Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Туган тел хикмәтләре

Мансур Сафин шигырьләре.

ТУГАН ТЕЛ ХИКМӘТЛӘРЕ

 

«Кайчан» урынына — «качан»,

«Кайтык» урынына — «катык»:

Татар теле дәресендә

Телләр шулкадәр ватык...

Әллә арып баралармы,

Әллә дикъкат тараламы?

Бәлки ул балаларның

«Качан» ашыйсы килә?

Бәлки ул балаларның

«Катык» эчәсе килә?

 

Кем аңлый да,

кем белә -

Телсез телләр тетелә...

 

 

ТӘҮГЕ ЯРАТУ

 

Руслан тәртипсез, диләр...

Шуны, дуслар, белмиләр:

Ул кызны бик ярата —

Шуңа чәчен гел тарта!

 

Орышмагыз, тиргәмәгез —

Тәртипсез түгел лә ул:

Тик сер генә

тота белми

Тынгысыз, шаян уң кул...

 

 

 

МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЕНДӘ

 

Өчпочмакның өч почмагын

Тәмләп-тәмләп ашадык,

Инде «түгәрәкләп» туйгач, -

Өчпочмаклый башладык.

 

Математиканы шулай

Кабатлый торгач — дөрес! —

Тәмле өчпочмак бетүгә

Үткән дә киткән дәрес...

 

АЛА АЛМЫЙМ...

 

Ничәдән ничәне кирәк

Алырга? —

һич соңармыйм!

Җидедән берне? икене? —

Алам, оятка калмыйм:

Мисаллар чишеп,

талмыйм...

Тик алмагач ботагыннан

— буем кыскарак, аңлыйм —

Җимешләр ала алмыйм.

 

 

ТЕЛЕФОННАН СӨЙЛӘШТЕК

 

Инглиз дустым телефоннан

Шалтыратты кичкырын,

Әмма аның сүзләреннән

Аңламадым һичберен.

 

Шулай да, аз-маз сөйләшеп,

Уртак тел таптык икәү —

Аларда да «Йокла!» сүзе

Безнеңчә «Бай-бай!» икән.

 

ХӘЕРЛЕ ИРТӘ

 

Хәерле иртә! Хәерле...

— Кем аңа биргән хәер?

Гадәти уйларны өзә

Шушы гади сүз... Сәер!

 

Хәерле иртә. Хәерле...

Догасын кем укыган?

Әллә инде кояш үзе

Хәергә сәҗдә кылган?!

 

 

СӘЕР ЧӘЧКӘ

 

1.

 

Өмет дигән сәер чәчкә

Йөрәккә утын чәчкән —

Хәзер инде янгын урый,

Телгәләп җанны эстән...

 

2.

 

Убырут чәнечкеләре

Җәйне искә төшерә,-

Бирми алар

шыр салкында

Күңелләргә өшергә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев