Көмеш кыңгырау

«Шүрәле»нең дәвамы

Шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗановның 15нче декабрьдә туган көне. Аны юбилее белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!

«Шүрәле»нең дәвамы

Нишләсен мескен Шүрәле, сызланып утырган да,

Дуслары киткәч, ялгызы озак йөргән урманда.

 

– Дусларым шушы хәлемдә ташлап киттеләр, – дигән,

– Чын дуслар булмаган алар, мыскыл иттеләр, – дигән.

 

Мәрхәмәтле тик бер Кояш: яктырткан да җылыткан.

Шүрәле, Кояшка карап, ерак сәфәргә чыккан.

 

Бүрәнә күтәреп йөреп, шулкадәр талчыккан ул,

Чулман, Нократ елгаларын көчкә йөзеп чыккан ул.

 

Йөри торгач, Шүрәлебез бер елгага тап булган,

Ә ул елга Ык икәнен белгән бары соңыннан.

 

Ык буеның гүзәллеген күреп таңга калган ул,

Шунда йөреп, тәннәренә сихәт, дәрман алган ул.

 

Тугайларда йөри торгач, хәле дә беткән икән,

Уңайлы бер урын табып, тирән йокыга киткән.

 

Ә төшендә... төшендә ул әллә ниләр күргән, ди.

Мөслим балалары белән кочаклашып йөргән, ди.

 

Уянып китсә, каршында – бер төркем бала-чага,

Кармак-чиләкләр күтәреп, әрле дә бирле чаба...

 

Шүрәледән куркамы соң безнең Мөслим баласы,

Тукайны укып үссен дә хәтта әби-бабасы.

 

Шүрәлене-мескенкәйне кызганып елаганнар,

Ә шулай да шаяннары бер кызык уйлаганнар.

 

– Шүрәле, – дигәннәр алар, – күрсәтсәң безгә биеп,

Бу бәлаңнән коткарырбыз, якын дустыбыз, – диеп.

 

Арадан бер малай, чыгып, кураенда уйнаган,

Шүрәлебез шатлыгыннан сикерә-сикерә чыйнаган.

 

Бии-бии болай дигән: «Алсагыз түмәремне,

Сезгә күрсәтермен әле тагын бер һөнәремне».

 

Балалар бүрәнәдәге ярыкны каерганнар

Һәм шатлыктан барысы да авызларын ерганнар.

 

–Бирегез, – дигән Шүрәле, – миңа да шул курайны...

Һәм уйнап та җибәргән ул, яңгыратып тугайны.

 

Барча кошлар Шүрәлене җыелып тыңлаганнар,

Шуннан башлап, җәй буена сайрамый тормаганнар.

 

Шүрәленең бармаклары курай өчен туган, ди,

Былтырны да юри генә ул куркытмак булган, ди.

 

Балаларга мәрхәмәтле һәм шәфкатьле торганга,

Бәйрәм ясап, Шүрәлене озатканнар урманга.

 

Шуңа Мөслим туграсында курайчы егет икән,

Безгә дә инде бу серне аңлау вакыты җиткән...

 

«Курай» паркы ачылды бит, анысын да белегез.

Ә җәй көне ял итәргә Ык буена килегез!

 

Быелгы җәйдән дә калмый, Ык елгасы буенда

Мөслим җәннәте төзү, ди, өлкәннәрнең уенда.

 

Ә Шүрәле мөслимнәргә рәхмәт әйтеп туймый, ди.

Бөтен матурлыкны үзем саклармын, дип уйлый, ди.

 

Әнкәй җыры

Әнкәемнең җыруларын

Кабатлыйм иртә-кичен.

Гомер буе ул аларны

Саклаган безнең өчен.

 

Рәхмәтләрен шул җыр аша

Безгә җиткерә иде.

Чөнки ул безне һәрвакыт

Бик якын күрә иде.

 

Ул җырлар һаман колакта

Яңгырап тора сыман.

...Иң матур җыр – әнкәй җыры

Бөтен җыр арасыннан!

 

Табышмаклар

Аны белмәгән кеше юк

Һәм күрмәгән кеше юк.

Яратмаган да кеше юк,

Бер килмәгән төше юк.

 

Кайчакта ул туйдыра да,

Аннан качасы килә.

Җәйге көндә, керсен өчен,

Тәрәз ачасы килә.

 

Аның гомере дә озын,

Белмибез туган көнен.

Көне буена эшли дә

Йокыга тала төнен.

(Кояш)

 

Ул мине дә күтәрә

Һәм сине дә күтәрә.

Зарыгып көтеп тора

Менгән чакта күкләргә.

 

Ул мине туендыра,

Сине дә туендыра.

Аның белән дус булсаң,

Бәхеткә коендыра.

(Җир)

 

Ул бер генә сиңа да,

Ул бер генә миңа да.

Аннан ачы, аннан татлы

Берни дә юк дөньяда.

(Туган тел)

 

Үзе күзгә дә күренми,

Ә кадере чамасыз.

Тереклек һәм үсемлекләр

Ансыз кала чарасыз.

(Һава)

 

Ага базарлы шәһәр ул

Иделнең нәкъ ярында.

Кунакларны бик ярата,

Кабул итә барын да

(Болгар)

 

Бары сәләтлеләр генә

Җыела анда, диләр.

Идел буе шәһәре ул,

Исеме аның................

(Биләр)

 

Без укыйбыз өч телдә

Беренче сыйныф булса да,

Без укыйбыз өч телдә.

Шушы дөньяда яшә дә,

Ничек аларны белмә...

 

Беренчесе – туган телем,

Иң кирәкле газиз тел.

Башка телләр өйрәнгәнче,

Иң беренче шуны бел.

 

Татар телен, туган телне

Һәркем белергә тиеш.

Татарстанда яшә дә,

Татарча белмә, имеш...

 

Икенчесе – рус теле,

Дәүләт теле – кирәк ул.

Ике дәүләт телле бит без,

Андый телләр сирәк ул.

 

Өченчесен белмәсәң дә

Яшәп була, дисеңдер.

Ул телнең бик кирәклеген

Әле син белмисеңдер.

 

Дөнья буйлап гизим, дисәң,

Белим дисәң күбрәк,

Дусларым күп булсын, дисәң,

Инглиз теле кирәк.

 

Шушы телләрнең барсын да

Өйрәтәләр мәктәптә.

Ә мин аларның һәрберсен

Беләчәкмен, әлбәттә.

 

Үрнәк әби

Туксанны да узып китте

Безнең әби.

Үзе һаман көлеп тора,

Үзе гади.

 

Биш вакыт намазын бер дә

Калдырмый ул.

Өйдә эшләп, әз генә дә

Арымый ул.

 

Хәтта ураза да тота,

Саваплы, ди.

Дин тотарга һәр мөселман

Җаваплы, ди.

 

Дисбесен дә берөзлексез

Тартып тора.

Менә шуңа бәхете дә

Артып тора.

 

Колагы ишетмәсә дә,

Күзе күрә.

Укымаган китабы юк

Шуңа күрә.

 

Туксанны узган әбиләр

Була сирәк.

Әбиләрнең әниләрен

Саклау кирәк.

 

Барыбыз да күрсәтәбез

Аңа хөрмәт.

Чөнки бит ул безгә бөтен

Яктан үрнәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: