыга да,
Зәһәр улый башлыйлар,
Чөнки ачлыкка түзалмый,
Алар җиләк ашыйлар...
КЫРМЫСКА
Көнозын эшкә бирелгән —
Уенга һич вакыты юк:
Яшәеше шуңа имин,
Тамагы да шуңа тук.
АККОШ
Пар канатын җилпеп куйса —
Тирә-юньдә ак балкыш!
Бигрәк назлы, бигрәк күркәм
Тылсымга ия бу кош.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев