Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Туган ил турында шигырьләр

Гөлбакчадай ямьле була бары Туган җир генә.

Мин яратам сине, Татарстан

Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам.

Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,

Горур халкың өчен яратам.

Җан эретә торган әнкәм теле —

Татар телең өчен яратам.

Арыш кырың, урманнарың өчен,

Тугайларың өчен яратам.

Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,

Җәлилләрең өчен яратам.

Роберт Рәкыйпов


Татарстан байрагы

Җилфер-җилфер итә байрагыбыз,

Ниләр сөйли соң ул җилләргә? —

Көрәшүче татар халкыннан ул

Сәлам әйтә азат илләргә...

Өч төс балкый безнең бу байракта:

Ак төс — безнең намус төсебез.

Яшел төсе — безнең яшәү төсе,

Кызылында чагыла көчебез.

Җилфер-җилфер итә безнең байрак,

Элеп куйдык аны биеккә.

Дөнья безнең шушы байрак аша

Омтылышны күрсен иреккә.

Фәнис Яруллин


Туган җир

Сандугачкай, сайра, сайра,

Котлап язгы таңнарны.

Туган җирдәй гүзәл җирләр

Дөньяда тагын бармы?

Күрче, дөнья нинди матур,

Тирә-ягың гөл генә.

Гөлбакчадай ямьле була

Бары Туган җир генә.

Резеда Вәлиева


Сөембикә манарасы

Кремльнең эчендә

Биек, биек, биеккә

Ашкан бер манара бар,

Исеме — Сөембикә...

Балкып тора алтын ай

Шул манара очында.

Карыйсы килә кереп —

Ни бар икән эчендә?

Их, бер күрәсе иде,

Очып менәсе иде!

Шул биек манараның

Серен беләсе иде!..

Бик борынгы манара,

Исеме — Сөембикә.

Беләсебез бик килә:

Кем икән ул, кем икән?..

Хәзер үк әйтим микән,

Хәзер үк сөйлим микән? —

Патшабикә-ханбикә

Булган ул Сөембикә...

Сөекле бикә булган,

Сөйкемле бикә булган.

Җырларымда җырланган,

Бәет итеп укылган...

Аннан тагын ни булган?

Бик тә беләсе килә...

Шул манара очына

Очып менәсе килә!..

Лена Шагыйръҗан


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев