Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Туган көн бәлеше

Рәшит Бәшәрнең туган көне, аңа 75 яшь тулды.

Күренекле язучы, шагыйрь Рәшит абый Бәшәрне туган көне, 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. 

Минем өем
Татар телем — туган телем,
Бик кадерле телем минем.
Нинди матур сүзләр бит ул:
Әнием, әтием, өем!
Минем бик-бик якты өем
Эчендә би-ик зур илнең.
Тәрәз төбендә шул өйнең
Чәчкә аткан чагы гөлнең.
Чәчкә аткан шул гөлләргә
Сулар сибә сеңлем минем.
Ак җәймәле караватта
Бармак имеп ята энем.


Мин телләр өйрәнәм
Әтием урыс минем,
Татар минем әнием.
«Әни!» диеп, татарча
Ачылган телем минем.
Татарча да сөйләшәм,
Урысча да сөйләшәм.
Кош сайратам телемдә,
Мин сөенеч өләшәм.
Инглизчә дә беләм,
Әти-әнием көләч.
Телләр өйрәнү җиңел,
Татарчаны шәп белгәч.
Илләр дә күп, телләр дә,
Ләкин һәркем беләдер:
Әни теле — туган тел,
Иң газиз тел — бердәнбер!
Иртүк кояш иң элек
Минем тәрәзгә килә.
Бу өйдә ул сөйкемле
Бер кыз яшәвен белә.


Тай йөздерүче малай
Яшел талга яшь тай үрелә,
Бәкәленә үлән урала.
Балык йөзә бәкәл тирәли,
Тай сыртына малай үрмәли.
Чупылдата суны, кешни тай,
Тимер авызлыгын тешли тай.
Тартып куя малай йөгәнне,
Ишетә тай: «На! На!» — дигәнне.
Йөзеп кереп китә тирәнгә,
Тими төпкә тояк. Тирән лә!
Йөзә суда тайның яллары,
Ерак калды елга таллары.
Рәхәт итеп янә кешни тай,
Кояш тәңкәләрен тешли тай.
Малай аңа иркә эндәшә,
Йөзеп бара үзе янәшә.
Кояш уйный ирен читендә,
Сипкел артыр инде битендә.
Сары комда ята күн ияр,
Сыгылмалы талны җил ияр.


Карабодай басуы
Агып ята җәелеп,
Офыкка ага бугай —
Күбекле елга сыман
Басуда карабодай.
Гади күбек түгел бу,
Бу күбек ‒ баллы күбек.
Кортларның канатыннан
Бал тамып кала кебек.
Зәңгәр күзле Илгизәр
Үләннәргә тезләнгән.
Кортлар монда йөзләгән,
Бал таба шул эзләнгән.
Оча алар тыз да быз,
Безелди дә безелди.
Газиз абзый тиз-тиз-тиз
Җитез атын тезгенли.
Корт чагар дип куркамы?
Ат чабар дип куркамы?
Аты һаваны исни,
Бик озак итеп исни.
Исни-исни дә аннан
Бик тәмле итеп кешни.
Бал кортлары өзлексез
Безелди дә безелди.
Ә ат кортларны күзли.
Юкка чыкты Илгизәр.
Ул, мөгаен, басуда
Кәрәзле балны эзли.


Туган көн бәлеше
Томалап килде әти
Мунчабызның төннеген: 
— Чабынып кына, улым,
Ята торган көн бүген!..
Арыды ул төзәтеп 
Комбайн двигателен.
Алмагач ботагына
Элде юеш күлмәген.
Әни күренде шулчак,
Кулында — ап-ак чүмеч: 
— Кара тиргә баткансың,
Мә, тәмләп салкын су эч!
Бәлешем пешеп ята...
Шәпләп мунча керегез,
Чыгып бетсен керегез,
Туган көнең ләбаса,
Соңламагыз, керегез!
Ә әтием елмаеп
Кочаклады әнине,
Башымнан сөйде мине: 
— Туган көн килә, китә,
Басуда бодай көтә.
Урасым бар, сугасым,
Бу көнем әрәм үтә...
Кич җиткәндә әтием
Комбайнга җан кертте.
Әтинең туган көне
Ишегалдында үтте.
Инде мунча керәбез.
Бертуктамый көнозын
Эшләгәнгә күрә без,
Әни пешергән бәлеш
Тәмле булыр, беләбез!


Малай, бабай һәм көчек
Юл. Таяк. Малай.
Чокыр һәм көчек.
Ком. Чиләк. Бабай.
Комны таякка
Тутырды малай.
Юлны көчеккә
Тоттырды бабай.
Әй, түгел алай!
Комны таяктан 
Бушатты малай.
Комны көчеккә
Ашатты бабай.
Әй, түгел алай!
Көчекне юлга
Бәйләде малай.
Көчек тирәли
Әйләнде бабай.
Әй, түгел алай!
Ул менә болай:
Комны чиләккә
Тутырды малай.
Һәм юлда уйнап
Утырды малай.
Юл буйлап китте
Таяклы бабай.
Чокырны күрми
Атлар бит бабай.
Чокырга төшсә,
Егылыр бабай.
Көләр бит малай,
Гарьләнер бабай.
Бабай артыннан
Йөгерде көчек.
Чиләкле малай
Өлгерер ничек?
Өлгерде малай.
Комны чокырга
Бушатты малай.
Эшләгән эшен
Ошатты болай.
Малай һәм бабай
Китеп бардылар
Тип-тигез юлдан.
Ә көчек чаба
Әнә... иң алдан. 


Үзгә ямь
Болында йөри-йөри
Арган бугай бүген дә,
Зәңгәр күлмәкле малай
Ята каен төбендә.
Сызгыра каен тузы,
Үлән селкенеп куя.
Сайрап җибәрә кинәт
Куелыктагы оя.
Ап-ак нурлар сузылган
Җиләк тулы тырыска.
Ак кәүсә буйлап өскә
Йөгерә бер кырмыска.
Сайрар кошлар ял иткән
Ояга менмәкчедер.
Кош канатына кунып
Очып ук китмәкчедер.
Китсен соң, иренмәсен,
Чит-ят җирләрдә йөрсен.
Ул илдәге кошларны,
Төрле бөҗәкне күрсен.
Каен үскән болынга
Тик кире кайта күрсен,
Кунакка ул һичшиксез
Алып кайтыр берәрсен.
Илгә кайтып җиткәч тә
Ул илгизәр кырмыска
Каен тузы сызгыртып
Кереп басар тырыска.
Тырыс тулы җиләк тә,
Тырыс та бүтән булыр,
Каен төбендә яткан
Малай да бүтән булыр.
Дөнья үзгәреп торыр.
Каен тузлары гына
Җилдә сызгырып торыр.


Бәйрәм әтәче
Сабантуй озак барды.
Колгадагы әтәч тә
Сабантуй карап арды.
Озын шома колгага
Табылмады менүче,
Әтәчкә үрелүче.
Инде тәмам кич җиткәч,
Эчәсе килеп беткәч,
Очты да китте әтәч.
Тамак кипкән, хәл беткән,
Атлый әнә урамнан,
Кичке нурга уралган.
Өенә кайтты көчкә,
Капка астыннан гына
Шуышып керде эчкә.
Ишегалдында, эчтә
Каршылады әтәчне
Су тулы имән мичкә.
Су эчте, гайрәтләнде,
Шап-шоп канат кагынды,
Яңгыратты авылны: 
— Кик-ри-и-күк, ки-ри-күк!
Йоклап ятмагыз берүк,
Йолдыз чыкканны күрик!
Әтәчне көтә-көтә
Черем иткән тавыклар
Шаулашты кетәклектә: 
— Йокламадык, ник йоклыйк,
Синең кайтканны көттек.
Кыт-кыт-кытыйк, кыт-кытыйк!


Тыныч йокы
Шаулап тынды агачлар,
Әкренләп сүнә якты.
Абзарында яшь үгез
Инде йокларга ятты.
Көтүдән кайтып кергәч,
Аны әллә корт чакты?
Чирәмдәге чүлмәкне
Тибеп ватканга чаклы
Тоягыннан ут чәчеп
Ишегалдында чапты.
Кара сыер яратып
Ялый аның маңгаен.
Шулай йоклата бит ул
Сүз тыңламас малаен.


Урман иртәсе
Каенның иң очында
Кырмыска басып тора,
Кояш кайчан чыгар дип,
Авызын ачып тора.
Ә кояш әллә кайда
Чыкмыйча качып тора,
Кырмыскабыз аптырап
Маңгаен кашып тора.
Талгын җилләр урманнан
Бал исен ташып тора,
Кырмыскабыз каеннан
Җиргә дә төшеп тора.
Салкын чыкта коенса,
Дерелдәп өшеп тора,
Яфрак астына посып,
Бераз бөрешеп тора.
Чыкты кояш, нур акты,
Гөлләр көлешеп тора,
Кырмыскабыз һәр бөҗәк
Белән күрешеп тора.
Хәерле иртә теләп,
Хәлләр белешеп тора,
Тирә-якка нур чәчеп,
Җылы өлешеп тора,
Кырмыскага бу гамәл
Бик тә килешеп тора.
Ак кәүсәгә орынып
Җиләкләр пешеп тора,
Суп-сусыл тәлгәшләргә
Ал нурлар төшеп тора.
Каен суы җиләккә
Тып та тып тамып тора,
Күбәләкләр, шөпшәләр
Су тәмен татып тора.
Кырмыскабыз шул суда
Тезеннән батып тора.
Каен бит җиргә ауган —
Каен бит ятып тора.
Бөдрәләрен үләнгә
Таратып салган бит ул.
Кояш чыгуын бүген
Күрмичә калган бит ул.


Күрше кызы
Күзем төште: ул бүген
Тагын да чибәрләнгән.
Яңгыр юган вак ташка
Су тамды чиләгеннән.
Матур кызга ияреп
Кайтып килә песи дә.
Өреп торган көчеккә
Китми аның исе дә.
Песие калмый кыздан
Барса да кая гына.
Әнә тагын мияулап
Сыенды аягына.
Җемелди кояш кызның
Тамчылы алкасында.
Кулын сузды елмаеп
Чәчәкле капкасына.
Чишмәдән күлмәгенә
Күбәләк кунып кайткан.
Гөлле бакча. Бакчада
Сиреньнәр чәчәк аткан.
Сиреньнәр дә кыз сыман
Киенгәннәр ап-актан.
Капка ачык. Әнисе
Ишегалдына дәшә: 
— Чәй эчәргә Рузилне
Өйгә чакыр, Миләүшә!
Инде Миләүшә белән
Мин дә атлыйм янәшә. 
— Мияу! Мин уяу! — Песи
Әллә миннән көнләшә?
Миләүшәне күзәтеп
Яннан бераз бара да,
Килә дә керә аннан
Икебезнең арага.


Йолдызлы кар
Чулпан йолдыздан ары
Якты йолдызлар бардыр.
Анда яшел җир бардыр,
Таулар, диңгезләр бардыр.
Таң да атадыр көлеп,
Килеп җитәдер кич тә.
Малайлары минем күк
Йоклап китәдер көчкә.
Саташалардыр төштә
Кызларның чәчен тартып.
Ачуланмыйдыр кызлар,
Елмаядыр яратып.
Ул малайлар көн буе
Уйныйдыр компьютерда.
Кунакка очалардыр
Айга һәм Юпитерга.
Ул илдә дә урамда
Суык бабай йөридер.
Оясына качкан эт
Иренәдер, өрмидер.
Өшегән һәр агачны
Шартлатадыр ул бабай.
Оясыннан баш тыгып
Каранадыр Алабай.
Минем кебек бер малай,
Күзләп якты йолдызны,
Урам буйлап җитәкләп
Кайта микән бер кызны?
Салкын микән анда да?
Монда салкын. Бит кызды.
Авызлардан чыккан пар
Очып китә йолдызга.
Мин йолдызлы кар сибәм
Янәшәмдәге кызга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев