Көмеш кыңгырау

Әти төсле!

Роберт абый Миңнуллинның әтиләр, бабайларга багышланган шигырьләре.

Әти палас кага

Сызгана да җиңнәрен,

Ала да сыек чыбык,

Кыйный әти...  паласны,

Урамга алып чыгып.

Урамда уйнап йөргән

Малайлар, кыз балалар

Үрле-кырлы сикергән

Паласны кызганалар.

Әти көлә: «Бу палас

Тузанланып беткән, - ди, -

Тузаннарын кагарга

Кирәк булган күптән!» -ди.

Мин дә бит, үч иткәндәй,

Тузанга кергән идем,

Урамдагы тузанны

Туздырып йөргән идем.

Әтием палас кага,

Миңа да күз салгалый.

Бер паласка, бер миңа

Карап-карап алгалый.

Ахры, минем тузанны да

Каккаларга чамалый!

 

Кем нәрсә тарта?

Тегермәнче минем әти -

Тегермәндә ул он тарта.

Абыйны да шунда кыстый -

Көн дә аның кылын тарта.

Ләкин абый гел баш тарта: -

«КамАЗ»ым бик кызганыч, - ди,-

Әле эшли торган эшем

Күңел тарта торган эш, - ди.

Клуб идәне дер селкенә

Минем абый биегәндә.

Ул бит Алып батыр кебек -

Ун пот тарта ким дигәндә!

Клубка китте ул бүген дә.

Тышта берәү гармун тарта.

Шул гармунны тыңлый-тыңлый,

Апам тиз-тиз сөрмә тарта.

Ә мине кич чыгармыйлар -

Җәйгән әни урынымны.

Чыгармыйлар, шуңа күрә

Тартып ятам...  борынымны.

 

Бабай кебек

Бабай әйтә:

«Мин гел күрәм

Кояшның туганын, - ди, -

Кояш чыкканын күргәнгә

Бәхетле булганмын!» - ди.

Мин дә бабайга охшаган,

Соң торганым юк минем -

Кояш чыкканын карыйм да

Аннан...  тагын йоклыймын!

 

Туган илнең улы мин!

Бабайның да

Улы мин,

Әбинең дә

Улы мин,

Әтинең дә

Улы мин,

Әнинең дә

Улы мин-

Аларның уң

Кулы мин!

Бабай кебек

Булырмын,

Әби кебек

Булырмын,

Әти кебек

Булырмын,

Әни кебек

Булырмын -

Бернигә дә

Карамый.

Шулай булмый

Ярамый! -

Соң бит инде

Олы мин,

ТУГАН ИЛНЕҢ УЛЫ МИН!

 

Малайлар сөйләшә

- Мин үскәч абый булам,

Аннары бабай булам!

- Ә мин бабай булгач та

Гел әйбәт малай булам!

- Мин үзем әти булам!

- Ә мин дәү әти булам!

- Үскәч кем буласымны

Мин әле әйтми торам!

- Мин батыр солдат булам!

- Ә мин космонавт булам!

- Ә мин Третьяк булам,

Капкада сакта торам!

-  Ә мин корыч коючы,

Чуен коючы булам!

- Мин күз буучы булам!

- Ә мин аучы булам да

Көн дә йөрим сунарга!

- Ә мин белмим, әнидән

Онытканмын сорарга.

- Ә мин бик озын булам,

Үсәм әле тагы да!

- Ә мин начальник булам,

Йөрим «Волга»да гына!

- Ә мин кибетче булам

Яисә итче булам!

- Ә мин бик кочле булам,

Әтием төсле булам!

- Мин комбайнчы булам,

Кырда иген урырга!

- Ә миңа әни, үскәч,

Куша Кеше булырга!

 

Әти төсле!

Әти бик тә кыюсыз,

Бик бәләкәй һәм чандыр

Малай булган

Кайчандыр.

Соңга да калгалаган,

Шелтә дә алгалаган.

Бик яраткан уйнарга.

Кайда гына йөрмәгән,

Өйгә кайтып

Кермәгән!

Бик соң торган

Йокыдан,

Чөнки төннәр буена

Качып китап укыган.

Бервакытны тарихтан

Алган ул хәтта «өчле»...

Мин дә нәкъ

Әти төсле!

Рәхәт минем әтигә -

Бар исеме, бар даны!

«Кешелекле кеше!» дип

Мактыйлар бар да аны.

Минем әти мактаулы

Үзенең эшендә дә -

Өр-яңа орден балкый

Әтинең түшендә дә!

Гел әйбәт сүзләр йөри

Әтиемә карата.

Аны бар да хөрмәтли,

Аны бар да ярата.

Ул - Сабантуй батыры!

Ул - гайрәтле!

Ул - көчле!

Мин дә нәкъ

 Әти төсле!

 

Бездәге машиналар

(Ш. Галиевчәрәк)

Борылып йөрергә дә

Урын юк өебездә.

Күрегез килегез дә -

Машина өе бездә!

Әти ташый машина:

Кырыну машинасы,

Кер уу машинасы,

Май язу машинасы,

Һәм тегц машинасы,

Һәм язу машинасы,

Җилләткеч һәм суыткыч,

Аннан тузан суырткыч,

Утын кисә торганы,

Тимер тишә торганы...

Әти  көн дә эштән соң,

Кайчагында төштән соң

Мәш килә шулар белән:

Я сүтә берәм-берәм,

Я җыя да я майлый,

Нәрсәләрендер җайлый...

Машиналары гына

Уйламый да эшләргә.

Җитми  кала кичләр дә,

Тик эшләми берсе дә -

Әти белми  нишләргә.

Шуннан ачулана да

Барсын да җыя башлый.

Машинага сала да

Ремонтка илтеп ташлый.

Ә шуннан берәр айдан

Колаклар бераз тынгач,

Беразга тынып торгач,

Яңадан барып кайта -

Бөтен машиналарын

Яңадан алып кайта.

Ләкин машиналары

Бераз гына эшли дә,

Би-ик аз гына эшли дә,

Тагын эшләми башлый.

Әтием башын кашый,

Күлмәген салып ташлый,

Җиңнәрен сызгана да

Тагын төзәтә башлый.

Бөтен машиналарын да

Сүтә дә тарата ул -

Минем кебек тимер белән

Уйнарга ярата ул!

 

Тынычлыкның туган көне

Минем бабай орденнарын,

Медальләрен

Такты бүген.

Ялт-йолт итеп тора алар -

Шуңа күрә

Якты бүген!

Бүген бигрәк егетләрчә,

Солдатларча

Атлый бабам.

Бабам белән җитәкләшеп

Мин парадка

Бүген барам!

Җиңүчеләр кебек итеп

Атлыйм мин дә,

Атлый ул да.

«Син - батыр!» - дим мин бабама,

«Син - батыр!» - дип

Мактый ул да.

Ул иң батыр солдат булган,

Мин дә солдат

Булачакмын!

Бабам тыныч ял итсен дип,

Ил чигендә

Торачакмын!

Борчылмагыз!

Үсеп килә

Батырларның

Оныклары.

Бабайларның батырлыгын

Бер малай да

Онытмады!

Иртә тусам, мин үзем дә

Бабам кебек

Булыр идем...

Тынычлыкның туган көнен

Бәйрәм итә

Бүген илем!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: