Көмеш кыңгырау

Теләсәң, эш табыла

Мәрзия Фәйзуллина шигырьләре.

ТЕЛӘСӘҢ, ЭШ ТАБЫЛА

Иртән торгач, гөлләремә

Сулар сибәм һәр көнне.

Аның матур чәчәкләре

Сокландыра һәркемне.

Курчаклар чиста булсын дип,

Аларның керен уам.

Ашап-эчкәч, һәрвакытта

Чынаягымны юам.

Оста кулларга һәрвакыт,

Теләсәң, эш табыла.

Эш эшләгәч, тәмле була

Аш та, чәй дә табында.


ТӘРБИЯЧЕ АПА

Апа белә бар нәрсәне,

Апа белән күңелле.

Ул аңлата ачык итеп

Безгә таныш түгелне.

Ул өйрәтте чәчәкләрнең

Матурларын сайларга,

Күке булып кычкырырга,

Кошлар булып сайрарга.

Агачларны, чәчәкләрне

Ничек итеп танырга;

Җиләкләрне, гөмбәләрне

Кайдан, ничек табарга.

Ничек шөпшә, кигәвеннән

Аерырга бал кортын;

Кайсы чага авырттырып,

Кайсы тешли астыртын.

Апа белә бар нәрсәне,

Апа белән күңелле.


ЧЫРШЫНЫҢ КҮЛМӘКЛӘРЕ

Яшь чыршылар киң итәкле

Күлмәкләрен кигәннәр.

Җитәкләшеп, бергәләшеп,

Юл буена килгәннәр.

Энәле күлмәкләренә

Карап тордык сокланып.

Тик Равил берничә энә

Өзеп алды шукланып.

Апа әйтте: «Болай эшләү

Начар гадәт, бел менә:

Чыршы күлмәк алыштыра

Җиде елга бер генә.

Без энәләрен йолыксак,

Чыршы күлмәксез калыр.

Җиде ел буена ничек

Күлмәксез яши алыр?»


ИКЕ БӘБКӘ

Юл буенда ике бәбкә

Бер суалчан тапканнар.

Икесе ике башыннан

Бик нык итеп капканнар.

Тарта торгач, бу суалчан

Кинәт өзелеп китеп,

Ике бәбкә ике якка

Мәтәлделәр леп итеп.

Капкан суалчаннары да

Атылып китте бер якка,

һәм аларны бер сыерчык

Алып очты шул чакта.


КЫШ БАБАЙ ТӘРӘЗӘСЕ

Балыклар туңмасыннар дип

Кышкы салкын көннәрдә,

Кыш бабай тәрәзә куя

Елгаларга, күлләргә.

Шау-гөр килеп тимераяк

Шуа анда балалар.

Кайвакытта, таеп китеп,

Егылып та алалар...

Кыш бабай тәрәзәсенә

Балыклар күз салалар.

Балалар шәп шуалар, дип,

Мактап карап калалар.


ЧЫПЧЫКЛАР

Чыпчыклар өй кыегына

Күптән корганнар оя. -

Бакчага төшмәсеннәр, - дип,

Әби карачкы куя.

Карачкы ертык күлмәктән,

Башында иске бүрек.

Кулына тоткан зур таяк,

Котың алыныр күреп.

Тик нигәдер карачкыдан

Чыпчыклар курыкмыйлар.

Түп-түгәрәк сары битле

Көнбагышны чукыйлар.

Ял итәләр, карачкының

Иңбашларына кунып.

Әби үзе пыр туздырып

Йөри чыпчыклар куып.


ТИЛГӘН ҺӘМ ЧЕБИЛӘР

Күктә оча усал тилгән, -

Чеби алырга килгән.

Чебиләрен саклый-саклый,

Тавык тәмам тилмергән.

Тилгән төшә бик түбәнгә...

Чебиләрнең барсы да

Куркуларыннан керәләр

Самовар торбасына...

Торбадан чыга чебиләр,

Үзләре кап-каралар.

Әйтерсең торба эченнән

Чыга нәни каргалар.

Бу хәлләрне күреп, тилгән

Кирегә очып китә.

Шулай итеп тавык өчен

Инде куркыныч бетә.

«Тилгәнне алдадык», - диеп,

Кыткылдап көлә тавык.

Шатлыктан канатын җилпеп,

Чебиләр йөри чабып.


КОШЛАР АШХАНӘСЕ

Кыш килдеме, кошлар өчен

Без ашханә ачабыз,

һәм кошларга эндәшәбез:

- Рәхим итеп ашагыз!..

 

Якын-тирәдәге кошлар

Биредә тукланалар.

Монда булган сый-хөрмәткә

Барсы да сокланалар.

 

Биредә булган тәртипне

Сез бик яхшы беләсез:

Кунаклар кадерле булгач,

Ашау монда түләүсез.


КОМСЫЗ ПЕСИ

Кара, ничек карап тора

Комсыз песи, күр әле!

Үзе һаман кәүсә буйлап

Югарыга үрмәли.

Туктап телләрен чыгара,

Масаеп карап тора.

Ничек итеп бу кошчыкны

Тотыйм, дип хәйлә кора.

Аннан суза ал тәпиен,

Тырнакларын тырпайтып.

Ярый өлгерә кошчыкның

Әти-әнисе кайтып.

Алар песигә ташлана

(һәй, батыр соң үзләре!),

Чукырга теләп песинең

Янып торган күзләрен.

Бу явызлык, яшен булып,

Бар тарафка тарала.

Барча кошлар килеп җитә

Ярдәмгә тиз арада.

Ә ярдәмгә килгән кошлар

һаман артканнан-арта.

Кайсы чукый песине,

Кайсы койрыгыннан тарта.

Инде гайрәт чәчми песи.

Тырмаша тавыш-тынсыз, -

Ботакка чак-чак эләгеп

Тора ич хәзер комсыз!

Шулчак үткен тырнаклары

Кинәт ычкынып китеп,

Мичкәдәге суга песи

Килеп төшә шап итеп.


ТИМЕРАЯКТА ШУГАНДА

Бозга кергәч, уңга-сулга

Китте минем аяклар...

Буйсынырга теләмәгәч

Миңа тимераяклар.

Боз өстенә килеп төштем

Аяк атлаган саен.

Шактый азаплангач кына

Таптым мин моның җаен.

Инде курыкмыйча шуам,

Иптәш булгач мендәрем.

Шунысы жәл: бу турыда

Алданырак белмәдем.


ДӘҮ ӘНИЕМ ОЕК БӘЙЛИ

Дәү әнием оек бәйли

Башын түбән игән дә...

Аның йомгагын уйната

Шаян песи идәндә.

Йомшак тәпие белән ул

Кагылуга йомгакка,

Йомгак тәгәри дә китә

Җиңел генә бер якка.

Песи шулай уйный торгач,

Йомгак сүтелеп бетә.

Кая кереп качты, диеп,

Песинең исе китә.


ИКЕ КӨРӘК

Түтәлләр казырга чыккач,

Күрдек без ике көрәк.

Белмим, кемнәрдер аларны

Коймага куйган терәп.

Апа безгә сорау бирде,

Берсен кулына тотып:

-  Ник монсы көмештәй балкый

Ә монсын баскан тутык?

-  Берсе аның күп эшләгән,

Көмеш төсле шунлыктан.

Икенчесе гел тик яткан,

Ялкаулыктан тутыккан!


ОЗАТУ КИЧӘСЕ

Без барыбыз да катнаштык

Кичәне әзерләүдә,

һәркем тырышып эшләде,

Тик тормады берәү дә.

Уенчыкларның почмагын

Җыйдык, тәртипкә керттек.

Гөлләрнең һәр яфрагыннан

Ипләп тузанны сөрттек.

Безнең тырышлыкны күреп,

Курчаклар сөенделәр.

Күлмәкләрен алмаштырып,

Бәйрәмчә киенделәр.

Тәрбияче апалар да

Яңа күлмәк киделәр.

Кунак булып, кичәбезгә

Әниләр дә килделәр.

Бу кичәдә беребез дә

Ялындырып тормадык.

Йә чыгып биеп күрсәттек,

Йә сөйләдек, җырладык.

Кичә соңында апабыз

Безгә өләште бүләк,

һәммәбезгә мәктәбендә

Яхшы укуын теләп.

Беравыздан рәхмәт әйттек

Яраткан бакчабызга,

Безне иркәләп үстергән

Кадерле апабызга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: