Таң мизгеле
11нче май көнне шагыйрь Мансур Сафинның туган көне. Игътибарыгызга Мансур Сафинның балалар өчен шигырьләрен тәкъдим итәбез.
11нче май көнне шагыйрь Мансур Сафинның туган көне. Мансур Сафин гүзәл Мамадыш төбәгендә үскән. Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Россия һәм Татарстан язучылар берлеге, шулай ук Халыкара журналистлар Союзы әгъзасы. Рус һәм татар телләрендә яза. Ике дистәдән артык китап авторы. Хәзерге көннәрдә Мансур Сафин Чаллы каласында яшәп иҗат итә.
ЛӘЙСӘН
Яшеннәрен дөбердәтеп,
Туган ягын яратып,
Килеп җитте
тәүге яңгыр,
Язгы күккә каратып!
И сагынган икән безне –
Җиһан белән гөрләшә:
Тамчы-назын өләшә дә,
Үз телендә сөйләшә!..
Аның бу азартлыгыннан
Хәтта мин дә көнләшәм!
ЯЗГЫ ЯШЕН
1.
Янгыннар үрчи
яз көне –
Галәм тулы янгыннар!
Аларны тыя алачак
Бары гашыйк-яңгырлар.
Мин дә шулай,
кабынырга
Әзер булыплар яшим:
Син – сөйгәнем! –
күңелемдә,
Гүя сихерле яшен...
2.
Бу яшен
бигрәк
тармаклы:
Гүя бер балкыш – агач!
Гүя уйнаклап очучы
Утканатлы карлыгач...
ГӨРЛӘВЕК ҖЫРЫ
Язны сагынып,
тәрәз ачтым:
Апрель – нәкъ язлар юлы!
Авылымның урамнары –
Кояшлы моңга тулы.
Керә атылып тәрәзәмә
Өр-яңа назлы ырым:
Их, ничекләр
көйләп суза
Гөрләвек кошлар җырын!
ЧЫР – ЧУ ЧЫПЧЫК
Күлләвектә чыпчык коена:
Чыр-чу – бөтен дөньяга!
Шаян-туйлы икән уены –
Көнләшеп халык бага.
Авыл инеше искә төшә -
Садә, якты мизгелләр!
Чыпчык
чыр-чуын
өләшә,
Юраплар тик изгегә.
БАТЫР БАКА
Бака сазлыкка баккан да,
Баккаклый, батырлана:
Мин, - ди, - бу баткакта
батмыйм,
Мин килдем ауга гына.
Мондагы черки-чебенне
Тәмләп ашыйм көнозын,
Чөнки бакалардан бүген
Мин монда бит берүзем!
Бу мәҗлестән
күңелем туйгач,
Кайтырмын үз күлемә -
Әнә теге үрдән минем
Камышлыгым күренә.
БӘЛЛҮР ЧИШМӘ
Бәллүр чишмә
моңнар сирпи
Инешләр үзәненә,
Сөенечле аһәң табып
Җир-ана үзәгеннән.
Былбыллар белән ярыша,
Гөлләр белән серләшә.
Хәерле киләсең, дускай! –
Диеп, назлы эндәшә.
Мин сәфәр йөргән чакларда
Беләм – сагыныплар ята:
Челтер-челтер дога укып,
Бәллүр дисбесен тарта.
КАРМАК САЛДЫМ
Кармак салдым,
хәйлә салдым
Балыклар сукмагына.
Тик балыклар гамьсез уза,
Кармакка абына-абына.
Нигә шулай ваемсызлар
Алар? Шулай зирәкләр?
Диеп, баш ваттым көнозын.
Миннән көлде тирәкләр...
Әллә нчек ялгыштым да,
Әллә ничек алдандым...
Чү! Кармакны судан алсам –
Үзем кызык булганмын:
Җимсез
кармак
салганмын...
КҮЛ БУЕНДА
“Бак!” тап “бак!” килеп
бакалар
Авыл арты күлендә,
Әллә нинди моңсу уйлар
Уяталар күңелдә.
Шуларның иң йөдәткәне,
Пошырганы күңелне:
Сихерле патша кызы да
Ул күлдә бар түгелме?..
Шуны эзләп иртә-кичен
Йөргәч күл буйларында,
Һәр бака – сылу кызыйга
Охшыйдыр уйларымда!
Бәлки тиздән табырмын да
Сөйгән, көткән ярымны:
“Бак!” та “бак!” килеп
бакалар,
Җиңә бара ырымны...
ТАШБАКА ПЛЯЖДА
Комда аркасын тумгайткан
Ташбака:
- Мин кызынам!
Кызынасың килсә, чишен,-
Диеп әйтә кыз аңа.
Кыз белән сүз көрәштерми –
Кызына ул үзенчә:
Аның өчен дөрес түгел
Кызынулар безнеңчә...
СИРЕННӘР
Галәмләргә ак тәрәзә
Булып балкый
сиреннәр:
“Бу чәчкәләр –
күрәзәдер?!” –
Дип пышылдый иреннәр...
ЯЛ КӨННЕ
Ял көнне чыккан кояштан
Җылырак кояш юктыр.
Ял көнне иртәнге аштан
Тәмлерәк ашлар юктыр!
Ял көнне искән җилләрдән
Назлырак җилләр юктыр,
Ял көнне йөргән җирләрдән
Ямьлерәк җирләр юктыр!
Ял көнне әни дә юмарт,
Әти дә игътибарлы! –
Их, нигә соң һәр атнада
Ял көне бер нибары?..
ТАҢ МИЗГЕЛЕ
Таң түрендә нурлар уйный.
Сандугачка кушылып.
Җилбезәк җил
болыннарны
Айкый. Серле кош булып.
Тал кызчыгы.
Уянгандыр? –
Яфраклары җилпенде!
Тургайчык та, көлә-көлә
Күк түбәсенә менде.
Бал кортлары безелдәште:
Гөлбакчаны уятты!
Тик менә,
көнне каршылап,
Йолдызлар гына батты...
ТУЗГАНАК
Бүген, күңеле тулып,
Тузганак дус
Таң түренә үз хисләрен түккән:
Һәр таҗчыгын,
сихри җилкән итеп,
Бәхет юрап, очыра зәңгәр күккә!..
БӨРКЕТ
Читлектә булса да
бөркет –
Карап узам гел өркеп:
Пәһлевандай көчле кошка
Бу тозаклар – йомычка...
Бәреп очып чыгар кебек
Горур кошкай иреккә -
Кыяфәте, сыны белән
Бик охшаган зиреккә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев