Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тик барыбер... Яратам мин аларны!

Роберт абый Миңнуллинның «Малай-шалайлар» китабына кергән шигырьләре.

БЕЛӘ ИКӘН

Олымы ул, кечеме ул,

Сөйләшсә дә кем белән,

Бөтен белгәне Айратның:

«Мин беләм!» дә «Мин беләм!»

Малайлар бергә җыелып

Сөйләшсәләр берәр ни,

Тыңламый да әйтә Айрат:

- Беләм инде, беләм! - ди. -

Миңа акыл өйрәтмәгез,

Тыңларга да теләмим.

Сез белгәнне, сез күргәнне

Әллә кайчан беләм мин!

-  Ни беләсең, Айрат? - дибез.

-  Барысын да беләм! - ди.

- Берни белмисең бит, - дибез.

Айрат ике уйлап тормый:

- Анысын да беләм, - ди.


СИН НИНДИ МАЛАЙ?

(Аптыраткыч)

Мин яратмыйм сине, чөнки

Син - артык яхшы малай.

Ләкин миңа ошыйсың син -

Син бит бик шакшы малай.

Күрәсем дә килми сине,

Син - бигрәк ипле малай.

Синең белән дуслашалмыйм,

Син - бик тәртипле малай.

Син бик батыр йөрәкледер,

Чөнки син - көчсез малай.

Кызлар сиңа сокланадыр -

Син бит бер тешсез малай.

Әниең дә яратмыйдыр -

Син ай-яй чиста, малай!

Юк, әйбәт син - ялкаулыкка

Син бит иң оста малай.

Өстәвенә малайларны

Син оста алдалыйсың.

Мактарлык малай түгел син

Юморны аңламыйсың.

Кызлар тел күрсәтсәләр дә

Елыйсыңдыр әле син.

Бу шигырьне дә җитди дип

Уйлыйсындыр әле син?!


КАЧЫШЛЫ УЙНАГАНДА

Бар да мине эзлиләр:

Янда гына гөжлиләр!

Тирә-якны таптыйлар,

Кая гына чапмыйлар,

Кая гына бакмыйлар,

Мине генә тапмыйлар...

Ә мин ятам тын гына,

Шыпырт кына, шым гына.

 Көтеп ятам тик кенә -

Тапмыйлар соң ник кенә?!

Болытлар да каралды -

Төшә бугай караңгы.

Туңдыра да нигәдер,

Рәхәт урын - өйдәдер!

Була ла ул чыдарга,

Кирәк ләкин чыгарга!

Чыксам... Кайтып киткәннәр,

Таралышып беткәннәр,

Мине мәзәк иткәннәр...

Итсәләр соң, итсеннәр,

Китсәләр соң, китсеннәр,

Шәп иттек, дип йөрсеннәр.

Рәхәтләнеп көлсеннәр,

Ләкин шуны белсеннәр:

Җиңдем мин -

Отылмадым,

Барыбер

Тотылмадым!

Вәт!


БАРЫБЕР

Әтием дә, әнием дә

Мине һәрчак тиргиләр.

Шаярасы килгән чакта,

«Шаяр, улым!» димиләр.

Әллә ниләр белә алар,

Ә мине өйрәтмиләр.

Ә кайчакта иң кызыклы

Кинога ияртмиләр.

Әле кинога йөрергә

Мин бәләкәй, имеш тә,

Кызгансыннар диеп, аннан

Елыйм малай килеш тә.

Бик теләгәч, елатсыннар,

Теләгәч, орышсыннар.

Минем алда усал, җитди

Булырга тырышсыннар.

Карасыннар минсез генә

Иң кызык киноларны.

Карасыннар... Тик барыбер

Яратам мин аларны!


КӘНФИТКӘ АЛЫШТЫРГАН

Әлфит

Кәнфит яраткан, ди,

Тик сөймәгән тәнкыйтьне.

Ялт иттереп куя икән

Өстәлдәге кәнфитне!

Шуннан кәнфитләр, җыелып,

Үзара киңәшкәннәр,

Әлфитне нишләтергә, дип,

Бик озак сөйләшкәннәр.

- Әлфит нәфесен һаман да

Тыя алмый, - дигәннәр. -

Болай булса, Җир шарында

Кәнфит калмый! - дигәннәр.

Кәнфитләр сөйләшүдән соң

Кызык эшлиләр икән:

Әлфит кәнфит капса, аның

Тешен тешлиләр икән!

Әлфитнең яшереп кенә

Кәнфит кабуы була -

Әл-лә-лә-лә!..

 Ай-яй-яй-яй!

Телсез калуы була!

Тешләренең сызлавын

Берни дә басмаган, ди...

Ә берзаман тешләре

Сызламый башлаган, ди.

Шунда гына Әлфитебез

Рәхәтләнеп көләлгән.

Әй сөенгән, әй сикергән

Һәм көзгегә төбәлгән.

Хикмәтнең нидә икәнен

Шунда гына аңлаган:

Авыртырга...

Авызында

Бер теше дә калмаган!

Шулай итеп, ул тешләрен

Алыштырган... кәнфиткә.

Әллә малай...

Әллә бабай...

Кем дип дәшик Әлфиткә?!


ӘЛЛӘ МИН ГАЯЗ МИКӘН?

Минем

Исемем Аяз,

Ә Гаязныкы - Гаяз.

Икебез дә көчле без,

Икебез бертөсле без.

Гаязның сөйләве дә

Минекенә тартымрак.

Тик менә Гаяз миннән

Бер хәрефкә артыграк.

Бер үк безнең яшебез

Безгә дөрес дәшегез!

Юкса аералмыйлар,

Бутамыйча калмыйлар.

Гаязга «Аяз» диләр,

Миңа гел «Гаяз» диләр.

Берәр мутлык булдымы,

Гаяз шуклык кылдымы,

Инде кызык итәләр -

Миңа килеп җитәләр.

Күз ачарга бирмиләр -

Гаяз өчен тиргиләр.

Минем Аяз икәнне

Әйтерсең лә белмиләр..

Кайчак уйлап та куям:

Дөрестән дә, әллә, дим,

 Гаяз микән әллә мин?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев