Көмеш кыңгырау

Шәвәли ачышы

Ел ул ике полюслы, Глобуска охшаган!

ШӘВӘЛИ АЧЫШЫ

Глобуска  карыйм да

Тагын бер кат ышанам:

Ел да ике полюслы,

Ул да Җиргә охшаган!

Башлануы — январьда —

Әттә-тә-тә биетә!

Декабрьда кабат кыш —

Салкын белән ел бетә.

Зәһәр ике полюсның

Уртасында экватор —

Июнь,  июль  пешерә,

Экваторда бик матур!

Мәктәп белән ел да без

Шул сызыкка җитәбез,

Иң-иң  әйбәт  урында

Бергәләп  ял  итәбез.

...Көз укырга  барганда

Тагын бер кат ышанам,—

Ел ул ике полюслы,

Глобуска охшаган!

 

ЧЕБИЛЕ ӘКИЯТ

Кычыткан арасыннан

Бер күкәй тапкан идем,

Кайта торгачтын шуны

Төшереп ваткан идем,—

Йөгереп кергәнмени —

Сикереп  чыкты  чеби!

Куа киттем чебешне,

Ул чаба шундый көчле,

Ике кунды, бер очты —

Зур тавык булып үсте:

Салып калдырды күкәй,

Мине алдады бит, әй...

Күкәйдән  чыкты  чеби —

Бусы үзгәрәк кеби.

Ни булыр икән, карыйм,

Тагын берәр ай чабыйм...

Күрәмен чеби үскәч —

Бусы   бит   аның...   әтәч!

Әтәч күкәй салмады —

Сөйләргә  җай  калмады...

...Йөгерә-чаба  торгач,

Мин дә зур булып җиттем

Әкияттән чыктым да

Киң дөнья буйлап киттем

 

ОЧАМ,   ОЧАМ!

Кулларымны  кагынам да,

Талпынам да күтәреләм —

Нинди җиңел очып киләм,

Нинди иркен күккә менәм!

Өстәрәк  мин йортлардан да,

Өстәрәк мин таулардан да,

Тау башында үсеп торган

Җилфердәгән таллардан да!

Тирбәләм дә очып барам,

Кош тойган рәхәтне тоям,

Салмак кына, җайлап кына

Кул-канатны кагып куям.

Аска карыйм, бигрәк биек...

Куркуны  да  җиңү рәхәт!

Кыр,  болыннар өсләреннән

Йөзеп  кенә  килү рәхәт!

...Уянгач   та — очармын   күк!

Әни әйтә: — Усүең бу,

Күңелеңнең кошларгарак,

Биеккәрәк күчүе бу.

Нинди җиңел атлап киләм,

Иңнәремдә  канат  тоям.

Ымсындырган, кызыктырган

Киләчәккә карап куям...

 

УРАМ УЛ НИНДИ?

Буш тартма тибеп

Малайлар  уза.

Ишек төбендә

Агайлар кыза:

—  Урам — тәртипсез!

—  Урам, ул — боза!

Челтерр! — пыяла

Җиргә коелган...

—  Тагын тегеләр

Монда җыелган!

—  Урам — әшәке!

—  Урам — хулиган!

Чиста  агымда

Болганчык  күбек,

Бер мичкә балга

Бер кашык дегет,

Күзгә кергән чүп —

Тәртипсез егет...

Яхшы  кешеләр

Нихәтле үтте,

Ник кычкырмыйбыз

Хәзергә тикле:

—  Урам  бик  матур!

—  Урам тәртипле!

Герой исемен

Йөртә бу урам,

Аның юл  башы

Шушында булган,

Шушы урамда

Кыюлык туган!

Үтәм урамнан

Төрлесен күреп,

Һәм әйтә алам

Сезгә бик белеп:

—   Урам ниндиме?

Үзебез кебек!..

 

МАЛАЙГА ЭТ АЛДЫЛАР

Тәмам  тигәч  теңкәгә

Эт алдылар малайга.

Кисәттеләр  шулай  да: —

Режим кирәк маэмайга!

Андый-мондый  түгел бу,

Гаҗәп  затлы токымлы,

Ашауга да нәзберек,

Капмый  такы-токыны.

Иртән иртүк торасы,

Саф һавада йөртәсе,

Кирәкчә  сикертәсе,

Тәртипкә   өйрәтәсе.

Эткә   режим   булырмы,

Үзең   дә  санламагач,

Кабат-кабат әйтеп тә

Әйткәнне  тыңламагач!

...Ә маэмай шундый матур,

Мөлаем карап ала,

Яратканын белдереп

Борынны ялап ала...

Тиде режим файдасы,

Үсте күзгә күренеп,

Малай да бит тәртипкә

Җитте  тәмам  күнегеп!

Бер-берсенә ике дус

Гаҗәп тә ияләнде,

Малай — этне, эт — малайны

Әйбәт  тәрбияләде!

 

АТ «ЙӨРТҮЧЕ» МАЛАЙ

Мотоциклны   бирдек —

Мотоциклда йөрде.

Аннары  соң ул  безнең

Атта йөргәнне күрде.

«Бик  гади   техника!»—дип,

Шәһәр кунагы көлде.

«Ат йөртү соң эшме!» — дип,

Урындык куеп менде...

Уйнап кына атланды,

«Булды бит!»—дип мактанды,

Боргаланды,  кыланды,

Һәм төшеп тә капланды.

Аһ-ваһ   килеп   ятты  да

Аксап-туксап  кузгалды,

—  Кайда  моның тормозы? —

Диеп кенә сорады.

Әйттек  кунак  егеткә:

—  Озак булыр аңлату,

Тормоз белү — бер нәрсә,

Кирәк  атны  ярату.

Машинаң  кебек  итеп

Ярату җитми хәтта —

Ат та  сине  танысын,

Яратсын сине ат та!

Әйтү бушка китмәде,

Төшендерү ярады —

Беренче кат ул атның

«Фара»сына карады...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: