Туган телдә сөйләш, балам!
Туган телдә сөйләш, балам! – Шулдыр изге теләгем! Туган телдән көч, дәрт алып Типсен синең йөрәгең!
Беләсеңме?
Колаклары озын-озын,
Сыймый хәтта ишектән.
Урмандагы хәлләрне
Белеп тора, ишетә.
Арткы аягы зу-ур-зур,
Алгы аяк кыскарак.
Йөгерергә, чабарга
Бармы аннан остарак?
Куак астыннан гына
Тирә-юньне күзәтә.
Нинди җәнлек була ул,
Беләсезме, кем әйтә?
Бишек җыры
Өй түрендә җырлый-җырлый
Эленеп тора бишек.
Әни назын, бишек җырын
Сабый онытсын ничек?!
Әлли-бәлли... Галәм тыңлый,
Илаһи моңда бишек.
Җир тирбәлә, гүзәл моңны
Ишет син, галәм, ишет!
Дөнья буйлап тарала ул,
Кояш нурлары кебек.
Йоклый бала, бишегендә
Таралып, төшләр күреп.
Төш күреп елмая сабый,
Бар белгәне – наз да наз.
Бу елмаю – татлы балкыш,
Күкләрне итә аяз.
Әниләрнең бишек җыры
Галәм түреннән килә.
Һәр бишектә кояш ята
Тибенеп, көлә-көлә.
Әлли-бәлли... Галәм тыңлый
Илаһи бишек җырын.
Назлы бишек җырларыннан
Нурланып торсын җаның!
Жираф турында тагын бер шигырь
Жираф озын аяклы,
Охшаган ул кранга.
Нигә шундый биек ул?
Җавап бирче сорауга.
Африкада агачлар
Үсәләр биек-биек.
Аларның да башлары
Кояшка тора тиеп.
Жираф үрелеп кенә
Яфрак ашап тора.
Маймыл жирафка карап
Маңгаен кашып тора:
Аны телсез калдырган
Озын-озын муендыр.
Кран кадәр гәүдәне
Йөртүе дә кыендыр!..
Карават
Бүлмә безнең карамакта,
Сикерәбез караватта.
И күңелле, көләбез,
Көлә-көлә үләбез.
Төшкәндә дә көләбез,
Көләбез менгәндә дә!
Безнең белән сикерә
Юрганнар, мендәрләр дә.
Башта юрган ертылды,
Аннан мендәр тишелде.
Карават та түзмәде,
Дөбер итте, ишелде.
Инде хәзер көлмибез,
Нишләргә дә белмибез...
Карбыз
Тәгәрмәч кадәрле зур карбыз,
Түгәрәк, яшел үзе.
Сатып алучы күренми,
Карбыз ничә көн түзде.
Үзе авыр, үзе зур,
Кайчан алырлар инде?..
Тәмле карбыз икәнен
Белми калырлар инде.
Кошчык
Бер туктамый тирәмдә
Сайрый гына бер кошчык!
Кошчык димсең?! – Ул Диләрә,
Сөйкемле нәни кызчык!
Кояш
Күршебездә бер кыз яши.
Исеме аның – Кояш!
Балкып, елмаеп йөри ул
Үзе дә кояш булгач.
Ягымлы ул өлкәннәргә,
Иптәш, дус – кечеләргә.
Аның кебек көләч булсын
Җирдә бар кешеләр дә!
Крокодил
Крокодил ярга чыккан,
Чагып алган кычыткан.
Африка… Саванна…
Кычыткан үсми анда!
Бары да үсә анда!
Крокодил ярга чыккан.
Суда йөзеп талчыккан.
Аягы өши чыктан.
Көмеш сыман чык яна,
Үлән, яфрак гел чыкта!
Крокодил елгадан
Сирәк чыга чынлыкта!
Ә бүген иртә ямьле,
Чыклар яна үләндә.
Кояш кыздыра җирне,
Чак та төшми күләгә.
Крокодил борылып
Елгага кереп киткән.
Дулкын иркәләп үткән,
Су керү рәхәт икән!
Нарат
Урман буеннан барам,
Каршымда – биек нарат.
Барган юлымны оныттым
Биек наратка карап.
Оялчан тиен
Бер тиен карап тора
Агачтагы оядан.
«Минем янга төш!» – димен.
Төшми тиен, ояла.
Суык бабай
Суык бабай – шук бабай,
Тавышы юк, тыны юк.
Җырламый да көйләми,
Карт бит инде – моңы юк.
Ә шулай да матурлыкны
Ярата ул, күрә ул.
Агачларга таңнан торып
Көмеш бәсләр элә ул.
Шуклануы – гел бер чама:
Үзенчә кызык итә –
Колакларны чеметкәли,
Битне кызартып китә.
Озак йөрсәң табан астын
Кети-кети уйната.
Күздән яшьләр чыгарып
Керфекләрне чылата.
Җитмәгән җире юк инде,
Барысына өлгерә.
«Суык бабай куа» – диеп,
Әби өйгә йөгерә.
Туган телдә сөйләш, балам!
Туган телдә сөйләш, балам! –
Белеп үс Туган телне!
Туган телдә әйткән сүзләр
Яктыртып торсын йөзне.
Туган телдә сөйләш, балам! –
Ямьле тел, тере, көләч!
Куанам – син туган телдә
Елмаеп сәлам биргәч.
Туган телдә сөйләш, балам! –
Борынгы телебез ул!
Безгә мирас булып җиткән
Меңъяшәр гөлебез ул!
Туган телдә сәйләш, балам! –
Бай тел бит ул, гүзәл ул!
Бабамнар белән бергәләп
Дөньяларны гизгән ул!
Туган телдә сөйләш, балам! –
Шулдыр изге теләгем!
Туган телдән көч, дәрт алып
Типсен синең йөрәгең!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев