Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Шигърият

Телсез калу

—  Мин ич урысча беләм, Нишлим татарча белән?!

ТЕЛСЕЗ КАЛУ

—  Телсез калма, — ди әби,

Өйрән, улым, татарча!

Әби юкка маташа.

—  Мин ич урысча беләм,

Нишлим татарча белән?!

Бер тел бар, ике нигә? —

Шулай дим мин әбигә.

...Ә беркөнне минем телне,

Беләсезме, корт чакты.

Телем шешеп-күбеп чыкты,

Булды бияләй чаклы.

Бал корты да белгәнме

Минем уемны әллә?!

Беркемгә дә язмасын

Булырга минем хәлдә.

Авызым гел ачык калды,

Телне булмый кузгатып,

Бернәрсә күзгә күренми,

Булмый хәтта сүз катып.

Табыгызчы берәр дәва,

Табыгыз берәр дару.

Минем хәлләрем бик мөшкел

Бик кыен телсез калу.

Инде әбидән көлмәм.

«Тел миңа нигә?» — димәм,

«Гафу итче!» диярмен,

Төзәлгәч тә телләрем.

 

Моң эзлим

Әти миңа гармун алды,

Гармуны да гармуны...

Әни әйтте: «Таба алсаң,

Эчләрендә бар моңы».

Шушы моңны эзлим менә,

Җайлап кына утырып.

Табыйм гына, куячакмын

Өйне моңга тутырып.

Тыңларсың аны син дә:

Җырлыйм мин туган телдә!

Күңелле булыр өйдә,

Күңелле булыр илдә.

 

НИ БОЗГАН?   

Туган телен — татарчаны

Җимереп, ватып, бозып

Сөйләшә никтер Гөлнара,

Ул — безнең күрше кызы.

Аның мондый гадәтеннән

Әбисе бик ояла.

Аннан авыр сулап куя:

—  Телен боза, и бала!

Тыңлап тордым да беркөнне

Сорадым күрше кыздан:

—  Тешне конфет боза, диләр,

Ә телеңне ни бозган?

 

ИҢ ШӘП ДУС

«Миңа бик тә күңелсез,

Хәлләремә кермисез,

Нигә сез миңа бер иптәш

Алып кайтып бирмисез?

Миңа кирәк яхшы дус!» —

Таң аттымы, көн тудымы

Шулай дип сорый Илдус.

Бабасы аның моң-зарын

Ишетеп, туеп беткән.

Беркөнне ул яңа китап

Алып кайткан кибеттән. —

Китап түгел,

дус кирәк, — дип,

Укымый киребеткән.

Бабасы әйтә: «Китапта

Сине чын дуслар көтә.

Инде сине көтә-көтә,

Түземлекләре бетә».

Шулай диеп кат-кат әйткәч,

Инде тәмам йөдәткәч.

 «Бабай ялганламас», — диеп,

Авыр башын аска иеп,

Бик теләр-теләмәс кенә,

Ачты беренче битен.

Үзең генә калган чакта

Дусларсыз бигрәк читен.

Шунда булган могҗиза,

Вакыт күңелле уза.

Китап битеннән аңарга

Күр, дуслары кул суза.

Малай тәмам терелгән.

Кәефе күтәрелгән,

Эч пошуы онытылган,

Дөресрәге, Илдус аннан

Китап дигән серле илгә

Кереп качып котылган.

Әйе, нәкъ шулай булган.

Тирә-ягы хәзер аның

Дус-ишләр белән тулган.

Дуслашырга кул сузганнар

Һәммәсе уңнан, сулдан.

Шүрәлеләр, Шәвәлиләр

Аны күптән көткәннәр. —

Әйдә инде, дуслашыйк, — дип,

–Моннан ары дус яшик, — дип,

Көтеп тора бүтәннәр.

Кемнәр һаман эзли икән

Дус табуның чарасын.

Китап алып кулларына

Бер генә битен булса да,

Ачып-укып карасын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев