Сиздермичә
Заһирә Гомәрованың балалар өчен шигырьләре.
СИЗДЕРМИЧӘ
Сиздермичә үзәннәргә
Томан төшә.
Сиздермичә урманнарда
Җиләк пешә.
Сиздермичә каенлыкта
Гөмбә үсә.
Сиздермичә чыклар төшә
Үләннәргә.
Сиздермичә баса әни
Идәннәргә.
Мин йокыда, миңа рәхәт,
Миңа тыныч.
Дөнья ямьле, яшәү рәхәт,
Юк куркыныч.
УРМАНДА
Кояш көлеп торганда,
Китеп бардык урманга.
Урман безне кумады,
Без бит аның кунагы.
Җиләк белән сыйлады,
Шатлык эчкә сыймады.
Гел көлеп йөргән чакта
Нәрсә булды Илшатка?
Чакыра ул әтине: —
Кем чеметә тәпине?
Әти әйтә:— Кырмыска!
Тешләргә ул бик оста.
Илшат:— Әти җаным,—
ди,—
Тешен карыйм аның,— ди.
ТӨШ
Алмаз йокыдан торды,
Төш сөйләргә тотынды:
— Очтык без,— ди,—
космоска!
Космоска юл кып-кыска.
Ашыктыра Вәсилә:
— Әйдә инде, тиз сөйлә!
Алмаз туктый, сөйләми:
— Шунда идең син дә,— ди.
БЕР ҺӘМ БИШ
Бер әйтү белән тыңласам
Әнием кушкан эшне,
— Молодец,— дип мактый әни,
Куям,— ди,— бүген «бишле».
Биш әйтеп тә тыңламасам,
— Молодең,— дими әни.
Бер почмакка бастыра да,
— «Бер»ле куям менә,— ди.
ЙӨГЕРЕК ЕЛГА
Әй, матур елга,
Йөгерек елга,
Көмеш суларың
һаман да юлда.
Бераз ял итеп
Алырга вакыт,
Җәйге иртәнең
Рәхәтен татып.
Җырлый агымсу:
Кирәкми аулак,
Нинди кызык бар
Акмагач шаулап.
Миңа кушылган
Чишмәләр күпме,
Илтәм суларын
Иделгә тикле.
Ага да ага
Йөгерек елга,
Көмеш сулары
Өзлексез юлда.
КАРЛЫГАЧ
Нәни карлыгач
Күп уйнап йөрде,
Ачык тәрәздән
Бүлмәгә керде.
Теләде тагын
Очып уйнарга,
Эзләде чыбык
Килеп кунарга.
Шкафка куна,
Өстәлгә күчә,
Борын, канаты
Бәрелде ничә.
Әйдә, җитез кош,
Нинди ямьле тыш,
Иркенлекне коч,
Еракларга оч!
НИГӘ УЙНАМЫЙ ИКӘН?
Карап тор әле кил дә,
Музыкант икән фил дә.
Күрегез, күр торбасын,
Читтә генә тормасын,
Уйнатсын ул, уйнатсын,
Шаулатсын ла дөньясын.
Мин көн буена көтәм,
Нигә уйнамый икән?
Шундый матур торбадан
Су сиптерә ул һаман.
ЛӘЙЛӘ
Арый белми һич кенә,
Булсын аңа эш кенә.
Эше бетсә эш таба,
Хатын да язып ала.
Яза да укый кат-кат: —
Син, әтием, тизрәк кайт,
Күчтәнәчләр алып кайт!
Чемоданга салып кайт!
Әниемә ак яулык,
Әбиемә кулъяулык,
Бабайга түбәтәйнең
Бик матурын, тәтиен
Алып кайтчы, әтием.
Яшел печән бахбайга,
Тәмле балык Акбайга.
Вакытың булса, тотсаң,
Мырауҗанга бер тычкан.
Чуар тавык корт көтә, —
Корт! Корт! — диеп өркетә.
Кинәт бүлмә тын кала,
Уку-язу туктала.
Башын куеп хатына
Ләйлә йокыга тала,
Нокта куелмый кала.
ЯРАТАМ САРЫ БАЛНЫ
Ямьле соң умарталык,
Йөрим мин хәйран калып.
Яратам сары балны,
Корт күче сарып алды.
— Балдан авыз ит,— диләр,
Кунак булып кит! — диләр.
Чү-чү, алар нишлиләр,
Битне, кулны тешлиләр.
Белдем, укол кадыйлар,
— Ашатабыз бал,— диләр.
Башыма да бал тулды,
Кашыма да бал тулды,
Битемә дә бал тулды —
Кабартма кебек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Матур шигырьләр
0
0