Көмеш кыңгырау

«Сагыну чираты»

18нче майда балалар язучысы Энҗе Мөэминованың (1924–2009) туган көне.

«САГЫНУ ЧИРАТЫ»

Бу ни хәл соң?

Ял көнендә

Маратларның өенә

Ишек төпләреннән башлап

Бала-чага тезелгән.

Марат алар каршысында

Елмаеп, көлеп тора.

Ул аларга алсу-кызыл

Алмалар биреп тора!

—  Нәрсә бирәләр соң анда?

—  Мороженый саталармы?

—  Әллә фокусчы килгәнме?

—   Конфет тараталармы?

Узган-барган шулай диеп,

Сүз катып үтеп тора.

Ә чират үсеп тора!..

Малайлар, кызлар гөрләп

Җавап бирәләр бердән:

—  Марат бөтен җәй буенча

Авылда торып кайтты...

—  Без аны бик-бик сагындык...

Бу — «сагыну чираты!..»

Чират гел үсеп тора,

Алмалар бетеп тора.

Тәмле дә соң алмасы! —

Оныкларын ярата шул

Әби белән бабасы.

Марат алар күчтәнәчен

Дусларына тарата.

Ә дуслары чын күңелдән

Рәхмәт диләр Маратка.

БҮЛӘК ИТСЕННӘР ИДЕ

Их, рәхәт тә соң кунакта —

Бабай белән әбидә!

Китәсе килми бер килгәч,

Кайтасы килми өйгә,

Әйтеп карыйм әле бүген

Әти белән әнигә,

Бүләк итсен алар мине

Бабай белән әбигә!

Бабай белән әбигә дә

Күңелле булыр иде.

Алар миңа кәнфит кенә

Ашатып торыр иде.

Иртүк уятмаслар иде,

Барырга дип бакчага.

Көндез йоклатмаслар иде

Йоклаткан күк бакчада

Бабай белән икәү бергә

Балыкка йөрер идек.

Әби көн дә тәмле ашлар,

Коймак пешерер иде.

Бераз үскәч мин аларга

Ярдәм итешер идем:

Җиләкләргә, чәчәкләргә

Сулар сибешер идем...

Әти белән әнине мин

Сагынмас идем бер дә.

Бик сагынсалар, үзләре

Килер иде күрергә.

Күндердем инде мин моңа

Бабай белән әбине!

Ничек ризалаштырырга

Әти белән әнине?!

ҖАЕН ТАПТЫМ

Нишләтергә бу Маратны!

Гел юк кына нәрсәне дә

Аңламый интектерә.

Бер-бер артлы сорау бирә,

Җавап тапмый аптырыйм.

Менә бүген тагын миннән

Юк нәрсәне таптыра.

—  Бабагыз сәлам җибәрде,—

диде бит әни кичә.

Үзе иртүк эшкә киткән,

аны безгә бирмичә.

—   Кайда куйган икән аны,

табыйк әле, табыйк,— ди.

—  Сәлам нинди була икән,

Карыйк әле, карыйк,— ди.

-— Күреп булмый бит аны,— дип,

Аңлатып әйтеп карыйм.

Ә ул һаман берөзлексез

Үзенекен сукалый:

—  Алай булгач, безнең өйгә

Ничек килгән икән? — ди.

—  Безнең монда икәнлекне

Каян белгән икән?—ди.

Дөрес анысы. Мин олырак,

Марат өчен абый мин.

Абый да бит! Бар сорауга

Каян җавап табыйм мин?!

Беркөнне мин аның үзен

Аптыратырга уйладым.

Аның белән без бик озак

«Аптырашлы» уйнадык.

Карап торам Маратка,

Аптырамый җавапка! —

Тапкыр җавап табуына

Шаккаттым мин шул чакта!

Әгәр шулай интексәгез,

Бик аптырап тормагыз.

Сез дә менә безнең кебек

«Аптырашлы» уйнагыз.

— Ничек уйныйк? — дисезме,

Белергә телисезме?

Бүгенгесен без аның

Менә болай уйнадык:

Утырттым да Маратны,

Күзләремә каратып,

Сорау бирдем үзенә,

Җавап бир, дип, тиз генә.

—   Күзләрең нигә кирәк?

—  Күрергә...

—  Аягың нигә кирәк?

—   Йөрергә...

—   Колакларың ни эшли?

—  Ишетә...

—  Ә телең нәрсә эшли?

—  Сөйләшә...

—  Кулларың нәрсә эшли?

—   Кашык, чәнечке тота да

—  Тәмле ашлар ашата...

—  Ә авызың нәрсә эшли?

—   Шикәр, конфет суыра...

—  Ә чәчләрең нәрсә эшли?

—  Баш өстендә тик тора!..

Кем әйтә ала Маратны

Табалмый, дип, җавапны?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: