Көмеш кыңгырау

Та­би­гать ба­ла­сы­на

Резеда Вәлиева шигыре

Бо­лын­ның хуш исен то­я­сың,

Ку­а­нып чә­чәк­ләр җы­я­сың.

Ку­ан­ма, са­бы­ем, син бит соң

Өз­гән­сең кү­бә­ләк оя­сын...

 

Чә­чәк­ләр күп тә бит бо­лын­да,

Кү­бә­ләк кай­сын соң үз итәр?

Ма­тур­лык күп тә бит дөнь­я­да,

Үз ту­ган оя­ңа ни җи­тәр...

 

Күр, ни­чек ка­гы­на-ка­гы­на

Тал­пы­на ул си­нең ягы­ңа.

Тал­пы­на, бор­чы­лып ка­гы­на,

Кү­рә­сең, оя­сын са­гы­на...

 

Ашы­га, йө­рә­ге түз­ми­дер,

Үз ту­ган оя­сын эз­ли­дер.

Кая соң? Кая соң? Кая соң?

Та­бал­мас ин­де ул оя­сын...

 

Ку­а­нып хо­зур­да йөр­гән­дә,

Ка­рур­ман ку­е­ны­на кер­гән­дә,

Бер­кем­нең кар­гы­шын ал­ма син,

Кү­бә­ләк тә елап кал­ма­сын...

 

Оныт­ма, ту­ган җир бер ге­нә,

Ка­дер­лә­рен аның бел ге­нә...

Дә­ва­ла аның һәр яра­сын,

Соң син бит та­би­гать ба­ла­сы!


Ре­зе­да Вә­ли­е­ва.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: