Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сөмбел Гаффарова шигырьләре

Без сезнең игътибарга Сөмбел апагызның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Сөмбел Гаффарова – язучы, драматург, журналист. 1980 елның 5нче февралендә Казан шәһәрендә танылган язучы Әхәт Гаффар һәм галимә Фәридә Гаффарова гаиләсендә туа. 1996 елны Ш.  Мәрҗани исемендәге татар гимназиясен тәмамлаганнан соң, КДУ­ның татар филологиясе бүлегендә укый. Бала чагыннан ук әкиятләр яза башлый. Яшүсмер вакытында төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, беренче урыннар яулый. Әкият һәм хикәяләре төрле җыентыкларда урын ала, газета-журналларда басыла.

1996 елда аның «­Безнең-сезнең заманда» исемле китабы дөнья күрә. Яшүсмерләрнең «Ялкын» журналында эшли. 2006 елдан «Сөембикә» журналында эшләп килә. 2007 елда шагыйрь Йолдыз Миңнуллина белән беренче пьеса язалар, Г. Камал театры оештырган «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә катнашып, өченче урынга лаек табылалар.

Алга таба Сөмбел Гаффарова драматургия белән кызыксынып китә. 2015 елда балалар өчен «Чынга ашачак хыял» дигән фәлсәфи-аллегорик повесте нәшер ителә. 2019 елның февралендә К. Тинчурин исемендәге театрда «KazanOperaLab» кысаларында язылган «Б­ледноголубая точка» операсы сәхнәләштерелә. 2019 елда «Яңа татар пьесасы» лабораториясе кысаларында язылып, Г.  Камал театрында «Парковка» пьесасы куела («Сишәмбе көн кич белән» яшьләр проекты). Ә без сезнең игътибарга Сөмбел апагызның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

 

Качышлы

Песи-песи, пескәем лә,

Ник уйныйсың качышлы?

Эзлим инде, беләм шул мин:

Качкач, эзләп табышлы.

Юк син диван астында да,

Юк син шкаф башында.

Юк син ишекләр артында,

Капшадым чаршауны да.

Әйләндем өстәл тирәли,

Гөл артыннан карадым.

Берәм-берәм актардым мин

Уенчык тартмаларын.

Песи-песи, пескәем лә,

Йә, чык инде, арыдым.

Син чык әйдә, мин качам,

Эзләүдән тәмам туйдым!

Күзем төшүгә көзгегә...

Таптым качкан урының!

Тартып йөргән машинамның

Әрҗәсендә икән син.

 

Башлык

Башыма кидем башлык мин,

Оекбашны – оегыма.

Оекбашка оек лаек –

Башка гына юк оек…

Оек оекбашка лаек –

Оекбашка кирәк оек,

Башым тора уйдан тоташ –

Башлыгыма кирәк баш…

 

Фонарь

Ничек кенә югалттым соң?

Ничек кенә табарга?

Тагын кая менеп алыйм?

Кайдан карап карарга?

Диван астындадыр ул!

Кара, ничек караңгы!

Кулга бинокль тотсаң да,

Күренми шул аръягы!

«Фонарь белән яктырт, абый», –

Киңәш бирә Гөлниса.

Бик тә яктыртыр идем дә –

Фонарь эзлим, ләбаса!

Төшемдәге көзге салкын

Төшемә керде маймыл –

Көзге салкын иде – туңды. –

Рәхим итче, – агач өстәлгә

Балы белән чәем кунды.

Балны күргәнмени маймыл?

Табынында – сары банан.

Урындыкка тәүге утыру –

Маймыл шуңа бик куанган.

Җылын, авыз ит син балдан,

Төшкә керерсеңме тагын?

Маймылланып эчә маймыл:

Сибә чәйгә яфрак вагын.

Сикер, уйна, ат мәтәлчек –

Кулыма алам баян!

Төшемә кергән сине

Көзен өшеткән кая?!

Маймыл сары яфрак тоткан –

Тәмләп карый – көзге бер тәм…

Миләш тоткан кулын болгый:

«Сине дә төшемә көтәм!»

Кем миннән тизрәк?

Тиз-тиз йөгерәм юлдан –

Чокырны сикереп чыгам,

Артта кала агач киртә,

Болытны узып китәм!

Бал корты мине куа!

Озак үтми, ул да ара.

Калмыйм беркая соңга,

Борылыйм монда уңга!

Тиз-тиз йөгерәм юлдан –

Таш ауный – сикереп чыгам,

Артта калды ак кораб,

«Ту-туу!» – диде, миңа карап.

Аягым җилдән тизрәк –

Җир Шарын узу кирәк!

Әйтерсең, мин – көнгерә!

…Мине узып юл йөгерә…

Планшет

«Планшетка тимә!» – диләр,

Бармак белән яный әти.

«Ятсын урнында», – диләр,

Кашын җыера әни.

Заманнан артта калганнар!

Шунысын да белмиләр –

Планшетта уйнап булмый шул

Аңа тимәсәң әгәр!

Әнием һаман уйный

Әнине көтеп арыдым

Бигрәк озак җыена.

«Кирәге чыгар», диеп,

Уенчыкларын җыя.

Ак фил салды, сөлге, чиләк,

Кулчатыр, сабын, көрәк,

Өч китап, сары куян...

Әле песи дә кирәк.

Өч бүре, тагын куян,

Кыңгыраулы гармуным,

Кызыл машина куйган...

Анысы нигә тагын?

Әни уенчык алмыйча

Бер кая бара белми!

Юлга җыенган саен

Сумкага тәти төйи.

Бергәләшеп уйнарбыз;

Әнием – юмарт кеше.

Ярдәм итми ярамас –

Сумканы күтәрешим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев