Рәхмәт ничек ява?
Йолдыз Шәрәпованың «Тәмле сүзләр» дигән яңа китабына кергән шигырьләре.
РӘХМӘТ НИЧЕК ЯВА?
«Рәхмәт яусын!» — ди әбием,
Болыты бармы икән?
Ул яңгыр булып явамы,
Әллә соң кармы икән?!
Ул рәхмәтләр бу болытта
Торалар микән көтеп?
«Кайчан яварбыз икән?» — дип,
Түземлекләре бетеп...
Белмисезме, ул рәхмәтләр
Коеп-коеп явамы?
Әллә бик көттереп кенә
Тамчы булып тамамы?!
Их, дим, шушы сорауларга
Җавап табасы иде.
Рәхмәт явымы астында
Беркөн каласы иде.
Әй, кызык та булыр иде,
Аны учыма җыйсам.
Аннары шул рәхмәт белән
Бит-кулларымны юсам.
Кулчатыр да тотмас идем,
Рәхмәт яуса да коеп.
Бер чиләккә, йә кисмәккә
Куярмын гына җыеп.
Минем уйларымны белеп,
Әбием тора көлеп,
Рәхмәт яуганын әйтерсең
Күргәне булган кебек.
— Рәхмәт яусын өчен, улым,
Кылу кирәк игелек.
Йөрәгеңдә шәфкать булу
Кирәк, балам, иң элек.
Рәхмәт яңгыры кирәксә,
Яудыра беләм хәзер.
Кайсыгызга ярдәм кирәк —
Мин килергә гел әзер.
ТӘМЛЕ СҮЗЛӘР
Дәү әниемдә бик күп
Бал кебек тәмле сүзләр.
Ишеткәндә, сөенечтән
Елмая минем күзләр!
«Алтыным!» диеп, иркәләп,
Ул йокыдан уята.
Мондый сүзне ишеткәч тә,
Кем инде йоклап ята?!
Уятканга яратып,
Назлап, сөеп, иркәләп,
Әбиемә үпкәләмим,
Уятса да иртәрәк.
«Балакаем!» дип, үбеп,
Мәктәбемә озата.
Матур сүзләр булышадыр —
Сумкада «5»ле кайта.
Эш кушканда да, әбием:
«Алмам!» — дия, «Җимешем!» —
Матур сүзләр ярдәм итә —
Гел җайлы бара эшем.
«Матурым!», — ди, «Күз нурым!
«Бәгырем!», «Җан кисәгем!»
Тәмле сүзләр генә сөйләп
Яшәргә гел исәбем.
Ләкин беләмен: дөньяда
Бар тагын тәмсез сүзләр.
Ишетсә үксеп еламый,
Белмим, кем икән түзәр?!
Ямьсез сүзләр белән бер дә
Атамый әби мине.
Тәмле сүз белән сыйларга
Кунакка дәшәм сине.
Төш
Беркөн Тукай төшләремә керде!
Усал итеп, күзләремә карап:
- Нигә телне сакламыйсыз? — диде
Бетәсез ич, буласыз бит харап!
Ни әйтергә белми, телсез калдым —
Дөрес сүзгә таба алмый җавап.
Уяндым да уйга батып яттым.
Тәрәзәмә килде тулы Ай.
Ай нурыдай, татар халкын шулай
Барлап тора мәллә ул Тукай?!
УКУ. БЕЛЕМ
Уку — ачкыч. Белем — йозак
Бик тиз генә ачам димә —
Туры килә тырышырга,
Көч түгәргә бик озак.
Белем — йозак. Уку — ачкыч.
Ялкаулыктан ерак качсаң,
Зур тырышлык куеп ачсаң,
Алда сине көтеп тора
«Уңыш» дигән дәү баскыч!
ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР
Иртән әни уята:
— Улым, хәерле иртә! —
Шул тылсымлы сүзе мине
Көн буе саклап йөртә.
Әби мәктәпкә озата:
— Улым, — ди, — хәерле юл! —
Әби изге дога кылгач,
Гел хәерле була ул.
Мәктәпкә баргач, һәркемгә
Хәерле көн телимен.
Әллә шуңа дәресләрдә
«5»леләр алдык бүген.
Кичен әти каршы ала:
— Хәерле кич, улым! — дип.
Бергәләшеп уйнагачтын
Кич хәерле булды бик.
Гап-гади инде үзләре,
Катлаулы түгел һични.
Әмма хәерле итәләр
Иртәне, көнне, кичне.
«Хәерле юл!», «Хәерле көн!» -
Тылсымлы сүзләр икән!
Мин шушындый сүзләр беләм,
Сез дә беләсез микән?
ГАДИ ҖАВАП
Нәрсә икән ул гөнаһ?
Ә нәрсә була савап? —
Бу сорауларга әбием
Төгәл беләдер җавап,
Ул бу сүзләрне көн буе
Кабатлап тора кат-кат.
Озак көтмәдем җавап,
Әйтте күземә карап:
— Әгәр дә синең эшеңнән
Кешегә бәхет килсә,
Синең кылган гамәлләрең
Йөзенә шатлык элсә, —
Менә шул була савап.
Эшләгән эшеңә карап,
Куйсалар бармак янап,
Була дисәләр харап.
Әйтсәләр: «Ялгыша, аһ!»
Менә бусы начар инде,
Монысы була гөнаһ.—
Бик озак уйлаган идем,
Бик гади булды җавап.
Син дә беләсеңдер хәзер
Нәрсә гөнаһ, ни савап.
ИСЕМНӘР ХАКЫНДА
Сыйныфыбызда укый
Ике Алсу, өч Кәрим.
Тагын ике Камилә.
Арысланнар да икәү.
Янә ике Әдилә.
Ике Камил, өч Хәлим.
Аңлагансыздыр инде
Укытучы апа хәлен.
Апа Әдилә дисә,
Икәүләп торып баса.
Арыслан дисә, икәүләп
Сөйләргә авыз ача.
Шуңадыр сыйныфыбыз
Укуда алда бара —
Берәр көн генә дәрескә
Әзерләнмичә кара.
Минем исем сыйныфта да
Мәктәптә дә юк бүтән.
Мин ич дәү-дәү әниемнеи
Матур исемен йөртәм.
Гөлйөзем!
Иске исем дисәләр дә,
Сөенәм моңа үзем.
Адашым — исемдәшем юк
Мин сыйныфта берүзем.
Ләкин аңа карап кына
Әзерләнмичә бармыйм,
Начар билге дә алмыйм.
Әбиемнең исемен
Кара буяуга манмыйм.
Миңа юкка кушмаганнар,
Бу исем — бик җаваплы.
Мин моны яхшы аңлыйм.
КИТАПЛАР ШАТЛЫГЫ]
Китаплар да бик ярата
Үзләрен яратканны.
Яратмыйлар, тузан җыеп,
Киштәләрдә ятканны.
Әгәр берәрсе күреп,
Килеп җитсә йөгереп.
Шундук кулына алса,
Рәсемнәрен караса
Һәм укыса битләрен,
Бөгәрләми читләрен.
Бу чактамы, бу чакта
Рәхәт була китапка.
Китаплар бик әдәпле —
Бигрәк матур гадәтле:
Рәхмәт әйтү җаен да
Алар яхшы беләләр —
Үзләрен яратканнарга
Бик күп белем бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев