Сары яфрак арасыннан елмая безгә кояш...
Рифат Сәлахтан шигъри күчтәнәч, дуслар! Кояшның шаян нурлары, Аркама төртә минем. Хәерле иртә, әнием, Хәерле иртә, өем!
Йомшак тиен
Кошлар сайрый, бүре улый,
Аю көйли үз көен.
Уламый да, сайрамый да,
Кетерди генә тиен.
Үзе нәни, үзе йомшак,
Табалсаң, сөен, әйдә.
Күз иярми наратларда
Сикергән тиеннәргә.
Учыңа көнбагыш тотып,
Чакырсаң килер микән?
Әллә үзе төшеп безгә
Чикләвек бирер микән?
Тотып иркәләрмен димә,
Ерактан күреп сөен.
Агач башларына менеп
Кетерди генә тиен!
Футбол уйныйм
Футбол уйнарга яратам,
Һич аерыла алмыйм.
Әти-әни тиргәсә дә,
Мин аларга карамыйм.
Бигрәк оста футболчы мин,
Тактикасын да беләм.
Нинди һөҗүм дөреслеген
Хәзер үк әйтеп бирәм.
Месси да мин, Неймар да мнн,
Роналдусы да үзем.
Ләкин озак уйнагачтын
Авырта никтер күзем.
Тик мәктәптә тәнәфестә
Тиз йөгереп булмый шул.
Мин футболны чынлап түгел,
Компьютерда уйныйм шул.
Нәни иптәш
Әтисе эт алып кайткан
Улы туган көненә.
Нәни дустым булды диеп
Рәшит бик тә сөенә.
Ләкин бер сорау – этенә
Инде кем диеп дәшик?
Әнә шул хакта бик озак
Уйлап утырды Рәшит.
Көчек сәлам бирде аңа:
Тәпиендә – ак тырнак.
Юкка баш ваткан икән ул,
Менә исем – Актырнак!
Рәшит яраткан этенә
Актырнак диеп кушты,
Эте яныннан китми дә
Рәшит – Актырнак дусты.
Көз
Салкын җилләр исә хәзер,
Кереп барабыз көзгә.
Бераз күңелсез булса да,
Күп уңыш бирә безгә.
Өй тулы җиләк-җимешләр,
Кайнатмалар, кыярлар.
Кыш җиткәч кайнатмаларны
Өстәлләргә куярлар.
Бәрәңгеләр — базга төшкән,
Ашлыклар — амбарларда.
Алтын аламалар өлгерә
Бүләккә балаларга.
Сөенәбез, шатланабыз,
Моңсу булса да бераз.
Сары яфрак арасыннан
Елмая безгә кояш.
Хәерле иртә!
Кояшның шаян нурлары,
Аркама төртә минем.
Хәерле иртә, әнием,
Хәерле иртә, өем!
Хәерле иртә дип дәшәм
Сөйгәнгә анам телен.
Хәерле иртә, туганнар,
Хәерле иртә, илем!
Озата бара мәктәпкә
Иртәнге җылы җилем!
Хәерле иртә, дусларым,
Хәерле иртә, җирем!
Өметләр алга чакыра,
Офыклар дәшә юлга.
Хәерле иртә, кешеләр!
Хәерле иртә, дөнья!
Сәгатьләре юктыр
Үрдәкләребез бар безнең,
Үзләре бик уңганнар:
Үзе оча, үзе йөзә,
Үзе җырлый торганнар.
Алар иртүк торалар да
Китәләр зәңгәр күлгә.
Кайсы оча, кайсы йөзә
Кайсы бакылдый белә.
Көне буе шунда алар,
Мин килмәсәм кайтмыйлар.
Мине күргәч, сөенәләр:
«Бак-бак, бак-бак, бак», – диләр.
Алпан-тилпән атлый алар
Кагынып канатларын.
Үзләре белеп кайтырга
Сәгате юк аларның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев