Көмеш кыңгырау

Әткәйгә хат

Рәдиф Гаташ шигыре.

Әткәй мине бик бай кеше иткән:
Бар дөньяны миңа калдырган;
Якты булсын өчен юлларымда,
Баш очымда кояш яндырган.

— Сакла, — дигән, —
җирнең матурлыгын
Һәм матурлык өстә үзеңнән!
Үзеңчә бар алга һәм шулай ук
Өлкәннәрнең чыкма сүзеннән.

Газиз булсын сиңа туган туфрак,
Хәтта аның кара ташы да;
Ташларны бит үзең шомартырсың,
Эш коралым сиңа тапшырам...

Әткәй! Эшегезне дәвам итеп,
Бүген
Елмаябыз килер таңнарга;
Юлда туктап, сагынып искә алу -
Һәйкәл булсын сезнең җаннарга.

Еллар үтәр.
Яңа уллар басар
Замананың алгы постына.
Ышан: исән килеш
Тапшырырбыз Җирне алар кулына!
Һәм мин
Калдырырмын синнән алган урыным
Каны белән синең нәселең — улыма,
Мине дәвам итәр дустыма!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: