Шәһәрне дә яратырга кирәк!
Шигърият

Шәһәрне дә яратырга кирәк!

Килешәсезме? Без авылны, табигатьне зурлыйбыз да, кайвакыт, ә бәлки күп вакыт та әле, үзебез яшәгән шәһәрне үгисетәбез... Ләкин бит син яшәгән җир шәһәр икән – ул Син яшәгән җир! Син шул җирне матурларга, якларга омтылырга тиеш. Хәер, тиеш дип... Тиешме-юкмы, синең шәһәр шуны көтә. Шул хакта бу шигырь.

Шәһәрне дә яратырга кирәк!

Шәһәрне дә яратырга кирәк.
Таш булса да йөзе.
Таш булса да.
Һәр карышы Җир-Анадан аерып,
Каерып алган өлеш-аш булса да.

Яратырга кирәк. Таш өстендә
Гөлләр шытсын өчен
Берәм-берәм.
Ул гөлләрне мин –
кичерү сорап –
тамган күз яшьләре итеп күрәм.

Яратырга кирәк. Таш дисәң дә,
Ташлар да бит алар тере. Тере!
Син ташлардан сора:
күпме анда
кешеләрнең чәчкән,
түккән сере.

Шәһәрне дә яратырга кирәк.
Таш булса да үзе.
Таш булса да.
Җир-Ананың
төпчек улы сыман,
нигез-йортка гүя баш булса да.

Яратырга кирәк. Яратудан
Йомшара ул
хәтта каткан бәгырь.
Таш калалар түгел,
Яратуга
Мохтаҗ булып бара
безнең дәвер.

Лилия Фәттахова.

 


фикер

Комментарии

  • аватар

    Комеш Кынгырау

    0

    0

    Искиткеч шигырь! Уйландыра!