Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сабын куыгы дигәнем – Хыялым ул, дусларым!

Люция Әблиева шигырьләре.

Болытлар

Әллә инде җил куалый,

Әллә белмиләр чама.

Минем арттан бер адым да

Калмый, болытлар чаба.

Йә алар узып китәләр,

Йә мин яхшы «җилдерәм».

Спорт белән шөгыльләнгәч,

Ышанамын, җиңдермәм.

Җилнең дә бер дә исәбе,

Юк, дусларым, туктарга.

Әллә миңа ярдәм итә,

Әллә ак болытларга?

Йөгерә торгач, кайтып  җиттем,

Болытлар китте үтеп.

Аларны да өйләрендә

Торалар, бугай, көтеп.

 

Айрат

Айрат исемле малайны

Кем генә белми?

Шигырьләрне ул шулкадәр

Сәнгатьле сөйли.

Оста инде, Айрат оста!

Макта, мактама.

Аны тыңлагач, күңелләр

Итә тантана.

Һәр сүзең йөрәккә үтеп

Керә, һай, рәхмәт! 

Шундый дустымның булуы

Ифрат та рәхәт.

 

 

Сания һәм кошлар

Кошларны танып белми,

Күрше кызы Сания.

Чәүкәне карга дия,

Кызылтүш – песнәк аңа.

Гөлдер, гөлдер күгәрчен,

Үпкәләгән, гөрләми.

«Саескан бу!» – дигәнне,

Әлбәттә, һич өнәми.

Санияне өйрәтәм,

Хаталарын төзәтәм.

Ул бит әле кечкенә,

Аңа бары өч кенә!

 

Кубыз

Уртасында теле бар,

Яңгырап торган көе бар.

Исеме дә хикмәтле –

Кубыз-з-з-з! Һәй әкәмәтле!

Тукай да кубыз тарткан,

Димәк, шагыйрь яраткан.

Кубыз-з-з-з, кубыз-з-з-з,

Шәп уен коралыбыз.

Әни дә кубыз чиртә,

Аяклар биеп китә.

Кубыз-з-з-з -з, кубыз-з-з-з,

Сине бик яратабыз!

 

Хыялым

Сабын куыгы очыру,

Бигрәк, рәхәт-күңелле.

Ә-һә-һәй, карале, кара,

Күккә ашты түгелме?!

 

Булмас, булмас, күккә кадәр,

Менмәс куык, дисезме?

Ничек итеп чынбарлыкка

Ышандырыйм соң сезне?

 

Аңлыйсы килә дөньяның

Могҗиза, тылсымнарын.

Сабын куыгы дигәнем

Хыялым ул, дусларым!

 

Соңгы кыңгырау җыры

Истә беренче кыңгырау

Каршы алганы безне.

Белем дөньясына үттек

Сары яфраклы көзне.

Чың-чыңлап бүген озата,

Күңелдә бераз яра.

Ике кыңгырау арасы –

Йөгереп узган ара.

 

И кадерле укытучым,

Рәхмәтләребез чиксез.

Йөрәк җылыңны син бүлдең

Һәммәбезгә бертигез.

Чың-чыңлап бүген озата,

Күңелдә бераз яра.

Ике кыңгырау арасы –

Йөгереп узган ара.

 

Ап-ак теләкләргә күмеп

Соңгы кыңгырау чыңлый.

Сау бул, мәктәп, укытучым

Күз яшьсез әйтеп булмый.

Чың-чыңлап бүген озата,

Күңелдә бераз яра.

Ике кыңгырау арасы –

Йөгереп узган ара.

Илназ галим булмакчы

Гел «бишле»гә генә укый,

Илназ тырыш, зыялы.
«Үскәч, галим булам!» – дигән

Бар аның зур хыялы.
«Максатына ирешер» – дип,

Уйладым, күргәч кичә.

Энциклопедияларне
Су кебек кенә эчә.
Хоккей, футбол уйнарга да

Вакыт таба, иренми.

«Спорт белән дус булмаган

Галим көчле булмый», – ди.

 

Чикерткә

Үзенә генә бертөрле

Чер-чер чыгара тавыш.

Озын тар гәүдәле бөҗәк

Һәрбарчагызга таныш.

Әйе, әйе, ялгышмыйсыз,

Ул, әлбәттә – чикерткә.

Элпә канатлары аны

Черелдәтеп сикертә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев