Төнге хикәят
Кузгалды бабам, шул чак күкрәгендә орденнар чылтырап куйды сыман...
— Бәбәйгә бишек кирәк,
Бабайга таяк кирәк,
Сез юеш борыннарга
Чабарга аяк кирәк.
Сезгә, олан, ат та ат,
Сезгә бит таяк та ат.
Әгәр ат тәтемәсә,
Ияреңне кочып ят.
Иярең булса, атың
Чабып килер үзе бер.
Тыңла, олан, ач күзең,
Күңелнең дә күзе бар.
Ышанасыңмы син, олан,
Каеннар уйлый белә,
Гөлләр көрәшә белә —
Бар да сөйләшә белә.
Дошманнар алды урап,
Ут бөркеп яна тугай.
Ауды унтугыз бөркет,
Тугайда мин берүзем.
Ә дошман һаман килә,
Килә ул миңа таба,
Үлеп барам, иккүзем.
Каным ага үләнгә,
Каным кайнарлыгыннан
Чәчәкләр эреп тама.
Идел кичми ир булмый,
Куркак егет ир булмый.
Күзләрем күрә әле,
Кулларым мине тыңлый.
Шулай, олан, үлсәң үл,
Алып үл тик яхшы ат.
Куркак булып яшәүдән
Данлы үлем яхшырак.
Ә дошман килә... килә...
Саташу аша көләм.
Унтугыз егет яуга
Чакыра мине, беләм.
Кинәт...
— Хәлең ничек, сугышчым?
Гөлләр телгә килделәр.
Автоматым дустымны
Җирдән алып бирделәр.
Яшь кызлар кебек кенә
Сыгылды да ак каен
Кочаклап алды мине
Һәм күтәрде башкаем.
Тойган кебек булдым мин
Тирбәнүен бишекнең.
Хикмәт, олан, чишмәнең
Челтерәвен ишеттем.
Чишмә юк иде янда,
Кайдан агып килгәндер?
Яралы барын чишмә
Белгәндер шул, белгәндер.
— Сусадыңмы, лачыным,
Тидер, әйдә, иренең.
Йөрәге алтын була
Илен яраткан ирнең.
Шулай диде дә чишмә
Су койды минем йөзгә.
Иркенәйде сулышым,
Җиңеләйде кулларым,
Әй... Аңлатып булмас сезгә.
Ярамны юды чишмә,
Кан туктады агудан.
Ә дошман килә... килә...
Теш кысылган ачудан.
Бастым, олан, чакмага,
Кычкырдым: — Ур-ра! — диеп.
Сөеп карады гөлләр
Дошманны ура диеп.
Әй урдым соң, әй урдым,
Яталар өелешеп.
Тагын җуйдым аңымны.
Иркәләп кенә чишмә
Чылатты яңагымны.
— Бас аякка, балакай! —
Башымнан сыйпый җилләр.
— Без сиңа әниеңнән
Хат алып килдек,— диләр.
Җилләр укыйлар хатны,
Хыялым илгә кайтты.
И әни...әни...
Батист яулык иңендә,
Бер моңая, бер көлә.
Җып-җылы кулларыннан
Ипи исе бөркелә.
Үзен күрмим, эндәшә,
Эндәшә җил телендә:
— Җиңеп кайтуың, балам,
Бар да көтә илеңдә!
Хәл керде миңа тәмам...
Җилләр кунган каенга.
Җилләр илдән китергән
Әнкәй хаты куенда.
Дуслар килеп җиткәннәр,
Мине алып киткәннәр...
Менә, олан, сөйләдем,
Бер хикәят көйләдем,
Сугышларга нәфрәтем
Йодрык итеп төйнәдем.
Әфсен-төфсен,
Җитеп торсын,
Ай утыра киртәдә.
Тагын берәр хикәят
Сөйләрмен мин иртәгә.
...Тыңлады төнге авыл,
Авыл да уйлы сыман.
Кузгалды бабам, шул чак
Күкрәгендә орденнар
Чылтырап куйды сыман.
Мин утырам тын гына,
Атлар кешни болында.
Коела йолдыз туп-туры
Безнең өй кыегына.
Рәшит Бәшәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев