Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Пешерә тор

Рафис Корбан шигырьләре.

Пешерә тор
Киереләм, сузылам,

Йокыны тәннән куам.
Йоклап яту килешми,

Инде зур егет ич мин.
Таң аткан инде күптән,

Кояш елмая күктән.
Ул чакыра урамга:
-  Чык, - ди, - көтү куарга.
Аннан бар, - ди, - урманга,

Җир җиләге җыярга.
- Их, кояшкай, анысы

Белеп торам барысын.
Йокы гына тик менә

Китәм дими бит менә.
Һаман күзне йомдыра.

Бераз йоклыйм да торам.
Син күккәрәк менә тор,

Җиләкне пешерә тор.

Җиләктә
Җиләклектә

Җиләк күп.

Җиләклектә

Чиләк күп.
Нәр малайда
Бер чиләк.
Каян җыярга
Кирәк
Моның кадәрле
Җиләк?
Барыбер булмас

Тутырып,

Ашыйм гына

Утырып.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев