Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Таң мизгеле

11нче майда язучы, шагыйрь, тәрҗемәче Мансур Сафинның туган көне.

Таң мизгеле

Таң түрендә нурлар уйный.

Сандугачка кушылып.

Җилбезәк җил

болыннарны

Айкый. Серле кош булып.

 

Тал кызчыгы.

Уянгандыр? –

Яфраклары җилпенде!

Тургайчык та, көлә-көлә

Күк түбәсенә менде.

 

Бал кортлары безелдәште:

Гөлбакчаны уятты!

Тик менә,

көнне каршылап,

Йолдызлар гына батты...

 

ТУГАН  ТЕЛ  ХИКМӘТЛӘРЕ

“Кайчан” урынына – “качан”,

“Кайтык” урынына – “катык”:

Татар теле дәресендә

Телләр шулкадәр ватык...

Әллә арып баралармы,

Әллә дикъкат тараламы?

Бәлки ул балаларның

“Качан” ашыйсы килә?

Бәлки ул балаларның

“Катык” эчәсе килә?

 

Кем аңлый да,

кем белә -

Телсез телләр тетелә...

 

ТӘҮГЕ  ЯРАТУ

Руслан тәртипсез, диләр...

Шуны, дуслар, белмиләр:

Ул  кызны  бик ярата –

Шуңа чәчен гел тарта!

 

Орышмагыз, тиргәмәгез –

Тәртипсез түгел лә ул:

Тик сер генә

тота белми

Тынгысыз, шаян уң кул...

                         

МАТЕМАТИКА  ДӘРЕСЕНДӘ

Өчпочмакның өч почмагын

Тәмләп-тәмләп ашадык,

Инде “түгәрәкләп” туйгач, -

Өчпочмаклый башладык.

 

Математиканы шулай

Кабатлый торгач – дөрес! –

Тәмле өчпочмак бетүгә

Үткән дә киткән дәрес...

 

АЛА  АЛМЫЙМ...

Ничәдән ничәне кирәк

Алырга? –

һич соңармыйм!

Җидедән берне? икене? –

Алам, оятка калмыйм:

Мисаллар чишеп,

талмыйм...

Тик алмагач ботагыннан

 - буем кыскарак, аңлыйм –

 Җимешләр ала алмыйм.

 

ТЕЛЕФОННАН  СӨЙЛӘШТЕК

Инглиз дустым телефоннан

Шалтыратты кичкырын,

Әмма аның сүзләреннән

Аңламадым һичберен.

 

Шулай да, аз-маз сөйләшеп,

Уртак тел таптык икәү –

 Аларда да “Йокла!” сүзе

Безнеңчә  “Бай-бай!” икән.

 

ХӘЕРЛЕ  ИРТӘ

Хәерле иртә! Хәерле...

- Кем аңа биргән хәер?

Гадәти уйларны өзә

Шушы гади сүз... Сәер!

 

Хәерле иртә. Хәерле...

Догасын кем укыган?

Әллә инде кояш үзе

Хәергә сәҗдә кылган?!

 

СӘЕР  ЧӘЧКӘ

 1.

Өмет дигән сәер чәчкә

Йөрәккә утын чәчкән –

Хәзер инде янгын урый,

Телгәләп җанны эчтән...

 2.

Убырут чәнечкеләре

Җәйне искә төшерә,-

Бирми алар

шыр салкында

Күңелләргә өшергә...

 

ТУЗГАНАК

Бүген, күңеле тулып,

Тузганак дус

Таң түренә үз хисләрен түккән:

Һәр таҗчыгын,

сихри җилкән  итеп,

Бәхет юрап, очыра зәңгәр күккә!..

 

БӨРКЕТ

Читлектә булса да

бөркет –

Карап узам гел өркеп: 

Пәһлевандай көчле кошка

Бу тозаклар – йомычка...

 

Бәреп очып чыгар кебек

Горур кошкай иреккә -

Кыяфәте, сыны белән

Бик охшаган зиреккә.

 

БҮРЕЛӘР

Бүреләр ауга чыга да,

Зәһәр улый башлыйлар,

Чөнки ачлыкка түзалмый,

Алар җиләк ашыйлар...

 

КЫРМЫСКА

Көнозын эшкә бирелгән –

Уенга һич вакыты юк:

Яшәеше шуңа имин,

Тамагы да шуңа тук.

 

АККОШ

 

Пар канатын җилпеп куйса –

Тирә-юньдә ак балкыш!

Бигрәк назлы, бигрәк күркәм

Тылсымга ия бу кош.

 

ИРТӘНГЕ  ҖИЛ

Әллә дворник булып эшли

Бүген җил мостовойда, -

Күзгә күренмәс себерке

Җайларга көч таба да,

Җырлый-җырлый себерә ул,

Уянып иртә таңнан:

Тырыш, эшчән булам, дисәң –

Үрнәк алырлык  аннан.

 

ЙОЛДЫЗЫМ

Күктә бихисап йолдызлар –

Күзләп ятам аларны:

Шушы зәңгәр чиксезлектә

Минем йолдызым бармы?

 

Космонавт дәрәҗәсендә

Галәм киңлеген ярсам, -

Ни эшләр микән йолдызым,

Аңа кунакка барсам?!.

 

КОЛЫН

Җилне иярләгән колын

Болынны иңләп оча.

Кинәт туктап, уйга кала –

Сихри тынлыкны коча.

 

Ике җитез зат болында

Гамьсез, риясыз уйный:

Кояш елмаеп күзәтә –

Һич тә сокланып туймый!

 

БОЛЫТ  ДУСТЫМ

Көне буе йөзә болыт

Сукбайдай – меңләп чакрым.

– Бездә кунып чык, дустым! – дип,

Аны өйгә чакырам.

 

- Өегезгә сыймам шул, - ди,

Көрсенә ул, көенә,

Тик шулай да, игътибарны

Күреп, чиксез  сөенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев