Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сарбай турында легенда

Роберт Әхмәтҗанов шигырьләре.

САРБАЙ ТУРЫНДА ЛЕГЕНДА

…Очтың камыллы кырлар аша,
Үзең дә камыл төсендә —
күренмисең дә!..

Кешеләр яратуыннан,
хуҗаңның киң күңеллелегеннән
канатланып,
гомереңнең кыл түбәсендә
гүя романтик дулкынга
килеп кердең. Күтәрелдең!

Син инде Сарбай гына түгел, гүя
күчтең кешеләр даирәсенә,
яңа яшәешкә,
илһамланып!

Танавың яңа чор җилләрен тотты;
кешеләргә рәхмәтең ташып чыкты
йөрәгеңнән!
Тойдың гүя чорның яңа ачышларын,
Сарбай!..

Очтың!

Ишегалдында тәлинкәңдә
ашалмыйча калды салган ашың
(буы чыгып тора әле дә!).

Хуҗаң, сәфәр чыккан чакта,
сине уятмаска тырышты.
Ул инде үргә менеп бара.
Олы юл өстендә эленеп тора тузан.

Ә син.
сикереп коймадан,
сары йомгактай,
очтың хуҗаң артыннан,
куып җиттең,
узып киттең —
гүләп торган
олы магистраль каршына!

Чакырдылар сине кирегә:
«Борыл болыныңа,
кайт яшел ишегалдыңа,
Сарбай!» — дип ялынды барысы да…

Томырылдың ак болыт артына!
Берүзеңә — шундый киңлек!
Хөрлек!
Оч! Тауга мен!
Уз җилләрен!

Югал чакрымнарда,
сары нокта булып
ерак офыкларда!

Бәйдә чакта тарлыкка да күндең,
ә хөр йөрәк типте,
читлегеннән чыгар булып!
Югалдың син кереп офыкларга…

Хуҗаң синең
исемеңне әйтеп җилләргә,
чакыра сине, кырларга чыгып,
тузанлы үрләргә карый:
камыллы кырлардан,
ак болытлар яныннан
тәгәрәп кайтмыймы
Сары Йомгак?!
Сине белешеп,
күргән-белгәннәрдән сорап,
көн дә кайта урап…

Сөйлиләр төрлечә,
бәгырьне тырнап:
имеш, син чапкансың машинага өреп,
имеш, син киткәнсең урманнарга кереп,
койрыгың гына күренеп калган
тимер күпер астында…

Илләр гизәргә китүеңме
олы дөньяда,
кешедәй, күпне белеп?..
Имеш, син ятасың
кайдадыр
гудрон юл читендә…
Ап-ак җаның
киткән… Айга менеп!

Моны беркем белдермәде,
сөйләмәде соңгы хәбәрләр,
сөйләмәде җилләр…
Иң кешелекле Сарбаем,
кайда син, җүләр?!

Кеше сүзен,
хуҗаң күңелен
күздән аңлый идең син, җаным!
Космик гасырда
кайбер бәндәләрдән
кешелеклерәк иде бит җаның…
Бер генә өр,
хәбәр бир!
Бер йөгереп кайт,
хуҗаңны юат!

***
Икенче көн инде эфирдан
агыла моңлы көйләр,
гүя синең хакта сөйләп.

Сине искә алган кебек
кояшлы валторналар,
әллә кемне юксыналар
Тәрбелидә
торналар!..

Икенче көн инде… кимәнәләр,
йөрәгемә сызып кинәнәләр…
Әйтерсең лә минем хәлне белеп,
эфир тутырып
елый… Моцарт, Глюк…

Авыр да шул безгә
сине югалту…
Кайтыр, төнлә кайтыр,
капка төбендә
тавыш бирер,
диеп юату…

Моңсу тагын да…
Вакыт-вакыт, кичке җилләрдә…
син өрәсең төсле
урман ягында!..
Сарбай!
Легендага киттең
җилдәй исеп кенә…

…Ишегалдына чыгып,
күккә карыйм,
тыңлыйм җилне:
кайдадыр төн түреннән
синең
Айга өргәнең ишетелә!..

1984 ел.

***
Күренмәгән бер кешем бар бу җирдә:
йә ерак ул миңа, йә якын...
Йә кайта ул утлар сүнгәч,
таң җиле шаулаткач усак яфрагын,
тәрәзәгә чиртә... үзе керми,
дәшми-тынмый болыннарга китә...
Ромашкалар арасында йөри,
маймычлы тонык инешкә
коя яр туфрагын.

Китә кереп башы белән яшь арышка.
Күзем ачам:
ә болында -
үлән шавы,
су шавы,
энә караклары камышта...
чабак исе!

Әрәмәгә керәм аны эзләп,
күләгәсе төшкән инеш суына:
сөяк саплы ак пәкесе белән
мыштым гына
таллар юна...

Төшкә керә: әллә үпкәләгән -
(учына кыскан яшел алмасын)
башын иеп миңа кырын карый.
"Аңларсың,
аңларсың!.."
Дәшче, кешем, миннән нәрсә кирәк?
Бармы бирәчәгем? Алачагың?..

Төн эченнән эзлим аны.
Ерак калган кырлар өстеннән,
нәкъ Җидегәнгә тияр-тимәс,
үтеп китә йолдыз булып...

- Балачагым,
ба-ла-ча-гым!..

1971

ЕРАКТАГЫ ДУСКА

Бу минутта төрле киңлектә без -
Кабул итәм Синнән Кояшны.
Әле ярый Син яшисең җирдә...
Син яшисең.
Моны көн раслый.

Бүген безгә ни ул киңлекләрең,
Давыллы кыр,
Дөм-дөм урманың, -
Безнең белән бер үк күк астында
Бик сизелә Синең торганың!..

Бар дулкында күңелем - тота Сине,
Тоя күңелем, борчый дәшмәвең...
Бу дөньяның хет кай ноктасында
Бик кирәкле
Синең яшәвең!..

1966

СИН КИЛГӘН ЮЛЛАР

Син килгән юлларда - яз бүген,
Күгәрчен юынып кагынган;
Кояшны аз гына шәүләләп,
Иң якты болытлар агылган...

Синең як, синең җыр! Үзеңдәй
Назлана кыргый кыр гөлләре;
Яз керсә, исемеңне сагынып,
Мөлдери мәхәббәт күлләре!..

Тургайлар шатланган һавада
Безнең дә шатлыкка урын бар.
Яз керсә, син килгән эзләргә
Яшәреп гөл чигә болыннар.

Син килгән юлларда - яз бүген,
Күгәрчен канаты кагылган...
Яз булып син килгән юлларда
Иң якты җырым бит табылган!..

1961

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев