Сөенче кар
Мансур абый Сафиннан кышкы шигырьләр бәйләме.
СӨЕНЧЕ КАР
Бүген җиһан
шундый ап-ак:
Бәхеткә йөрәкләр тар!
Хәтта
иртә таңнан
торып,
Каргалар сөенә:
— Кар, кар-р-р?!.
ТӘҮГЕ БУРАН
Йөгәнсез
бер яшь
айгырдай,
И чаба тәүге буран —
Качамы көзге яңгырдан,
Хәтта башланмый борын?
Изге Киек Каз юлына
Омтыла ул көнозын.
Мин дә яшим
шул Галәмдә,
Тоеп Мәңгелек Тозын...
Йөгәнсез
бер яшь
айгырдай,
Чабам чая чор буйлап,-
Балачагым урамында
Бураннар кала уйнап!..
КЫШ КӨНЕ ОЯЛАРЫ
Кыш көне оялар бушый —
Җылысыз, җансыз кала.
Сагыш моңын,
сихер шанын
Аларга буран сала.
Кыш көне оялар елый,
Ачы салкыннар йотып...
Тик кайвакыт ак ояда,
Кояшлы мизгел отып,
Ак җырлар
чыга шытып!
ШАРЛАМА
— Бозлы елга,
син кайлардан?
— Бозлыклы
котыплардан!
Чәчрәү-шарлаулы
тамчылар
Таудан аска очалар,
Алар
сихри акробаттай
Мине тотып кочалар.
КЫШ КОЯШЫ
Кышкы күккә бактым:
һаман
Кояш назлы елмая —
Елмая мине үз күреп,
Мәңге сөенчел мая!
Аллах-бабай бу маяны
Нәкъ безгә васыять иткән:
Шуңа — бүген! —
кырыс җил дә,
Назлап сыйпалый биттән.
АП-АК АВЫЛ
Зәңгәр хыял. Ап-ак давыл.
Давыл эчендә авыл.
Авылымда
безнең юллар
Нигәдер бик еш аймыл...
Эңгер-меңгер төшкән мәлдә
Эзлим сөйгәнем эзен.
Тик соң бугай.
Ак ятьмәләр
Каплаган сагыш көзен.
АВЫЛДА АК ТУЙ
Кар дусларым кунак килде —
Күктән ак моң сибелә:
Авыл буйлап ак туй йөри
Ак сөлге-җырлар белән!
Ак тургайлар мактау җырын
Ак киленгә багышлый.
Авыл халкы ап-пакъ туйда
Белми кайгы-сагышны.
Ак бәхетләр юрап, уйный
Ак тальянында буран,
Буран белән бергә бии
Кар-кунак тулы урам.
КЫШКЫ АЛАНДА
Көрт өстендә бии нурлар.
Аланда — бию залы.
Йөрим хөрмәтләп
вә зурлап
Мин — гашыйк! — бүген аны.
Үзем дә, дускайлар, биим:
Укытучым — Кояш бии!
Саескан да миңа кушыла,
Бу — сәер кеше, дими.
Кышкы алан — биюзалда
Ал нурлар хөкем сөрә:
Җил-курайның шаян сазы
Хыялый моңнар үрә!
ЗУР ХЫЯЛ
Олы юлдан барабыз —
Бураннарын ярабыз:
Күрше авылга,
мәктәпкә
Бара-бара, арабыз.
Болай ерак йөрмәс идек —
Бердәнбер шул чарабыз:
Үзебездә мөгәллим юк —
Ансыз укып карагыз?..
Шуңа күрә гел бер хыял
Төшләремә кергәли:
Үзем, абый булып үскәч,
Булганым зур мөгәллим!
БУРАН МИЗГЕЛЛӘРЕ
1.
Гүя кардан көртләр өя
Тупылдан туган буран.
Әллә инде
кыш адашкан,
Әллә пакъланган урам?
Ак сихрилек уртасында
Сокланып басып торам:
Зураеп һәм матурланып
Киткән бер көндә урам!
2.
Күлгә барып җитү белән,
Гуя чумдык ак бәскә.
Бу бит —
сыерчык бураны.
Ничек аны белмәскә!
Көмештәй чал,
тундай җылы,-
Җиргә сарылып ята.
Аяклар көрттә түгелдер -
Серле мамыкта бата.
3.
Чү! Буран балкышын күмеп,
Тылсымлы курай уйный!
Шул пакъ мизгелләргә
күңелем
Бүген сокланып туймый!
БУРАНДАГЫ АЙ
Сәерсенеп айга карый
Фонарь-утлар урамда:
«Әллә инде безнең әни —
Бу зур лампа?
Буранда
Безгә үрнәк булып
балкый
Ул, юлчыларга һәркөн
Дөрес юнәлеш күрсәтеп,
Гүя галәми факел!
«Адашмасын, —
дия бугай, –
Адәм буран-орышта,
Тынгысыз
адымнар белән
Ашыгып бу тормышта.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев