Көмеш кыңгырау

Син дөньяга көлеп чык!

Бүген без сезнең игътибарга Рахмай Хисмәтуллинның балалар өчен язган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Рахмай Хисмәтуллин –Актаныш районы Әнәк авылында 1934 елның 25 сентябрендә туа. 1952 елда - Пучы урта мәктәбен, аннан Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый. Күңелендә сандугач оялагач, нишлисең. Рахмай Хисмәтуллин дипломлы физик-математик булса да, иң элек Питрәч аннан Азнакай район газеталарында, Казанда “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) журналында хезмәт итә.

Журналист һәм язучы һаман эзләнә, аны яңа юллар дәшә. Тынгысыз язучыны төзелеш мәйданнары, төрле һөнәр ияләренең, төрле коллективларның яшәешләре кызыксындыра. Шуңа күрә ул әле Казан оргсинтез заводы төзелешендә бетончы, үзе укыган университетның хисаплау үзәгендә математик-программист булып хезмәт куя.

1966-1978 елларда Түбән Кама шәһәрендә яши. Төзелештә инженер, укытучы, халык театрының режиссеры вазифаларын башкара. Соңгы һөнәре әдипкә илһам биреп, аны халык арасында абруен күтәрә “Җидегән чишмә” бәйрәмнәренең тууына китерә. “Җидегән чишмә” берләшмәсе язучылар, артистлар, композиторлар, галимнәр өчен, гомумән, халкыбызның күренекле иҗат әһелләре өчен бик мактаулы кунак урыны була.

Ул тугыз китап авторы: “Салават күпере”, “Күкрәү авазлары”, “Үземне таптым”, “Сусау”, “Дөньяга көлеп чык!”, “Яшенле тау”, “Ак догалар”, “Кыйбла җиле”, “Тәүбә”.

Рахмай Хисмәтуллин 1989 елда Чаллы каласына килә. 1997 елга кадәр Чаллы Язучылар оешмасына җитәкчелек итә. 2004 елның 30 гыйнварында вафат була.

Бүген без сезнең игътибарга Рахмай Хисмәтуллинның балалар өчен язган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

 

ТУГАН ЯК

 

Синдә мин көләргә,

Сөйләргә өйрәндем.

Синдә мин еларга,

Уйларга өйрәндем.

 

Шуңа да сөюем

Көлүдән яктыдыр,

Сүзләрдәй татлыдыр,

Яшь кебек ачыдыр,

Уй кебек тирәндер.

Ниндидер көч белән,

Кайнар бер хис белән

Тартадыр туган як...

Туган як, үскән як,

Күз ачып, дөньяны

Беренче күргән як.

 

ХӘЕРЛЕ ИРТӘ!

 

Кояшның шаян нурлары

Күңелгә чиртә.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә!

Син дә очраган кешегә

Елмаеп эндәш.

Таратсын гел шулай шатлык

Иптәшкә иптәш!

Бер күңелдән бер күңелгә

Яхшылык кунсын.

Ягымлы сүздән куанып,

Күңел очынсын.

Хәерле иртә, әй, дөнья,

Хәерле иртә.

Кояшның шаян нурлары

Күңелгә чиртә.

 

АП-АК ҖӘЙ

 

Тирәкләрдә ап-ак кошлар...

Урманнарда ап-ак тынлык...

Басуларда ап-ак уҗым...

Су буенда ап-ак комлык.

Бер тавышсыз ап-ак яңгыр,

Ап-ак серләр, ап-ак шатлык...

Җәйне сагынуымнан шулай

Мин ап-ак җәй уйлап таптым.

Кышкы җәй!

 

ЯУ, НАЗЛЫКАЙ!

 

Көттек сине, әй, назлыкай,

Суга сусап, тилмереп:

Көн-төн эссе җил өреп.

Сине күреп, юллар биреп,

Чыктык каршы йөгереп...

Яу инде, син, яу, назлыкай,

Уймаклап син, уйнаклап.

Безнең өйнең түбәсенә

Төннәр буе кунаклап...

Яу, чибәркәй, яу, рәхәткәй,

Юл тузанын бетереп,

Учыбызда, түбәтәйдә

Бии-бии сикереп,

Дөбер-дөбер, шыбыр-шыбыр,

Бии-бии сикереп...

Яу басуга, яу бакчага,

Иләкләп кой, чиләкләп.

Өстәлләргә, табыннарга

Тәбикмәкләп, коймаклап;

Безнең авыл өсләрендә

Бик озакка кунаклап.

 

ӘТИНЕҢ КҮЛӘГӘСЕН ТОТУ

 

...Әтисен куып Азат

Бик озак чикте газап.

Уңга да куып карый,

Сулга да куып карый,

Өстенә басып карый,

Тоттырмый бит күләгә,

Төрле якка юргалый.

...Малай уйлап торды да,

Хәйлә-план корды да

Сизде эшнең асылын...

Тот та әтигә асылын!

Күләгә дә кочакта:

Ур-ра, ур-ра, күр әнә!

 

БИШЕК ҖЫРЫ

 

Әтәч кунган ак атка,

Ак канатлы бүз атка.

Һәр кич шулай килә алар

Азатларга кунакка.

Алар белән бергәләп,

Килә ап-ак күбәләк.

Ап-ак атта ак әтәч,

Канатында күчтәнәч.

Күрәсең бик киләме соң?

Күрим дисәң күзең йом.

Тирбәтәләр күп-күбәү,

Әлли-бәлли, бәлли-бәү.

Күчтәнәчне күрү белән,

Түбән иелде башлар.

Баскан килеш, күз йомып,

Йокладылар агачлар.

Йокыга талды йортлар,

Йоклады утлар, сулар.

Йоклады тәрәзәләр,

Йоклады бар нәрсәләр.

Йокы тулды өйләргә,

Әнкәй әйткән көйләргә,

Әткәй әйткән сүзләргә

Йокы тулды күзләргә.

Тын гына тирбәлә ат,

Әтәч кагына канат.

Алар белән бергәләп,

Талпына ак күбәләк.

Ача алсаң күзең ач –

Йокы икән күчтәнәч.

Йокы тулды ишеккә,

Түшәмдәге читлеккә,

Итеккә һәм читеккә...

Йокы тулды керфеккә,

Һәрберсенә бөртекләп.

Йокы тулды муенга,

Йокы тулды куенга,

Хәл калмады уенга.

Тирбәтәләр күп-күбәү

Әлли-бәлли, бәлли-бәү.

Әкрен генә тын гына

Тынды, арып, ак ат та.

Өскә ак моң сибәләп,

Тынды ак моң күбәләк.

Йокла, балам, бәллү-бәү,

Әлли-бәлли, бәлли-бәү.

 

СӘЯХӘТЧЕЛӘР

 

Без булырбыз юлларда

Яңгырларда, кырларда.

Бергә-бергә юл гизәрбез

Янда әтиебез барда.

Берни түгел урман-таулар,

Карлыганлык, куралык.

Хәтта кычытканнар аша

Бик күп җирләр урадык!

Кирәкми безгә автобус,

Пароход, таксилар да.

Барысы бер якта торсын:

Үзе йомшак, үзе җылы,

Үзе биек, үзе олы,

Менә торган, төшә торган

Әти җилкәсе барда!

 

АҺ, БЕР КИТСӘҢ КИРЕГӘ...

 

“Киен”, – диде әтисе,

“Киен”, – диде әнисе,

“Киен”, – диде әбисе –

Киенмәде Әнисә...

Нинди ачы җил иссә дә,

Гел күлмәкчән көенчә,

Чыгып китте Әнисә,

Авырып китте Әнисә,

Авырмас иде киенсә.

“Кил, – диделәр, – бирегә”.

Ә ул китте кирегә.

Аңа карап, күр менә:

Урам, йортлар һәм авыл

Китте барды кирегә.

...Бу ни хикмәт-тамаша:

Кызыбыз бит алдаша.

Аһ, алда ни күренә?!

Килеп чыккан берүзе

Кара урман түренә.

...Инде ялгыз Әнисә

Гел урманда тора, ди,

Киребеткән кыз булып,

Тик елап утыра, ди.

 

НӘНИ БИЮЧЕ

 

Яңгыраса дәртле моңнар,

Әверелә канатка.

Йөзеп китә, очып китә –

Ямь сибеп тирә-якка.

Йөз-күзләре яна уттай,

Бөтерелә орчыктай.

Бөгелә-сыгыла, әй, әйттерә

Нәни бәти, нәни тай.

Ара юктыр, талу юктыр,

Җилне ияртер сыпыртып.

Идәннәр дә бии башлый

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тып.

Йорт сикерә...Әй өттерә,

Ут сиптерә тәпиләр...

Кош тоткандай карап тора

Әниләр һәм әтиләр.

 

ДӨНЬЯГА КӨЛЕП ЧЫК!

 

– И, улым, ник болай елыйсың?

Рәнҗеттеме берәр әдәпсез?

Тик улым эндәшми. Мин беләм:

Күз яше түгелми сәбәпсез.

Бераз тын торгач, әйтте улым:

– Уенчыгымны алды бер малай...

– Шуңамы үксисең,

Җанымны телгәләп урталай?

Әй, улым, нәрсә ул уенчык?!

Урамга чыкканда көлеп чык.

Урам бит иң матур уенчык –

Көн якты, күк биек, күк ачык! –

Урамга дәртләнеп, йөгереп чык!

Анда бар мең төрле уенчык.

Кояш, гөл, сандугач, сыерчык –

Барысы әйтә: “Йөгерек чык”.

Улым, син дөньяга көлеп чык!

 

КОЯШ ҺӘМ БАЛА

 

Кояш:

 

Телдән бирәм бу сорауны

Язып тормыйм тактага:

Яз җиттеме, бөтен дөнья

Яшеллеккә каплана.

 

Үсә гөлләр өй эчендә,

Үсә хәтта сазда да.

Үсә гөлләр бөтен җирдә,

Ә ник үсми базда да?

 

Бала:

 

Әй, сөекле Кояш апа,

Бар җир синнән нур ала.

Шул нурлардан шифаланып

Чәчәк-гөлләр ярала.

Ә базга нурлар төшми,

Шунлыктан гөл дә үсми.

 

Кояш:

 

Юкка сорамадым моны –

Онытма син, балам, шуны:

Белем дә нәкъ нур кебек,

Ә күңелләр җир кебек;

 

Күп белем алган күңелләр.

Гөлчәчәкле яз сыман.

Белемсез калган күңелләр

Кап-караңгы баз сыман.

 

БАЛАЧАК КАЯ КИТӘ?

 

Яңгырдан соң чәчәкләрдән

Күпме төс күккә күчте!

Күр, салават күперенең

Чаты чирәмгә төште.

 

Шул күпердән менеп китте

Төс алырга балачак!

Кире төшмәс ул балачак,

Нур-күпердә калачак.

 

ЯШЬ АРХЕОЛОГЛАР ҖЫРЫ

 

Матур урманнарда,

Таңгы чыклар эчеп,

Истәлекләр ята,

Мәңгелеккә күчеп.

Күпме гасыр күрми

Киткән моннан үтеп.

Истәлекләр елый,

Кеше күзе көтеп.

Елга төпләрендә

Истәлекләр ята.

Тауның битләрендә,

Чакырып, ал таң ата.

Шомлы моңнар килә

Кояш батканнарда.

Әллә ниләр бардыр

Көлле катламнарда.

Җыярбыз моңнарны –

Безнең күңел бөре.

Шытмый калмас монда

Киләчәкнең сере.

Ашкына идек без

Эзләргә күптәннән.

Бәхет капкасына

Юл килә үткәннән.

 

ҺӘРВАКЫТ ТАҢ АТА...

 

Сүнми дә, батмый да

Ак өмет юлдашы –

Туган як күгендә

Балачак кояшы.

 

Эленгән, ул тора,

Елмаеп һәм көлеп,

Гомерләр түренә

Мәңгелек ямь биреп.

 

Булса да кара төн

Җирдәш чит тарафта.

Туган як өстендә

Һәрвакыт таң ата.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: