Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Табышмаклы алфавит

Рафис Корбаннан табышмаклар.

А

Алтын була, көмеш була

Ләззәт бирә күңелгә.

Колагында һәр кыз бала

Аны тели күрергә.

Ә

Әй кычкыра ул сузып,

Тавыкларын чакыра.

Әти бит ул безнең дип,

Чебешләр карап тора.

Б

Безне шушы сүз белән

Атап йөртә өлкәннәр.

Ләкин шушы исемне

Алар да бит йөрткәннәр.

В

Вакытында бар син аңа,

Рәхмәт, әле алар бар!

Авырткан җиреңне карар,

Чиреңне ул дәвалар.

Г

Гел үсеп торсын иде

Өстәлдә, ямьләп өйне,

Ләззәтләндереп мине.

Д

Дәваланыйм дисәң чирдән,

Аны эч тә ят, йокла.

Рецепт белән генә бары

Ул бирелә аптекта.

Е

Елгыр да соң, җитез дә соң!

Лента күк бөтерелә.

Аяксыз да шәп элдерә.

Нәрсә соң ул, кем белә?

Ж

Жәлләсәм дә аны кайчак,

И муены озын дип,

Рәхәттер ул озын булгач.

Андый озын муен җирдә

Фәкать анда гына бит!

Җ

Җиләкләр пешкән вакыт.

Әлсерәүдән, су буена

Йөзәргә төшкән вакыт.

З

Зарланмыйм һич чылата дип,

Орып яңгыр яуса да,

Нәни генә болыт чыгып,

Тамчы тамчыласа да,

Иләкләп хәтта койса да

Качам аның астыңа.

И

Иң тугры дус,

Пар һәм юлдаш,

Таяныч, терәк.

Әгәр янда ул атласа,

Шомланмый йөрәк.

Й

Йортны саклый караклардан.

Ормый, сукмый, бәрми дә.

Зур да түгел, тик шулай да

Аның аша үтеп йортка

Кералмый һичбер ни дә!

К

Кар ярата дияр идең,

Аны җәй дә күрәсең.

Рәхәтләнеп яши җәен.

Гел кычкыра кар да кар дип,

Аны кем соң белмәсен!

Л

Лычма суга төшерсә дә,

Әй рәхәт соң ул яуганда!

Йөгерәсең-чабасың,

Суында чыланасың.

Ә кемнәр белә — бу яңгыр

Ничек дип атала соң?

М

Мөмкин юлда адашырга

Аңа карап бармаганда.

Ялгышма, дип, дәрес юлны

Күрсәтеп ул тора алда.

Н

Нинди генә җөмлә булсын,

Озынмы ул, кыскамы,

Куела иң азагында -

Тәмамлап килә

Аны.

Ң

«Ң»дан сүзләр башланмый.

«Ң»дан башка таң да атмый,

«Ң»сыз яңгыр да яумый.

О

Остазы ул күпләрнең,

Сокланып, таң калырлык.

Теләсә кайсы эштә

Аннан үрнәк алырлык.

П

Парлылар йөри серләшеп

Агачлар арасында.

Рәхәтләнеп ял иттерә

Кичке саф һавасында.

Р

Рәхәтләнеп тыңлыйм аны,

Аеруча концерт булса.

Дулкынында ул эфирның

Ишетелә еракларга,

Океаннар аша уза.

С

Сукмыйча да елата ул,

Усал түгел шулай да.

Грипптан, суык тигәннән

Аны ашап дәвалансаң,

Никадәр була файда.

Т

Таянып йөрергә ярый

Аксаган бабайларга.

Ярый ат итеп уйнарга

Кайчакта малайларга.

У

Ул диңгезләр уртасында,

Тирәсе гел су гына,

Робинзон яшәгән урын.

Анда җитәсең корабка

Утырып барсаң гына.

Ү

Үлән генә ашый үзе,

Гайрәт чәчеп карый күзе,

Егәр-көче ташып тора,

Зур мөгезле башын тора.

Ф

Фәкать яши зоопаркта ул бездә,

Иң зур хайван дип санала ул җирдә.

Ләкин курка ди ул тычкан күрсә дә.

Х

Хәбәрләр ташып тора,

Араны

Тоташтыра.

Һ

Һәркемгә дә бик кирәк ул,

Өйрән син аны яшьтән.

Нәрсә генә эшләсәң дә,

Әмәлен әгәр белмәсәң,

Рәт чыкмас андый эштән.

Ц

Цилиндр кигән клоун

И кылана, көлдерә.

Рәхәтләнеп бар да көлә.

Кайсы җир бу, кем белә?

Ч

Чит илгә чыккан — белә:

Илләр арасында була

Киртә үзенә күрә.

Ш

Шартлавы бар, өрсәң артык,

Ак болыттай оча биек,

Рәхәтләнеп уйныйм чөеп.

Щ

«Щ»га кушасың «и»не,

Иллә тәмле аш инде!

Ы

Ындыр артында башлана

Зур гына ике бакча.

Арадагы чик сызыгы

Ничек була татарча?

Э

Эт үтсә дә, ат үтсә дә, ул төшә,

Зурлыклары гына була төрлечә.

Ю

Юктыр җирдә ул булмаган бер як та,

Лента булып сузыла ул еракка.

Я

Ялт-йолт итеп уйный күктә.

Шомландыра, курку сала.

Еракларда уйнаганы

Нәҗәгай дип тә атала.

Ө

Өн дисең — киек торса.

Йорт дисең — кеше корса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев