Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шаярма, күбәләк!

Илдус Миңнуллин шигырьләре.

СӘЕР КОШ

Бакчадагы алмагачка

Бер сәер кош утырган.

Башта мин аны уйладым

Улдыр диеп тукран.

Барып җиткәч кенә белдем

Эшнең нидә икәнен,

Күршеләрнең песиләре

Мине кызык иткәнен.

 

УЙНАП ТУЙМАДЫК

Җил үтте, буран бетте,

Ә безне урам көтте.

Чыгып җиттек урамга,

Рәхмәт әйтеп буранга.

Кары җепшек һәм йомшак,

Учлап тот та ал да ат.

Башланды чып-чын уен:

Чыдасын баш һәм муен.

Уңнан да оча туплар,

Сулдан да оча туплар.

Очсын әйдә, очсыннар -

Бетәрлек түгел ич кар.

Рәхәтләнеп уйнадык,

Тик барыбер туймадык.

Тагын уйнар идек тә,

Бияләйләр - сыгарлык.

 

ЯРАТЫГЫЗ СПОРТНЫ

Безнең белән бабам да

Тиз зарядка ясады.

Сәламәт булу нигезен

Спорт диеп атады.

Ул әле дә көндезләрен

Чаңгыда йөреп кайта, -

Шуңа күрә ул минем,

Сәламәтлегем арта.

Спортны яратыгыз, дип

Өнди безне һәрвакыт. -

Балалар, - ди, - тырышыгыз,

Бер файда юк тик ятып.

Ләкин чамадан чыкмагыз,

Тотыгыз, - ди, - киңәшем. -

Бары спорт озайта, - ди, -

Бабагызның зур яшен.

 

ШАЯРМА, КҮБӘЛӘК

Күбәләк бакчама

Кайта гел, җәй җиткәч.

Ул минем сердәшчем,

Чын дустым һәм иптәш.

Куна да чәчәккә,

Янына йөгерәм.

Мин барам, ә дустым

Очып та өлгергән.

Без шулай бик озак

Куышлы уйныйбыз,

Тик күпме уйнап та,

Барыбер туймыйбыз.

Кич җитсә, ул тизрәк

Ашыга урманга.

Калмый шул төнлә дә

Янымда кунарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев