Көмеш кыңгырау

Әтине мин көтәм

Кайтып керер әти, Әниемне үбәр, Мине күккә чөяр...

Теләсәң эш табыла

Иртә торгач, гөлләремә

Сулар сибәм һәр көнне.

Аның матур чәчәкләре

Сокландыра һәркемне.

Курчаклар чиста булсын дип,

Ал арның керен уам.

Ашап-эчкәч, һәрвакытта

Чынаягымны юам.

Оста кулларга һәрвакыт

Теләсәң эш табыла.

Эш эшләгәч тәмле була

Аш та, чәй дә табында.

Мәрзия Фәйзуллина

 

Дусларың гына булсын

Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була —

Дусларың гына булсын!

Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып-көлеп була —

Дусларың гына булсын!

Рөстәм Мингалим

 

Куыш уйнаганда

Әй чабабыз, чабабыз,

Якын гына арабыз.

Абый әйтә: «Тотам,— ди,—

Бер кабам да йотам,— ди.—

Хи-хи-хи, ха-ха-ха!

Бер кабам да йотам»,— ди!

Чатыр-чытыр, чытырман,

—  Юк,— мин әйтәм,— тоттырмам!

—  Ә мин бирмәм сүземне,

Менә тоттым үзеңне!

Хи-хи-хи, ха-ха-ха!

Менә тоттым үзеңне!

Әй чабабыз, чабабыз,

Бер дә уйнап армабыз!

Очып кына икәү бергә,

Айны менеп карарбыз!

Хи-хи-хи, ха-ха-ха!

Айны менеп карарбыз!

Әминә Бикчәнтәева

 

Кадерлә син китапны

Китап — киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы —

Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син,

Керле кул белән аны

Беркайчан да тотма син.

Ул яратмый пычракны —

Керне, тузанны, тапны,

Саф, керсез күңлең белән

Бик чиста тот китапны.

Көн дә укы син аны:

Китап — якын дустың ул,

Синең сорауларыңа

Җавап биреп торсын ул!

Хәсән Шабанов

 

Сызыклы уен

Гел уйныйбыз «сызыклы»,

Бу уен бик кызыклы,

Уен шарты бер генә —

Сикергәли бел генә.

Зур шакмаклар сызабыз,

Күзне йомып узабыз,

Бер аяклап атларга,

Тигезлекне сакларга,

Сызыкларга басмаска,

Күзләреңне ачмаска.

Шундый уен «сызыклы»,

Уйнавы бик кызыклы.

Заһирә Гомәрова

 

Әти кайтыр эштән...

Һәммәсе дә әзер:

Чәй кайнаган күптән,

Мичтә бәлеш пешкән..

Тик әтинең кайтып

Җитәсе бар эштән.

Тынлык. Сәгать кенә

Тек-тек килә өйдә.

Барыбыз да көтә:

Әни, мин, кечкенә

Миләүшә бишектә.

Кайтып керер әти,

Әниемне үбәр,

Мине күккә чөяр.

Бишегеннән алып,

Миләүшәне сөяр.

Идән юганымны,

Су китергәнемне

Әни аңа сөйләр.

И сөенер әти,

Улым уңган, дияр!

Сагынып, зарыгып

Барыбыздан битәр

Әтине мин көтәм:

Ул кайтудан да зур

Шатлык бармы икән,

Бу дөньяда бүтән?..

Ямаш Игәнәй

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: